Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Озак яшәү сере – хезмәттә

7 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәткәре Гөлҗәннәт Гобәйдуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова килде. Ул Гөлҗәннәт әбигә һәм аның гаиләсенә сәламәтлек, тынычлык һәм муллык теләде һәм бүләкләр тапшырды. Бу көнне аны хезмәттәшләре дә тәбрикләде.
Гөлҗәннәт Әхмәдулла кызы ике кыз тәрбияләп үстергән, аның өч кыз оныгы һәм ике кыз оныкчыгы бар. Гаиләдә әбине хөрмәтләп кайгырталар, ул исә мәрхәмәтлелеге һәм күңел күтәренкелеге белән аларны сөендереп тора.
Үзенең озак яшәү серен ул хезмәттә күрә:
− Мин һәрвакыт эшләдем.
Гөлҗәннәт күп балалы гаиләдә Баулыда туып үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе сугышка китә һәм кызга мәктәптә укуын ташларга туры килә. Сугыш беткәнче, күмәк хуҗалыкта төрле эшләр башкара: печән җыя, үлән чаба, ашлык суктыра. 1961 елда Гөлҗәннәт Гобәйдуллина гаиләсе белән Алабугага килә һәм 9нчы балалар бакчасына хҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Соңыннан нефть-газ табу идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгына хисапчы булып күчә. Шуннан лаеклы ялга чыга. Аның гомуми хезмәт стажы − 24 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев