Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пиротехника – уенчык түгел

Кибет киштәләрендә Яңа ел бәйрәмендә күңел ачу өчен кирәкле нәрсәләр пәйда булды, алар арасында төрле фейерверк, бенгаль утлары кебекләре дә байтак.

ТР Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Малик Мөхәмәдиев карап торуга гаепсез бу эшләнмәләрнең куркыныч булырга мөмкинлеген исегезгә төшерә:
− Кайда нәрсә сатып алырга тиешлекне алдан уйларга кирәк. Беренчедән, пиротехника әйберләрен аны сатуга рөхсәте булган кибетләрдә генә алырга кирәк. Икенчедән, кибеттә сатыла торган пиротехника кукркынычсызлык нормалары таләпләренә туры килергә тиеш. Бу турыда аның кабына язу беркетелә, шунда ук кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча күрсәтмә дә булырга тиеш, аны үтәү мөһим. Сатучылар үз чиратында мондый товарны саклаганда һәм сатканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармаска бурычлы.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге пиротехник эшләнмәләр сату урыннарын ачыклау һәм тикшерү буенча рейдлар оештырачак. Янгын куркынычсызлыгыталәпләрен бозучыларга карата административ чаралар кулланылачак.
Марина КИРИЛЛОВА


Салют бәлагә әверелмәсен
ПСЧ-26 инженеры Сәудия Нуруллина хәбәр итүенчә, пиротехника әйберләреннән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш.
Салютны торак йортлар һәм тиз кабынып китүчән предметларга 50 метрдан да якынрак, түбә һәм агач ябалдашлары астында ясарга ярамый.
Пиротехника әйберләрен кесәләрдә йөртү бик куркыныч.
Кабызып җибәргәндә, фитильне йөзгә якын тотудан сакланыгыз.
Пиротехниканы көчле җил вакытында куллану тыела.
Ракета һәм фейерверк кешеләргә таба юнәлдерелергә тиеш түгел.
Кабынган фейерверк өстенә нык иелергә кирәкми.
Салют һәм фейерверклар янып торганда, аларга 20 метрдан да якын тормагыз.
Фитильне кул сузымы кадәрле аралыкта яндыралар. Аның 3-5 секунд кына януын онытмагыз. Читкә киткән очкынна сүндерүе кыен, тирегә эләксә - пеште, дигән сүз.
Пиротехника белән эшләгән вакытта тәмәке тарту катгый тыела. Автомобильләр куелган урыннар янәшәсендә ракета аттырырга ярамый. 50 метр радиуслы тирәдә янгын куркынычы тудырырлык предметлар булмака тиеш. Тамашачыларның фейерверк мәйданчыгыннан 15-20 метр ераклыкта, җил уңае ягында торуы яхшырак, югыйсә бар төтен һәм янып бетмәгән кисәкчекләр аларга таба китәчәк. Торак йортлар һәм башка корылмалар янында өскә оча торган эшләнмәләр куллану тыела, чөнки очыш юнәлешен алдан фаразлап булмый, алар йортка, чардакка яисә түбәгә эләгеп, янгын чыгарырга мөмкин.
Янгын чыгу куркынычы булганда, 112 яки 01 телефоннарына шалтыратып, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен чакырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев