Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пен­сия чо­рың мул­лык­та уз­сын ди­сәң

Пен­сия яше ту­рын­да яшь­ләр уй­лап та ка­ра­мый. Бу ва­кыт­ка ка­дәр әле шак­тый ерак ке­бек то­е­ла. Ә ме­нә өл­кән­нә­ре­без пен­си­я­нең һәр арт­кан ти­е­не­нә сө­е­неп го­мер ки­че­рә, сә­ла­мәт­лек­лә­ре рөх­сәт ит­кән­нәр "иш яны­на куш бул­сын", дип һа­ман эш­ләп көн кү­рә. Дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә Пен­сия фон­ды­ның Ала­бу­га бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ла­ри­са Ба­га­но­ва карт­лык чо­рын мул­лык­та уз­ды­ру...

Пен­си­я­не арт­ты­рып бу­ла

Әгәр ке­ше хез­мәт пен­си­я­се­нә өс­тәп ида­рә­че ком­па­ния яки дәү­ләт­не­ке бул­ма­ган пен­сия фон­ды­на үзе те­ләп өс­тә­мә ак­ча кер­тә икән бу аның бу­ла­чак пен­си­я­сен арт­ты­ру юлы бу­лып то­ра. Әле­ге кер­тем­нең югал­мый сак­ла­нуы өчен хө­кү­мәт җа­вап то­та. Лә­кин ба­зар кур­сы уй­нау сә­бәп­ле кү­ңел­сез­лек­ләр ки­леп чык­са, бу оч­рак­та хө­кү­мәт җа­вап бир­ми. Бу кү­ңел­сез­лек­ләр те­ге яки бу ида­рә­че ком­па­ни­я­не үз те­лә­ге бе­лән сай­ла­ган ст­ра­хов­ка­лан­ган зат җил­кә­се­нә тө­шә. Ида­рә­че ком­па­ни­я­не сай­лау­ны ту­лы­сын­ча хө­кү­мәт­кә ыша­нып тап­шыр­ган граж­дан­нар ис­кәр­мә бу­лып то­ра, алар­ны икен­че төр­ле "мыш­тым­нар" дип атый­лар.

Бу ак­ча­лар кай­да җы­е­ла?

Әле­ге граж­дан­нар­ның кер­тем­нә­ре бер­дәм дәү­ләт ида­рә ком­па­ни­я­се "В­нешэ­ко­ном­банк"­та җы­е­ла. "Мыш­тым"­нар­ның пас­сив­лы­гы ахыр чик­тә пен­сия җы­ел­ма­сы­ның аз кү­ләм­дә ар­ту­ы­на ки­тер­гән­лек­не ис­тә то­тып пен­сия ак­ча­ла­ры ике­гә бү­ле­нә: киң порт­фель һәм кыйм­мәт­ле дәү­ләт кә­газь­лә­ре­нең ин­вес­ти­ци­он порт­фе­ле. Дәү­ләт­не­ке бул­ма­ган пен­сия фон­ды ида­рә ком­па­ни­я­сен яки "В­нешэ­ко­ном­банк" ин­вес­ти­ция порт­фе­лен сай­лау мөм­кин­ле­ге ел­га бер тап­кыр гы­на би­ре­лә.

Та­гын нин­ди юл­ла­ры бар?

Ки­лә­чәк пен­си­я­сен арт­ты­рыр­га те­лә­гән һәр­кем аның җы­ел­ма өле­ше­нә өс­тә­мә ак­ча кер­тә ала. Әле­ге ак­ча­ның кү­лә­мен ул үзе бил­ге­ли. Үз чи­ра­тын­да дәү­ләт ирек­ле пен­сия өс­тә­мә­лә­ре кер­тү­че­ләр­нең ак­ча­сын арт­ты­ра ба­ра. Эш­че­нең ел­лык керт­кән ке­ре­ме ике мең сум­нан да ким бул­ма­ган оч­рак­та, дәү­ләт аның керт­кән һәр мең сум ак­ча­сы өчен та­гын бер мең сум өс­ти, лә­кин бу сум­ма ел­га уни­ке мең сум­нан да ар­тып кит­мәс­кә ти­еш. Бу рә­веш­ле фи­нанс­лау сис­те­ма­сы ба­ры 10 ел­га гы­на ка­рал­ган. Шу­лай итеп, ке­ше үз ире­ге бе­лән ай са­ен бер мең сум ак­ча кер­теп бар­ган икән,бу ел бу­е­на 12 мең сум ди­гән сүз, шу­ңа та­гын дәү­ләт өс­тә­мә­сен куш­кач, аның пен­си­я­се­нең җы­ел­ма өле­ше ел бу­е­на 24 мең сум тәш­кил итә, ә 10 ел­да бу сум­ма 240 мең сум бу­ла­чак.

Ва­кыт һәм яшь чик­ләү­лә­ре

Пен­сия ке­ре­ме­нә дәү­ләт яр­дә­мен алыр­га те­лә­гән граж­да­нин Пен­сия фон­ды­на 2013 ел­ның 1 ок­тяб­ре­нә ка­дәр га­ри­за би­рер­гә ти­еш. Бу прог­рам­ма­га яшь­ләр дә, үз кө­че­нә ышан­ган өл­кән­нәр дә ке­рә ала.

Ала­бу­га­лы­лар пен­си­я­лә­рен ар­ты­ра­мы?

Бү­ген­ге көн­дә Ала­бу­га­да 2670 ке­ше әле­ге прог­рам­ма­га кер­гән. 2010 ел­да ирек­ле рә­веш­тә пен­сия җы­ел­ма­сы­на ак­ча керт­кән һәр­кем 2011 ел­ның 15 ма­ен­да дәү­ләт фи­нанс­ла­вы ал­ды.

Әле­ге прог­рам­ма­га ке­рер­гә­ме, юк­мы икә­нен һәр­кем үзе хәл итә. Ә Пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре озак уй­ла­мас­ка ки­ңәш итә. Чөн­ки дәү­ләт фи­нанс­ла­вын якын­да­гы ике ел­да га­ри­за язар­га өл­гер­гән­нәр ге­нә ала ала­чак. Бу прог­рам­ма ха­кын­да со­рау­ла­ры бул­ган­нар те­ле­фон аша мө­рә­җә­гать итә ала.

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев