Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Профсоюзга керү ни белән отышлы?

Татарстан Республикасы Профсоюзлар оешмасы рәисенең урынбасары Альбина Нәфыйкова Алабугадагы хезмәт коллективлары белән очрашты.

Анда профсоюзда еллар буе торучылар да, әлегә профсоюзга кермәгән коллективлар да катнашты. Әңгәмәнең барысы өчен дә кызыклы булуын әйтеп үтәргә кирәк - кемдер үзенә кирәкле яңалык белән танышты, башкалары профсоюз әгъзаларының эше һәм аларның мөмкинлекләре турында белде. Очрашуда шулай ук райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да бар иде. Ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты:

− Мин 2000 елдан бирле профсоюзда торам. Балалар һәм яшүсмерләр приютында эшләгәндә үк, профсоюз эшен оештырдым, ул анда әлегә кадәр эшләп килә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә күчкәч, анда да профсоюзлар эшен җайладым, чөнки моның уңай якларын гына күрәм. Ничек юбилейлар үткәрү, төрле акцияләрдә катнашу, яхшы хезмәте өчен коллектив кешесен бүләкләү турында уйлап торасы түгел, балаларның ялын оештыру, мәдәни чаралар уздыру буенча да сораулар булмады, җыелган акчаларга башка шәһәрләргә дә бара идек. Болар барысы да профсоюз хисабына эшләнде.

Альбина Нәфыйкова үз чыгышында Профсоюзларның республика оешмасының үзенчәлекле булуын әйтеп үтте, чөнки ул күп өлкәле - аңа төрле комитет һәм ведомстволар, муниципаль хезмәткәрләр, җитештерүдә эшләүчеләр керә. Аларның саны елдан-ел арта. Профсоюз әгъзаларының хокуклары саклана, аларга юридик ярдәм күрсәтелә, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча да булышалар.

− Профсоюз - ул, барыннан да элек, коллектив килешү нигезендә анда эшләүчеләрнең социаль-хезмәт хокукларын җайга салу. Безнең республика оешмасында барлыгы 12 рөхсәт ккилешүе төзелгән. Мәсәлән, үткән елда без ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык белән аңа кул куйдык. Ул бу килешүгә катнашкан ведомстводагы оешмалар һәм муниципаль учреждениеләргә тарала. Республика оешмасы шулай ук матди ярдәм күрсәтә, төрле бүләкләүләр башкара, − дип сөйләде Альбина Нәфыйкова.

Еш кына профсоюзда торганнарга хезмәт законнары белән бәйле мәсьәләләрне чишүдә булышалар. Чыгыш ясаучының сүзләренә караганда, узган елда үткәрелгән йөз тикшерү барышында хезмәт законнарын бозу очраклары ачыкланган. Барыннан да бигрәк бк хезмәт килешүенә үзгәрешләрне кертмәүгә кагыла. Мисал өчен, оешма исемен алыштырганда яисә хезмәткәрнең вазифасы үзгәргән вакыттагы үзгәрешләр исәпкә алынмый кала.

Профсоюз әгъзаларын санаторий-курортка юлламалар белән тәэмин итү аерым бер пункт булып тора. Анда җибәрелгән очракта, хезмәткәр өчен 20 мең сумны республика бюджетыннан түлиләр. Моннан тыш, профсоюз үз әгъзаларына процентсыз акча займнары тәкъдим итә. Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, Алабуганың профсоюзда булган берничә оешмасы бу мөмкинлектән актив файдалана.

Кирәкле мәгълүмәтнеПолучить необходимую информацию можно на сайте prgu.tatarstan.ru сайтында яки 8(843) 236-94-51 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев