Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы белән очрашу

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәр атнаның дүшәмбесендә шәһәр мәдәният сараенда шәхси сораулар буенча халыкны кабул итә. Башлык белән кара-каршы очрашуга килүчеләр бу юлы да күп иде.

Халык мондый очрашуларда күпчелек проблемаларның уңышлы гына хәл ителеп килүен яхшы белә. Бу очрашуга да сорауларны җентекле, төгәл итеп әзерләп куйганнар.

Алабугалылар башлыкка төрле мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Шәхси кабул итүгә килүчеләр балаларга Чаллыга барыр өчен автобус бирүне, йортка ремонт үткәрүне, хезмәт хакын түләмәү проблемасын хәл итүне сорады. Төп проблемалар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы иде.

Алабугалыга торак сертификаты тапшырылды

Совет Армиясе инвалиды Рәис Хәбибуллин инде моңа кадәр дә шәһәр җитәкчелегенә торак проблемасын хәл итәргә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта башлык ведомство җитәкчеләренә фатир бирү мөмкинлеген карарга дигән күрсәтмә бирде. Мәдәният сараенда оештырылган бу очрашуга да пенсионер шул ук үтенеч белән килгән. Ә район башлыгы Геннадий Емельянов аңа торак алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшыргач, пенсионер чын күңелдән гаҗәпләнде. Шушы көннәрдә безнең районга килгән бу сертификатны Рәис Хәбибуллин 20 ел көткән.

Һәр мәхәлләнең үз проблемасы

Инде быелгы язда ук "Колосовский" микрорайонында яңа юл барлыкка киләчәк, ә поселок урамнарында яктырткычлар куелачак.

Бу район шәһәрнең иске һәм яңа өлешләре кисешкән урында барлыкка килде. Ә менә төзеклелеге ягыннан ул шәһәр территориясенә бер дә охшамаган. Бу турыда район башлыгы Геннадий Емельяновка чираттагы кабул итүдә алабугалы Владимир Чепелев сөйләде.

- Бездә юллар юк, тротуарлар турында әйтеп тә тормыйм. Оныгымны мәктәпкә озатканда резин итекләр кияргә мәҗбүр. Урамнарда караңгы. Укучылар мәктәптән шул караңгыда, машина юлыннан кайтырга мәҗбүр.

Быел бу эшләр башкарылачак, алар өчен кирәкле акчалар да билгеләнгән, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов. Акчалар җирле казнадан шушы арада биреләчәк.

Мәхәлләдә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү, канализация мәсьәләсе дә борчый. Әмма алар мондый проблемаларның күбесен үзләре хәл итә.

Алия КАРАЕВА

Анастасия Иванова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев