Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгыннан бүләкләр

ТР Матбугат көне уңаеннан районның масса-күләм мәгълүмәт чаралары хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Геннадий Емельянов журналистларны район тормышының мөһим мәсьәләләрен яктырту һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул аларның хезмәте җаваплы булуын билгеләп үтте һәм алга таба илһам һәм якты иҗади эшләр теләде.  

− Актив мәгълүмәти ярдәм һәм хәбәрчеләрнең шәхси катнашы аркасында шәһәр-район өчен әһәмиятле күп кенә вакыйгалар халыкта җавап тапты. Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Уңышлар һәм бергә нәтиҗәле эшләр телим, − диде район башлыгы.

Тантанада апрель һәм май башына матбугатта күп күренгән район башлыклары рейтингы билгеле булды. Алабуга районы башлыгы анда икенче урында: бер айга илле язма диярлек. Геннадий Емельянов әйтүенчә, бу шулай ук җирле мәгълүмәт чаралары тырышлыгы һәм бергәләп эшләү нәтиҗәсе.

Чакырылган журналистларның барысына да рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды. Аларга безнең редакция хезмәткәрләре, “Алабуга хәбәрләр хезмәте” һәм район башлыгының матбугат хезмәте ия булды.

− Бүләк алу һәрвакыт рәхәт, тантаналы сәбәп булганда, икеләтә куаныч. Татарстанның Матбугат көне республикадагы барлык мәгълүмәт чаралары хезмәткәрләрен берләштерә, − дип саный “Алабуга хәбәрләре хезмәте” хәбәрчесе Ирина Хәбибуллина (Сушилова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев