Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олы хөрмәткә лаек хезмәттәшебез

Хезмәтеннән җан рәхәте һәм рухи канәгатьләнү алып, үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән укучыларын да ялкынландырып, яңа үрләр яуларга өмет-ышаныч уятып, вакыт белән исәпләшмичә эшләүче фидакарь укытучылар күп безнең 10нчы мәктәптә. Резида Салихова нәкъ менә шундыйлардан.

Биология укытучысы булып озак еллар эшләү дәверендә йөзләгән укучыны үз фәненә гашыйк итеп, Россиякүләм бәйгеләргә алып чыккан, укучылары Республика күләмендәге олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү артынан җиңү яулаган данлыклы укытучыны Алабугада белмәүчеләр сирәктер. Унынчы сыйныфта күпчелек укучыларның химия-биология профилен сайлаулары, шәһәр мәктәпләреннән иң яхшы укучыларның нәкъ менә шушы юнәлеш өчен безнең мәктәпкә килүләре хезмәттәшебезгә булган халык ышанычы турында сөйли. Гади генә итеп әйткәндә, мәктәбебезнең үзенчәлекле бренды ул Резида Росим кызы!
2011 һәм 2012нче елларда «Безнең иң яхшы укытучы» гранты, 2018нче елда «Биологиядән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер әзерләгән өчен» Республика гранты, 2018 һәм 2019нчы елларда «ФГОСОБРазование» Бөтенроссия педагогик конкурсы җиңүчесе, «Ел укытучысы — 2012» Бөтенроссия кокурсының муниципаль этабы лауреаты Резида Росим кызы күп тапкырлар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әмма иң зур бүләк, әлбәттә, укучыларының һәм әти-әниләрнең рәхмәтедер. Россия һәм Татарстаныбызның медицина вузларында белем алучы йөзләгән укучының уңышында да аның өлеше зур.
Резида Росим кызы турында сөйләгәндә, иртә яздан кара көзгәчә бөтен мәхәлләбезгә ямь биреп, төрле-төрле чәчәкләре, җиләк-җимешләре белән балкып утыручы мәктәп бакчабыз турында әйтми үтсәк, портретыбыз тулы булмастыр. Һәр орлыгын үз куллары аша уздырып, һәр төбенә үзенең күңел матурлыгын, йөрәк җылысын кушып утыртканга, җаны кебек якын бу бакча Резидага. Тормышының иң авыр, хәсрәтле мизгелләрендә (узган ел гына хезмәттәшебезнең яраткан тормыш иптәше вакытсыз мәңгелеккә күчте), бәлки, нәкъ менә шушы матурлыкны, кешеләрне, укучыларын яратуы аңа рухи көч биргәндер дә.
Иң зур бәхет — иртән сөенеп яраткан эшеңә килү, кич белән сагынып, гаиләң янына кайту, диләр. Резиданың да таяныр терәге — ике улы. Һәр кич ул шулар янына ашкына, ана уллары бәхете белән бәхетле, аларның уңышлары белән ул горур. Ә иртән аны мәктәп, таләпчән укытучыларын үз әниләре кебек яраткан укучылары, сыйныфы көтә. 
Эльвира ЗӘЙНУЛЛИНА, 10нчы урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев