Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттек

Алабугалылар Шәһәр көнен 30 августта билгеләп үтте, бәйрәм чаралары берничә мәйданда барды. Ул иртә белән “Гуляй” паркта башланды һәм кич белән “Мәйдан”да дәвам итте.

Иртәнге 11 сәгатьтә “Гуляй”паркта күп халык җыелды. Монда балалар мәйданчыклары, төрле аниматорлар эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Төп сәхнәдә балаларның матур биюләре һәм җырлары күп кешене таң калдырды. Шулай ук төрле түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә бар иде.

– Бүген искиткеч бәйрәм. Безнең Республика барлык позицияләр буенча да алдынгы:инвестицияләр җәлеп итү, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсе, шуңа күрә Татарстанда Россия буенча гына түгел, дөнья чемпионатларын да үткәрәләр. Шушы көннәрдә генә эшче һөнәрләр чемпионаты – WorldSkills үтте. Анда безнең Республика да үзен лаеклы күрсәтте. – Барыгызны да,  беренче чиратта, Республика көне белән котлыйм. Бүген без шулай ук Шәһәр көнен дә билгеләп үтәбез. Берничә көннән – Белем бәйрәме. Без балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерәбез, шул ук вакытта яңаларын да салабыз. Хәзер яңа полилингваль комплекс төзелә. Аның ярдәмендә безнең балалар өч телне дә ирекле рәвештә беләчәк. Бу аларга шәхси үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Мин барыгызга да исәнлек-саулык телим, бергәләшеп матур яшәргә язсын, – дип мөрәҗәгать итте алабугалыларга Алабуга район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

Зөлфия Сөнгатуллина һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының  Алабуга районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Сергей Бубеков кулыннан Алабуга шәһәр-районының 10 яшүсмере паспорт алып, РФ гражданнары булды. Быел тагын бер мөһим вакыйга: Россия миграция хезмәтенә 300 ел тулуы хакында ассызыкланды.

Шулай ук беренче сыйныфка керүче балаларга “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында мәктәп сумкалары тапшырылды. Әлеге акция 2007 елдан башлап Республика советының хәйрия эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңниханов башлангычы белән оештырыла. Акциянең төп максаты – аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, кызлыкка-уллыкка алынган балаларга, физик мөмкинлекләре чикле сабыйларга һәм башкаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү.

– Минем улым Евгений быел 6нчы урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга бара. Безгә акция кысаларында мәктәп сумкасы бирделәр. Без моңа бик шат, оештыручыларга зур рәхмәт, – диде беренче сыйныфка баручы укучының әнисе Людмила Соколова.

Мәктәп сумкаларыннан кала, төрле түгәрәкләргә бушлай 1 ай дәвамында йөри алу өчен, “SUPER Поколение”дан сертификатлар да тапшырылды.

Бәйрәмдә шулай ук шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән мини-футбол турнирында катнашучыларны бүләкләделәр. Ул “Шәһәрнең мәдәни мохите” кысаларында үткәрелде. Анда 14 балалар бакчасы – барлыгы 140 бала катнашты. Командалар Алабуга районы башлыгы Кубогы өчен көч сынашты. 

Җиңүчеләрне Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов котлады. Уен нәтиҗәләре буенча 38нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы өченче урынга, 25нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы икенче урынга лаек булды. Ә турнирның җиңүчеләре булып 31нче “Энҗекәй” балалар бакчасы танылды. Барысына да медальләр, кубоклар һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Республика программасы ярдәмендә безнең шундый матур паркыбыз бар. “Гуляй” парк кына түгел, Пионерлар паркы, Хирург Нечаев исемендәге сквер, Чернобыльчеләр скверы, Россия Герое Епанешников скверы да. Хәзер Ленин мәйданын реконструкцияләү, “Чебурашка” паркын капиталь төзекләндерү эшләре бара. Безнең бурыч – әлеге эшләргә сакчыл караш, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

“Шәһәрнең мәдәни мохите” буенча нәтиҗәләр ясалды. Алпресс “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе, “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарының баш мөхәррире Сабина Качаева да бүләкләнде. Ул Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алды.

Бәйрәм кичке алтыда “Мәйдан”да татар җырчылары – Илшат Сафин һәм Алинә Әхмәтшинаның матур җырлары белән дәвам итте. Аннары сәхнәдә Афина исемле җырчы чыгыш ясады. Җырлар яңгыраган арада, өлкәннәр генә түгел, яшьләр, балалар да рәхәтләнеп биеде.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады:

– Безнең республика һәм шәһәребез бик тиз үсә. Алабугада йорт ишегаллары төзекләндерелә, парклар, юллар, скверлар төзелә. Республикада эшләп килә торган 40 программа өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, һәм мәдәни мирасны саклап калганнары өчен, халыкка зур рәхмәт. Аларның саны 184, шул ук вакытта бездә 16 музей бар. МИЗ уңышлы эшләп килә, димәк, эш урыннары бар дигән сүз. Шәһәребездә төрле чаралар үткәрелә: Спас ярминкәсе, Березовский исемендәге “Алабугада җәйге кичләр”, ә бүген пиротехника сәнгате фестивале.

Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, күз явын алырлык, бәйрәм караңгы Алабуга күгенә сибелгән аллы-гөлле утлар белән тәмамланды, алтынчы тапкыр уза торган “Ут поэзиясе” пиротехника сәнгате фестивале аңа нокта куйды. Быел 4 төркем: Баку, Екатеринбург, Северодвинск һәм Магнитогорсктан пиротехниклар чыгыш ясады. Тамашадан шәһәрдәшләребез дә, Алабуга кунаклары да бик канәгать калдылар. Һәр команданың чыгышы дүрт-алты минут дәвам итте. Чынлап та, нинди дә булса команданы аерып алу мөмкин түгел, күк йөзе әйтеп бетергесез могҗизага тиң иде. Быел фейерверклар фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Җиңүчеләрне  билгеләгәндә оригинальлек һәм яңа эффектлар исәпкә алынды. Аларның осталыгы берничә номинация буенча бәяләнде. “Башкару осталыгы” номинациясендә Северодвинскның “Салют Поморье”, “Музыкаль композиция”дә Магнитогорскиның “Антарес” командасы, “Сәнгати чишелеш” – “Зур бәйрәм” (Екатеринбург), “Композициянең бердәнберлеге һәм үзенчәлеклелеге” номинациясенә Бакудан килгән “Зур бәйрәм” командасы, ә “Пиротехника күренешенең инновациясе”нә Северодвинсктан килгән төркем лаек булды. “Ут поэзиясе” алтынчы пиротехник сәнгать фестивалендә Баку командасы җиңү яулады. Ә Екатеринбург командасы “Тамашачылар симпатиясе” призына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев