Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Алабугада яшәүче малайныж хыялын тормышка ашырды

Биш яшьлек Ваня Волковның хыялы чынга ашты — үзенең туган көнендә ул дельфинарийга барды.

Иртәдән үк малай үзе дә, аның туганнары да дулкынланып әзерләнүдә булды, күп балалы гаиләнең әле бер дә бирегә килгәне булмаган. Быел Дәүләт Думасы Федераль җыены депутаты Татьяна Ларионова «Теләкләр чыршысы» чарасы вакытында Ваняның хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. 

Дельфиннар белән бергәләп, малай картина ясаган, йөзгән һәм фотога төшкән. Дельфинарийда үткәргән туган көне Ваняга онытылмаслык кичерешләр китерде. Аның белән бергә, бу кечкенә тамашада, малайның кунаклары да булды.

− Дельфиннардан бераз курыктым, чөнки алар бик җитез. Аларны мин беренче тапкыр күрдем, һәм миңа барысы да бик ошады. Дельфиннар искиткеч, ягымлылар. Мин аларны чын күңелдән яраттым, − дип фикерләрен уртаклашты. 

Ваняның алты яшьлек апасы Полина да сүзгә кушылды:
− Дельфиннар яхшы һәм акыллылар. Элек мин аларны телевизордан гына күргән идем. Алар белән вакыт үткәрүе шундый мавыктыргыч. Тагын килербез әле дип ышанам.

Тамаша тәмамлангач, Волковлар гаиләсе истәлеккә фотосурәт һәм дельфинарийда булганлык турында шәһадәтнамә алды. 

− Үзебез дә балалар кебек сөендек. Иван өчен бик шатмын. Башта куркыбрак калган иде, иң мөһиме, теләге кабул булды һәм чын дельфиннарны күрде. Мондый гаҗәеп бүләк һәм улымның хыялын тормышка ашырганга, Татьяна Петровна Ларионовага зур рәхмәт, бу аның өчен бик әһәмиятле булды. Шулай ук бу чараны оештырган Алабуга җитәкчелегенә дә рәхмәтемне белдерәм, − диде Ваняның әнисе Анна Волкова.

«Теләкләр чыршысы» − ул Бөтенроссия буйлап үткәрелә торган проект, ул балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. 

− Безнең дельфинарийда бу баланың хыялы тормышка ашуына, туган көненең монда узуына бик шатбыз. Бу бәйрәмне ул хәтерендә озак саклар дип уйлыйм, − диде дельфинарий директоры Марсель Зарипов һәм, аның әйтүенә караганда, "Теләкләр чыршысы"ннан соң аларга килгәч хыяллары чынга ашкан балалар бер Ваня гына түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев