Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокурор ник алышынды?

Чәршәмбедә Алабугада яңа прокурор эшли башлады. Ул - моңа кадәр Бөгелмә шәһәрендә прокуратураны җитәкләгән юстиция өлкән советнигы Рафис Әминов.

Аның белән шәһәр-район җитәкчелеген Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил Әмиров таныштырды. "Әлеге кандидатура ике ниятне күздә тотып сайланды: беренчедән, эш тәҗрибәсе зур, икенчедән, белгәнегезчә, прокурор бер урында ун елдан артык эшләргә тиеш түгел. Белеп торыгыз, Рафис Сәгадәтович прокурорларча эшләячәк",- диде баш прокурор аңа традицион бүләк - портфель тапшырганда.

Рафис Әминов залдагылар алдында чыгыш ясап, шәһәр-район җитәкчелеге белән аралашканда төп проблемалар буенча үзара аңлашучанлыкка ирешүләрен әйтте һәм: "Безнең бурыч бер - халыкка хезмәт итү",- диде. Бөгелмәдәге ышанычлы чыганаклардан алынган хәбәрләргә караганда, Рафис Әминов анда үзен принципиаль һәм гадел кеше буларак таныткан.

Моңа кадәр Алабуга шәһәр прокуратурасын җитәкләгән Иван Захаров республикабыз башкаласында Совет районы прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән. "Без Казан прокуратурасын ныгыттык. Белгәнегезчә, анда нинди вакыйгалар булып алды. Мин полициянең "Дальний" бүлегендәге гадәттән тыш вакыйганы күз алдында тотам. Күзәтчелекне көчәйтергә кирәк",- дип аңлатты кадрлар алышынуын Кафил Әмиров.

Республиканың төрле районнары прокуратурасында беренче зат буларак озак еллар эш алып барган Иван Георгиевич безнең хәбәрчегә күптән инде үзен яңа сыйфатта сынап карасы килүен җиткерде. "Моннан тыш, Казанда мин гаиләм белән бергә булачакмын, чөнки озак еллар дәвамында алар мине юксынып-сагынып яшәде",- диде.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов Иван Захаровка районда алып барган хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау грамотасы тапшырды.

Әминов Рафис Сәгадәт улы 1954 елның 27 июнендә ТАССРның Азнакай районы, Әсәй авылында туган. 1985 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында 1987 елдан бирле эшли - Түбән Кама шәһәр прокуроры ярдәмчесе; төзәтү учреждениеләрендә законны саклауга күзәтчелек буенча Түбән Кама прокуроры урынбасары; Ютазы районы прокуроры; 1994 елдан төзәтү учреждениеләрендә законны саклауга күзәтчелек буенча Түбән Кама прокуроры. 2002 елдан - Бөгелмә шәһәре прокуроры булып эшләгән.

2012 елның 12 сентябреннән РФ Генераль прокуроры приказы нигезендә Алабуга шәһәр прокуратурасына җитәкчелек итә башлады. Татарстан Республикасының атказанган юристы, Россия Федерациясенең мактаулы прокуратура хезмәткәре. Өйләнгән, ике улы, кызы бар.

Ләйсән Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев