Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ремонтның беренче нәтиҗәләре

2019 елда капиталь ремонт программасына кергән йортларның берсе кабул итүгә әзер.

Шушы көннәрдә үк аны махсус комиссия килеп карарга тиеш, анда подрядчы эшенә бәя биреләчәк. Сүз Карьер урамындагы 1нче йорт турында бара, анда түбәне тулысынча ремонтлаганнар. Быел программага барлыгы 21 күпфатирлы йорт кертелгән. ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры урынбасары Ольга Михайлова сүзләренә караганда, бәхетле кешеләр исемлегенә 2043 елга кадәр озак вакытлы программага кертелгән йортлар гына түгел, ә авария хәлендәге, ягъни техник торышы мактанырлык булмаган йортлар да кергән.

Йортларны сайлаганда без беренче чиратта түбәнең, инженерлык челтәрләренең һәм, әлбәттә, фасадның торышына игътибар иттек. Билгеле булганча, киемгә карап каршы алалар, шуңа күрә бинаның тышкы кыяфәте дә зур әһәмияткә ия. Мәсьәләнең финанс ягы турында сөйләсәк, республика бюджеты, шәһәр казнасы һәм торак милекчеләр акча белән тәэмин итү чыганагы булып тора. Гомумән алганда, 2019 елгы капиталь ремонт 160 миллион сумга төшәчәк, ди Ольга Васильевна. 

Мәрҗәни, 32, яки Нечаев, 9 кебек калган йортларда эшләр тулы куәтенә бара. Бу – комплекслы ремонт үткәрелә торган йортлар, ягъни эш күләме шактый зур – салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын алмаштыру, канализация, түбә, шулай ук подъездлар һәм биналарның фасадын алыштыру. Районга килгәндә, быел программага Гари авылында ике катлы өч йорт кергән, дип хәбәр итәләр ТКХ Департаментында. 2019 елгы капиталь ремонтны тәмамлауның беренче этабы коммунальчылар тарафыннан 15 августка билгеләнгән. Нәкъ менә шул вакытка барлык сезон эшләре дә тәмамланырга тиеш – бу биналарның түбәләрен һәм фасадларын төзекләндерү. Ә менә подъездларны ремонтлау кебек эчке эшләр өчен вакыт бар әле. Аларны Департаментта 1 октябрьгә төгәлләргә ниятлиләр.

Белешмә өчен

Россиядә торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елда ТКХ һәм төзелеш Министрлыгы инициативасы белән старт алды.

Бер үк йорт программага берничә тапкыр, әмма төрле эш төрләре белән керә ала. Әйтик, ике тапкыр түбәне төзекләндерү мөмкин түгел. 

Еш кына программа кысаларында түбәне, фасадны һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлыйлар. Еш кына подъездларны тәртипкә китерәләр. 

Капиталь ремонт фондын формалаштыручы күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре, җирле программада каралган вакытка кадәр төзекләндерү буенча карар кабул итәргә хокуклы, әмма махсус счетта әлеге эшләрне финанслау өчен акча җитәрлек булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев