Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы Рифкать ага Заһидуллин 50 елдан артык район газетасын алдыра

Рифкать абый 50 елдан артык «Алабуга нуры» газетасын алдыра.

Сүзебез газетабызны инде чирек гасырдан артык яздырып баручы тугры укучыбыз Рифкать ага Заһидуллин турында.

Газетабызның һәр санын укучыларыбыз өчен кызыклы, көтеп алырлык итеп әзерләр өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Әлбәттә, хезмәтебезнең сезнең тарафтан югары бәяләнүе куандырмый калмый, шул ук вакытта алдагы эшчәнлек өчен җаваплылык та өсти.

Укучыларыбызның байтагы безнең белән инде күп еллар бергә. Шундыйларның берсе — Рифкать ага Заһидуллин, ул басмабызны 1965 елдан бирле яздыра. Рифкать ага әйтүенчә, язмаларыбызның барысын да ул кызыксынып, яратып укый, аеруча халык тормышы, гыйбрәтле хәлләр, кирәкле киңәшләр булган мәкаләләр ошый аңа.

— Бөтенесен дә укыйм, Аллага шөкер, әле хаман күзлексез дә яхшы күрәм, — ди тугызынчы дистәсен ваклап килүче Рифкать Заһидуллин. Егетләрчә нык Рифкать аганың өйдә дә утырганы юк икән, әле балыкка, әле бакчага барып йөри, хуҗалыгындагы бар эшләрне дә үзе башкара. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгәннәр, гомере буе һөнәр серләренә төшенеп, үзе өчен яңа күнекмәләрне дә тиз арада үзләштерә белгән, гел җаваплы урыннарда эшләп, һәрвакытта алдынгылар рәтендә йөргән Рифкать Заһидуллин әле дә бик актив тормыш рәвеше алып бара.

— Элегрәк Ананьино, Бетьки тирәләренә кадәр җәяүләп барып җитә идем, хәзер дә балыкка йөрергә яратам, төштән соң бакча эшләрен эшлим, — ди Рифкать ага.

Тумышы белән Кукмара районыннан булган Рифкать Заһидуллин Алабугага 1959 елда килеп урнаша, күп еллар биредә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән алар ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта балалары Мәскәүдә яши, шуңа карамастан, әтиләре янына гел кайтып, булышып торалар. Кызганыч, Рифкать аганың пар канаты 13 ел элек бакыйлыкка күчкән, хатыны турында сөйләгәндә аның күзләреннән әйтеп бетергесез наз, җылылык бөркелә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, бер тән, бер җан булып яшәгән кешеләргә генә хас күренештер бу. Шундый матур, үрнәк алырлык тормыш юлын үтәргә тагын күпләргә насыйп булсын иде.

— Хәзер тормышка шөкер итеп торам, яхшы яшибез. Без бала чакта кыенлыклар шактый булды, үлән ашап үстек. Сугыш башланганда миңа алты яшь иде, ул вакытларда күп итеп алабута җыяр идек, бер кочак күтәреп кайтабыз, кайтып җиткән вакытта инде яртысы булмас иде, — дип искә ала Рифкать Заһидуллин.

— Хәзер барысы да бар, шөкер, исәнлек булсын, тынычлык булсын, яшибез, боерган булса, — ди ул.

Чыннан да, бүгенге заманда күбебез булганның кадерен белеп, тормышның ямен күреп яшәүнең нәрсә икәнен онытып җибәрә бугай, Рифкать ага сүзләре барыбызга да үгет-нәсихәт булып ирешсен иде. Рифкать Заһидуллины әле тагын озын-озак еллар исәнлектә-саулыкта, безнең даими укучыларыбыз рәтендә күрергә язсын дигән теләктә калабыз.

Исегезгә төшерәбез: без газетага язылуны бүләк итәбез. Моның өчен "Алабуга нуры"ның 25 август санында (№ 61) урнаштырылган анкетаның сорауларына җавап бирергә генә кирәк. Сораштыруда катнашып, укучылар газетаны яхшырак итәргә булыша алачак. Анкетаны тутырган һәм аны редакциягә алып килгән беренче биш кешегә 2024 елның беренче яртыелыгына газетабызга язылу бүләк ителәчәк (газетаны редакциядән килеп алу шарты белән). Сорауларга онлайн җавап бирергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев