Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрчак эзлим җылы, якты сүзләр, Дәваларга йөрәк ярасын...

Тиздән Алабуга халкын 80 яшьлек юбилее белән сөендерергә тиеш булган Дибәҗә апа Каюмова озак авырудан соң безнең арадан мәңгелеккә китте. Әдәбият, сәнгать белән кызыксынган, туган телендә камил сөйләшә белгән һәрбер Алабуга җирлеге кешесе аның исемен, иҗатын яхшы беләдер, дип уйлыйм мин.

Гүзәл Агыйдел буйларында туып үскән Дибәҗә апаның 60 елга якын гомере Алабуга шәһәре белән бәйле. Шушы район егетенә кияүгә чыгып, иренең сөекле хатыны, яхшы хуҗабикә, ә улы белән кызына яраткан, һәрвакыт ярдәмчел әни була, Алабуга мәдәният-агарту училищесы студентлары өчен Дибәҗә апа - хөрмәтле укытучы-остаз, ә алабугалылар аны танылган шагыйрә-язучы буларак белә.

Гаиләләрендә уникенче бала булып дөньяга килгән төпчек кызына әтисе бик тирән мәгънәле исем куша. Дибәҗә - бик сирәк очрый торган исем, ул китапның титул бите дигәнне аңлата. Әтисе кызының киләчәген исеме белән алдан ук язып куйган, диярсең. Укыганда ук "җанлы китап" кушаматын йөрткән Дибәҗә апа моның шулай икәнен үзенең тырыш хезмәте һәм иҗат җимешләре белән дә күптән раслады инде.

Кечкенәдән җитез һәм кызыксынучан Дибәҗә апа мәктәптә үк җиде классны үз яшьтәшләреннән күпкә алдан тәмамлап, Минзәлә педучилищесына имтихансыз-нисез кабул ителә, тырышып укып, диплом ала һәм туган якларында 3 ел укытучы булып эшли. Бер урында туктап тора алмаган җаны аны Алабуга пединститутына укырга чакыра һәм анда да ул барысын да сокландырып, югары стипендия алып укый, Морт авылына практикага баргач, гомерлек юлдашы, булачак ире, балаларының әтисе Афзал абый белән таныша. Укуын тәмамлап, туган авылы Ямалыга кайтып китсә дә, Афзал абый аны эзләп таба һәм алар иңгә-иң куеп, бер-берсен аңлап, бик озак еллар үрнәк гаилә булып яшиләр.

Сынау шарты белән бер генә елга Алабуга мәдәният-агарту училищесына "Сөйләм теле" фәнен укытырга алынган яшь кыз үзенең тырышлыгы, белемгә омтылуы һәм үҗәтлеге белән тиз арада студентларның яраткан укытучысына, ә укытучыларның үз кешесенә әверелә. Сизелми дә узып киткән 30 еллык педагогик эшчәнлеге менә шушы училище диварлары, меңләгән мәдәният-сәнгать белгечләренең язмышы белән тыгыз үрелгән. Монда ул татар әдәбияты һәм чит телләр әдәбияты, рус совет әдәбияты фәннәрен укыта һәм коллегалары арасында зур хөрмәт казана. 1976 елда методист, ә 1977 елдан лаеклы ялга чыкканчы тагын да җаваплырак эш - читтән торып уку бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Дибәҗә апа, үзе әйткәнчә, "тәртипле пенсионер" булып, 55 яше тулуга лаеклы ялга китә һәм гаҗәп хәл, аның икенче сулышы ачыла: гомере буе күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашырып, башы-аягы белән иҗат эшенә чума. Әлбәттә, башта аның хезмәтләренә шикләнебрәк караучылар да булмый түгел, әмма берсе артыннан берсе дөнья күргән китаплары моның урынсыз икәнен бик тиз исбат итә. Ул күпкырлы талант иясе буларак ачыла, үзенең каләмен, төрле жанрларда сынап, шактый гына уңышка ирешә.

Аны бигрәк тә халык язмышы, гаилә һәм тәрбия проблемалары борчый. Шул темаларны күтәреп чыккан мәкаләләре әледән-әле матбугатта басылып тора. Дибәҗә апа "Алабуга нуры" газетасы белән генә чикләнмичә, үз мәкаләләрен "Ватаным Татарстан" һ.б. газеталарга юллый.

Шагыйрә, прозаик, юморист, композитор, педагог, журналист, публицист - Дибәҗә Каюмова иҗатының шулхәтле зур колач алуына, бәлки, аның мөгаллимә булуы да зур йогынты ясагандыр.

"… Гомерем буе мин үземне китаплардан башка күз алдына да китерә алмадым, китаптан аерылсам, мин юкка чыгар идем кебек", - дип яза ул үзе турында. Аның күпкырлы, күләмле һәм абруйлы хезмәте - "Халык күлендә мәңгегә" китабы. Китап Җиңүнең 55 еллыгына багышлап, Алабуга районы авылларыннан һәм шәһәреннән сугышка китеп һәлак булган һәм исән-имин йөреп кайтып, хәзерге көндә вафат һәм исән ветераннарның исемлеген төзеп, алар турында язмалар туплап чыгарыла. Бу четерекле һәм авыр эшне башкарып чыкканчы, Дибәҗә апа күпме архив документларын өйрәнеп, күпме истәлек туплап, күпме китап тузаны сулаганын үзе генә беләдер. Әмма бу китабы белән ул исән чакта ук үзенә оҗмах ишекләренә юл ачкандыр, дип ышанасы килә. Бу китап - Дибәҗә апаның батырлык символы. Исәннәрнең генә түгел, Ватан өчен шәһит киткәннәрнең дә рухын шатландырды ул.

"Өзелгән шомырт чәчәкләре" − Алабугада яшәгән, укыган, укыткан, Ватан сугышында гомере вакытсыз киселгән шагыйрь Хабра Рахман турында автобиографик повесть. Безнең студентлар белән очрашуга килгәч, бу әсәрен ничек язуы хакында Дибәҗә апа менә ниләр сөйләгән иде: "Бөек Ватан сугышында һәлак булган талантлы кешеләр турында без бик аз беләбез. Мин Хабра Рахманның Алабугада яшәве, укуы, укытуы, аны яхшы белгән, хәтерләгән затлар булуын белдем. Һәм ул кешеләр белән күрешеп, истәлекләр сөйләүләрен үтендем. Күп еллар үткән, күп сулар аккан, бик күп нәрсә инде онытылган, шулай да, шәкертләре сөекле укытучыларын әле дә хәтердән җуймый, аның турында истәлекләр, төрле мәгълүматлар Хабра Рахманның ниндирәк кеше булуы турында күзалларга мөмкинлек бирде.
Менә шуларга таянып, мин Хабибрахман Абдрахмановның характерын, холкын, кешелек сыйфатларын ачарга омтылдым.
Хәрби Комиссариатка мөрәҗәгать иттем. Хәтер китабыннан аның исеме табылды. Минзәләдә яшәүче хатыны Сара ханымны эзләп таптым, ул хатларын, мәкаләләрен, шигырьләрен бирде. Шуларга таянып мин китабымны яздым". Әсәрнең мәгънәсе бүгенче чор кешеләре өчен генә түгел, тарих өчен, киләчәк буын өчен дә зур һәм тирән. Дибәҗә апаның аңа алынуын да тормышының олы батырлыгы дияр идем мин. Чөнки ул беркем диярлек белмәгән, онытылган, хәтердән җуелган шәхесне төп герое итеп алган, аның турында бай мәгълүматлар туплаган, аны терелтеп, бүгенге чор кешеләренә кайтарган, исемен мәңгеләштерүгә үзенең зур өлешен керткән. Мондый эшне бары тик чын әдип, сәнгать кешесе, язучы кебек шәхес кенә булдыра аладыр. Быел Хабра Рахманга 100 яшь тулган көннәрдә Дибәҗә апаның бу хезмәте күпләргә ярдәмгә килгәндер, дип уйлыйм.

"Тормышны белеп, геройларны яратып, "җылы каләм" белән яза", − ди аның иҗаты турында язучы Айдар Хәлим. Чынлап та, аның "Кыз бала", "Урланган бәхет", "Рәйхан", "Буранлы юллар", "Син бик серле, язмыш" әсәрләре, гомумән, кайсы гына хикәясен, повестен алма, һәркайсы күңел түренә үтеп керә, ниндидер җылы хисләр уята, уйландыра. Дибәҗә апаның иҗат киңлеге шигырь, повестьлар белән генә чикләнми. Үзе әйтмешли, күңел төпкелләрендә яшеренеп яткан табигый таланты аның мәсәлләр, нәсер булып та, җырлар рәвешендә дә кәгазь битләренә ята.

"Мин гомеремне бушка уздырмадым,

Аямадым һич тә үземне", - дигән шигъри юллары дөреслеккә бик тә туры килә. Чынлап та, һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән, сәләтенә туры килгән һөнәрне сайларга хокуклы. Һөнәр сайлау - кешенең шәхси эше. Кеше үзенә зуррак максат билгели. Дибәҗә апа, ул максатны билгеләгән, соңлап булса да кулына каләм алган һәм гомере буе шул максатка ирешүгә омтылган, аның бер генә көне дә заяга үтмәгән, һәрбер көне иҗади дәрт белән, киләчәк буыннарга олы мирас калдыру өчен тырышып узган. Аның якты исеме, тирән эчтәлекле, психологизм белән сугарылган әсәрләре, нечкә лирика белән язылган шигырьләре әле бик озак укучылар тарафыннан укылып, өйрәнелер. Дибәҗә апа, синең иҗатың әле тулысынча өйрәнелмәгән, фәнни хезмәтләр язылмаган, әмма без ышанабыз: киләчәктә сезнең әсәрләрегез мәктәп дәреслекләрендә урын алыр һәм киләчәк буын укучылары да сезнең әсәрләрне укып сокланыр, гыйбрәт алыр. "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсендә музей почмагы булдырылып, әле яңа гына каләм тибрәтә башлаучылар иҗатыгызны өйрәнеп, сезнең алда баш иярләр, дип ышанасы килә. Минем бу язмам Дибәҗә апаның рухына дога булып барсын, урыны оҗмахта булсын, дигән теләктә калам.

Светлана ГАРДИСЛАМОВА,

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев