Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы алабугалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлый.

Хөрмәтле алабугалылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу — халкыбызның иң кадерле һәм мөһим бәйрәмнәренең берсе, ул батырлык һәм ватанпәрвәрлек, фидакарьлек символына әверелде. 
Без чын күңелдән ата-бабаларыбызның Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән сугышчан батырлыклары белән горурланабыз. Бүген без үзләрен Ватаныбызга хезмәт итүгә багышлаучы, антка тугрылык саклаучы, илебезнең төрле почмакларында үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүче кешеләрне хөрмәтлибез. 
Һәркайсыбыз тырышлыгы белән илебез, республикабыз, Алабуга районы имин булсын, ә аның тынычлыгы һәм чәчәк атуының нигезе булып, туган җиребезне саклауга теләсә кайсы вакытта әзер булуыбыз торсын. Бәйрәм көнендә барлык алабугалыларга да куелган максатларга ирешүләрен, кыюлык, рух ныклыгы, һөнәри уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим! Йортыгызда һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, сезне яратып көтеп торсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев