Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фонды пенсионерлар өчен генә түгел

Газетабыз битләрендә "Эшлекле иртә" исемле яңа рубрика ачылды. Редакциягә килүче беренче кунагыбыз - РФ Пенсия фондының Алабуга районындагы идарә башлыгы Елена Глинская.

- Елена Евгеньевна, 2016 елда пенсия арту кемнәргә кагылачак?

- 2016 елның февралендә иминият пенсияләрен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга гына кагыла. Болар - 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләүчеләр, алардан иминият взнослары алынган инде; шулай ук үз эше белән шөгыльләнүчеләр, ягъни шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар.

Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң (төгәлрәк әйткәндә, 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның З1 мартына кадәр) эшеннән киткән икән, хезмәт эшчәнлеген туктатуын раслаучы документлары белән Пенсия фондына гариза яза. Гариза каралганнан соң, киләсе айдан башлап, пенсионерга индексация исәпләнгән пенсия акчасы киләчәк. Алга таба эшен дәвам итүче пенсионерларны эш бирүчеләр үзләре теркиячәк. Эштән 2016 елның 1 февраленнән соң китүче кешегә дә 31 мартка кадәр Пенсия фондына килергә кирәк, һәм киләсе айдан аңа индексациия процентына арткан пенсия күләме түләнәчәк.

Тагын шунысы бар. 2016 елның II кварталыннан эш бирүчеләр, еллык отчеттан башка, ай саен тапшырылырга тиешле гадиләштерелгән хисап кертеләчәк, һәм шулар нигезендә Пенсия фонды тарафыннан пенсионерның эшләү-эшләмәве автомат рәвештә ачыкланачак. Эштән киткән пенсионерларга, Пенсия фондына килеп, эштән туктаганлыгын раслау кирәкми. Предприятиеләр һәр ай саен, хисап бирелгән айдан соң килгән айның 10ысыннан да соңга калмыйча, үзләрендә иминиятләштерелгән зат турында белешмә тапшырачак. Бу таләп 2016 елның 1 апреленнән үз көченә керә.

- Быел индексация проценты күпме?

- Иминият пенсиясен индексацияләү, 2015 елдагыча бер тапкыр түгел, ике тапкыр булачак. 1 февральдән пенсияләр 4 процентка артты. Икенче яртыеллыкта тагын артачак. Күпмегә артасы бюджетның тәэмин ителешеннән тора. Дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр дә, апрельдә тагын 4 процентка артачак.

- Аз пенсия алучы һәм эшләмәүчеләргә федераль социаль өстәмә түләү каралган. Һәр елның гыйнварыннан түләүләр күләме үзгәрә. 2016 елда ул артачакмы? Бу өстәмә түләүләр кемгә тиешле?

- Арту, билгеле, булачак. Ул ничек исәпләнә соң? Пенсионерның барлык кереме кушыла. Социаль яклаудан кергән түләүләр - субсидия, айга бер тапкыр бирелүче акчалата ярдәм дә исәпкә алына. Боларның барысын кушкач, пенсионерның яшәү минимумы белән чагыштырыла. Быелдан башлап, ул 7 мең 526 сум. Әгәр пенсиянең бар күләме аннан ким булса, без федераль социаль өстәмә түләү акчасы бирәбез. Аз пенсия алучы кешеләр категориясе бар, аларның аз акча алганын без беләбез, һәм өстәмә түләү гаризасыз да билгеләнә. Кемнәр яшәү минимумына кермәгән, чөнки аның былтыргы күләме 6 мең 310 сум иде, димәк, ул арада минимум исәбенә керүчеләрне без чакырабыз, алар гариза яза һәм киләсе айдан башлап, аларга федераль түләү өстәлә.

- Кемнәр ике - инвалидлык буенча да, картлык буенча да пенсия алырга хаклы?

- Андый нәрсә юк. Я - картлык буенча, я - инвалидлык буенча.

- Пенсия яше күтәреләчәкме?

- 2016-2017 елларда күтәрелмәячәк.

- 2014-2015 елларда 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнар булачак пенсиягә тупланма өлешен формалаштыруның вариантын сайларга тиешләр иде. Алабугалылар килдеме?

- Аны 2015 елның 31 декабренә кадәр ачыкларга кирәк иде. Кемнәр шул вакытка кадәр гариза язмаган, һәм, "дәшмәүче" булып калган, 2016 елдан аларның песиясенә тупланма өлеш формалашмаячак. Калган барлык акча беркая да югалмый, иминият өлешенә күчә. 2015 елда Пенсия фондына 725 алабугалы мөрәҗәгать итте. Шуларның 310ысы идарәче компанияне сайлады, 50се дәүләт Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаганына, киресенчә - 301кеше, 59 кеше дәүләтнеке булмаган бер Пенсия фондыннан икенчесенә күчте, 5 кеше пенсиянең тупланма өлешеннән баш тартты.

- Елена Евгеньевна, алабугалылардан редакциягә дә сораулар килде. Мисалга, Антонина Валентиновна, пенсиягә чыкканнан соң бер ел эшләгән кешеләргә 2016 елның августында яңадан исәпләү булырмы, дип кызыксына.

- 1 августтан аларның пенсияләрен яңадан исәпләп, төзәтү кертеләчәк, ул үткән елда алар өчен эш бирүче түләп барган взнослардан чыгып башкарыла. Дөрес, өстәмә әлләни зур түгел - ул 3 пенсия баллыннан, яки 222 сумнан артмаячак (2016 елда 1 балл бәясе - 74 сум 27 тиен).

- Евгения Семенова: "Эшли торган пенсионерларга пенсия тулысынча түләнми диләр, дөресме?"

- Юк. Эшләүче пенсионерлар аны тулысынча ала.

- Фаил Сәлахов: "Үз вакытында пенсияне дөрес исәпләмәгәннәр, дип саныйм".

- Соңгы вакытта Пенсия фондына пенсиясе аз булу сәбәпле, күп сорау бирелә. Хәзер без ачыклый башлагач, кайберәүләрнең соңгы биш елда яхшы хезмәт хакы алып эшләгәне күренә - 25-30 мең сум. Ә эш бирүче рәсми рәвештә аның җиде меңен генә язып барган. Билгеле, Пенсия фондына кертемнәрне дә ул минималь суммадан исәпләгән. Мин барлык эш бирүчеләрне дә хезмәткәрләренең эш хакларын тулысынча күрсәтергә чакырам. Фаил Инсаф улының пенсиясенә килик. Ирләр өчен минмаль стаж - 25 ел. Пенсиягә чыгу вакытына аның стажы 26 ел тәшкил иткән. 2002 елдан 2009 елга кадәр аның пенсиясе аз булган, шуңа күрә җибәрелгән иминият взнослары минималь.

- Регина Кашапова: "Икенче бала туганнан соң, мин ана капиталы алырга хокуклы. Безнең йорт һәм йорт урнашкан җир шәхси милек итеп рәсмиләштерелде. Тик төзелеш эшләре әле дәвам итә. аны төзеп бетерү өчен ана капиталы акчаларын тота аламмы? Бу очракта ул акчалата биреләме, әллә төзелеш оешмасына күчереләме?".

- Йорт төзегәндә, балага өч яшь тулмыйча, ана капиталын файдаланып булмый. Бу очракта банкта төзелешкә кредит рәсмиләштерелә. Балага өч яшь тулгач, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга (үз йортыңны салуга) тотарга була. бу вакытта акча әни яки әти кешенең исәбенә күчерелә.

- Ана капиталын тагын нинди максатларга файдаланырга була?

- Бүлмә, йорт, фатирда өлеш сатып алуга тотарга була. Бу очракта балага өч яшь тулганны көтмәсәң дә ярый. Узган ел статистикасыннан күренгәнчә, күп кенә әниләр ана капиталын балаларга белем бирүгә файдалана.

- Инвалид-бала, балачактан ук I группа инвалид булганнарның әти-әниләренә (яки аларны уллыкка алучылар, опекун һәм попечительләр) эшкә яраксыз булган гражданнарны тәрбияләгән өчен тиеш булган социаль түләүләрне ничек алырга була? барысының да моңа хокукы бармы?

- Инвалид балага пенсия билгеләнә. Башка түләүләр социаль яклау линиясе буенча үтә. Инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әниләр пенсиягә алданрак, 50 яшьтә чыга ала.

- Елена Евгеньевна, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рубрикабызның чираттагы кунагы - социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорова. Сорауларыгызны редакциягә 3-81-81 телефоны аша бирергә яки new-kama@bk.ru адресы буенча электрон тартмага җибәрә аласыз. Сораулар 16 февральгә кадәр 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эш көннәрендә кабул ителә. Җитәкче белән әңгәмә якындагы саннарда чыгачак.

Олеся СМИРНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев