Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр

Бу юлы шәхси сораулары белән Алабуга район башлыгы Геннадий Емельяновка ике алабугалы мөрәҗәгать итте.

Владимир Красновның җир кишәрлекләре белән кыенлык чыккан. Бер дәүләт актына ике җир кишәрлеге теркәлгән. Икенче кишәрлек буенча прокуратура протест белдергән.

Прокуратура ачыклавынча, Владимир Алексей улына дәүләт заказы буенча җир кишәрлеге биргәннәр һәм шуның буенча ук икенче участокка йорт теркәлгән. Бүгенге көндә ул судка милек хокукын тану турында мөрәҗәгать иткән. Без прокуратура тәкъдиме буенча, корылманы үзлектән төзелгән дип тану һәм аны сүтәргә йөкләмә турында каршы дәгъва гаризасы бирергә мәҗбүр булдык.

Әгәр сездә ике дәүләт акты булса, документларны судка бирергә һәм мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Ә ике җир кишәрлегенә бер акт булса, исбатлау кыен булачак, − диде Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров.

Мөрәҗәгать итүче раславынча, аның кирәкле документлары бар. Геннадий Емельянов Җир-милек палатасына әлеге җир кишәрлегенә документлар җыюда әлеге милек хуҗасына ярдәм итәргә кушты.

Владимир Ворожцов район башлыгына Алабуга районы Бехтерево авылындагы Гусев урамының 300 метр юлына асфальт салу мәсьәләсе буенча килгән.

− Мин сездә моңа кадәр кабул итү вакытында булганда, уңай карар чыгарылган иде, − ди Владимир Иванович.

Геннадий Емельянов, чыннан да, юлның бу өлеше быел төзекләндерелергә тиешлеген раслады, тик Бехтерево җирлеге башлыгы Николай Кусаев белән сөйләшкәннән соң, юлның бу участогын программадан төшереп калдырганнары ачыкланды. Геннадий Емельянов шунда ук Казанга шалтыратты һәм әлеге юл кишәрлеген программада торгызу мөмкинлеген карауларын сорады.

Хәзер Казаннан җавап көтәсе генә кала. Аны без сезнең җирлек башлыгы аша тапшырырбыз, − диде Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев