Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Проблемалар урында хәл ителә

Бу атнада район башлыгы Геннадий Емельянов традицион рәвештә шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте. Үз проблемалары белән аңа дүрт алабугалы килгән иде.

Чернышев урамында яшәүче Владимир Бочкарев участогын яңгырлардан соң су басу мәсьәләсе борчый.

− Ремонттан соң, Яшел тыкрыктагы барлык яңгыр суы безнең бакчага ага башлады. Элек бу агым чокырга юнәлгән иде, ә хәзер, машиналар узганда, бөтен су минем йортның нигезенә ага. Мин канау казып карадым, юл агынтыны япты. Безгә кая мөрәҗәгать итәргә? – дип алабугалы сорау бирде.

Район башлыгы аңлатканча, торглар үткәргәннән соң, Чапай урамында юлларны төзекләндерү башланачак.

− Без анда бөтен яңгыр канализациясен эшләргә телибез, димәк, су тагын да күбрәк булачак. Ул вакытта аннан беркем дә зыян күрмәсен өчен, су агымын чокырга юнәлдерүне күздә тотарга кирәк булачак, − дип мөрәҗәгать итте ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшинга.

Геннадий Емельянов, юл ремонтлана башлаганнан соң, яңгыр суын кайдарак юнәлдерергә кирәк икәнлеген күрсәтсен өчен, Владимир Павлович белән шул урында очрашырга тәкъдим итте.

Людмила Финогентова да район башлыгына үз проблемасы белән килгән. Аны Олы Покров урамы, 8 адресы буенча урнашкан йортларның ишегалды автомобильләр өчен, бигрәк тә шәһәр бәйрәмнәре вакытында, машиналар тукталу урынына әйләнеп баруы борчый. Моннан тыш, ул ишегалдында торган чүп контейнерларына шәһәрнең бөтен аскы өлешеннән диярлек чүп ташылуына зарланды.

Аны тыңлаганнан соң, Геннадий Емельянов бу адрес буенча барып, проблеманың бөтен асылын ачыкларга булды.

Район башлыгы белән бергә шәһәр һәм районның идарә карамагындагы структура җитәкчеләре, музей хезмәткәрләре дә барды.

− Спас ярминкәсенә, биредә яшәүчеләр белән килешкәннән соң, урам ягыннан керүне фундамент блоклар белән капларга, ә Спас соборы ягыннан вакытлыча чик ясарга кирәк, – дип тәкъдим итте Геннадий Емельянов.

Шулай ук ишегалдын төзекләндерү турында Карар кабул ителде.

− Үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, теләкләрен белдерсеннәр өчен, биредә яшәүчеләр белән җыелырга кирәк, һәм киләсе елда аны “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тормышка ашырырга мөмкин булачак. Бу урын Собор мәйданының үзенә күрә бер дәвамы булырга тиеш, – диде район башлыгы, һәм күрше йортта хокуксыз биләнеп алынган җирләр, ягъни бакчалар булмаска тиешлеген искәртте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Спас ярминкәсеннән соң бу мәсьәлә буенча тагын бер тапкыр очрашырга карар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев