Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Питерда алабугача Сабан туе

ТР Дәүләт Советы сайты хәбәр итүенчә, 8 июльдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районының Энколово авылында татар-башкорт милли бәйрәме узды.

Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бездән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллитенең "Алабуга егетләре һәм "Камские зори" иҗат коллективлары, "Сөембикә" фольклор ансамбле барды, шулай ук танылган җырчы Виталий Агапов катнашты.

Иртәдән үк мәйданда татар һәм башкорт халык җырлар яңгырады, спорт мәйданчыклары эшләде. Үзәк урында татар һәм башкорт этноавыллары урнашты. Биредә кунакларны милли ашлар белән сыйладылар. Һөнәрчеләр үз осталыгын күрсәтте.

Татар авылын район башлыгы Геннадий Емельянов җитәкчелегендә Алабуга вәкилләре "төзегән".

- Бу безнең ата-бабаларыбызның яраткан бәйрәме. Питер Сабан туенда Алабуга алтынчы ел рәттән катнаша, үзебезне биредә өйдәге кебек хис итәбез. Чын бәйрәм ясадык, һава торышы уңайлы булды, - диде Геннадий Емельянов.

Быел татар йорты, кое, авыл кирәк-яраклары урнаштырылды. Йола буенча, кунакларны гармун каршы алды. Алабугалылар бию күренеше белән бәйрәмнең гореф-гадәтләре турында сөйләп биргәннән соң, барысын да дәртле татар биюенә чакырды.

Санкт-Петербургта шәһәр Сабан туе беренче тапкыр 1913 елда Йосыпов бакчасында үткәрелгән. Как постоянный праздник, он проводился до Великой Отечественной войны, начиная с 1932 елдан башлап, Бөек Ватан сугышына кадәр ул даими уздырылган, 1956 елдан соң, һәм хәзер дә Энколово авылы янында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев