Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркемнең мөмкинлеге бар

2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары булачак. «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Олимпиадага әзерләнүгә кереште.

«Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Олимпиадага әзерләнүгә кереште.

— Алга өч төп максат куйдык. Беренчедән, без балаларга да, ата-аналарга да Махсус Олимпиада һәм аның мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат бирәбез. Икенчедән, ата-аналар клубында балаларны һәм аларның әти-әниләрен өй шартларында ясый алырлык күнегүләргә өйрәтәбез. Һәм өченче максат — тренировка һәм күнекмәләрне ныгыту. Эш төркемләп тә, аерым-аерым да алып барыла, — дип сөйләде учреждение директоры Галина Калашникова.
«Астра» үзәгенә бөтен республикадан — Мамадыштан, Зәйдән, Яр Чаллыдан, Казаннан, Әлмәттән киләләр, һәм, әлбәттә, алабугалылар да.
Надя һәм Даша Потаниналарны Алабугада гына түгел, аннан ерактагылар да белә. Игезәкләрнең күзләре тумыштан күрми, ләкин бу аларга сәламәт яшьтәшләре кебек үк яшәргә комачауламый. Һәм күп нәрсә өчен алар «Астра» тернәкләндерү үзәгенә бурычлы.
— Үзәккә без 2007елның гыйнварыннан йөрибез. Күз күрмәү мәсьәләсеннән тыш, Надюшаның ДЦП да әле. Үзәк белгечләре балаларыбыз үсешенә бик зур өлеш кертте. Алар дәвалау күнегүләре белән шөгыльләнделәр, тиешле күнегүләр үтәү аркасында Надя өч яшьтән йөреп китте, — ди кызларның әнисе Оксана Потанина.
Даша һәм Надя тормыш сөючән, позитив карашлы кызлар, яшьтәшләре белән уртак телне җиңел табалар. Дүрт куллап фортепианода уйныйлар, җырлыйлар. Конкурсларда актив катнашалар. Хәзер Надя һәм Даша 17 яшьтә. Үзәктә шөгыльләнүләренә 14 ел, шушы вакыт эчендә алар күп нәрсәгә өйрәнгән. Билгеле, моңа «Астра» белгечләре зур көч куйган.
Бирегә йөрүчеләрдән, сәләтле балалар арасында, Камилә Ихсанованы да билгеләп үтми мөмкин түгел. Аның да тормышы «Астра» белән бәйле. Камиләгә 19 яшь, ул — Яр Чаллы педагогия көллияте студенты. Үзәккә кыз биш яшьлек чагында эләгә, 18е тулганчы биредә дәвалана. Камиләнең тануынча, «Астра» үзәгенә йөрү аңа инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Төбәк чемпионаты "Абилимпикс«та катнашырга мөмкинлек биргән. Россия этабында сәйләннәрдән үрү буенча ул безнең республика данын яклады һәм 2нче урынны яулады. Моннан тыш, 2019 елда Камилә «Автоледи-2019» конкурсында катнашып, анда да 2нче урынны алды.
— "Астра"да шөгыльләнү мине шәхси яктан да, иҗади яктан да үстерде. Төрле чемпионатлар, конкурслар — минем өчен галәмәт зур тәҗрибә. Әлбәттә инде, яңа танышулар да, — ди Камилә.
Киләчәктә кыз югары педагогик белем алырга, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча эшләргә җыена.
"Абилимпикс«та катнашучыларның тагын берсе — Вадим Антропов — ул да «Астра» үзәгендә тәрбияләнгән. Вадим рәсем ясарга, велосипедта йөрергә ярата, гитарада уйный. Малайның яраткан шөгыле — сәйләннән үрү. 2019 елның сентябрендә Вадим әлеге бәйгенең Яр Чаллы педагогия көллиятендә уздырылган бишенче Чемпионатының төбәк этабында катнашып, 2нче урын алуга ирешкән. Бүген 17 яшьлек яшүсмер Алабуга политехника көллиятенең беренче курсында укый һәм киләчәктә автомеханик булырга ниятли.
«Астра» белгечләренең хезмәте хөрмәткә ия, чөнки алар балаларны чын мәгънәсендә аякка бастыра, аларны иҗади эшкә тарта һәм тәрбияләнүчеләрнең үз-үзенә ышанычын үстерә.
Су белән дәвалау бүлмәсендә 14 ел инде Елена Шорина эшли. Елена Хәким кызы сәламәтлеге чикләнгән балаларга шифалы ванналар һәм су белән массаж ясый. Тик шулай да аларга иң ошаганы — бассейнда йөзү. Бүген белгеч янына 3 айлыклардан алып 16 яшькә кадәрге балалар йөри. Гомумән алганда, анда яңа туганнардан башлап, 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә ала. Бассейнда шөгыльләнү 30 минутка исәпләнгән, шул арада Елена Хәким кызы, уен рәвешендә, балаларның авыруларына карап, күнегүләр сайлый һәм аларга иркенлек тоярга, аннары активлашырга булыша.

— Йөзү — мускулларның гамәлдә бар төрләрен активлаштыра торган бердәнбер спорт төредер, мөгаен. Ул терәк-хәрәкәт аппаратын, сулау системасын ныгыта. Шунысы да бик мөһим, балалар биредә уңай психик кичерешләр ала. Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында без «Яшь атлет» программасы буенча шөгыльләнәбез, балаларның физик мөмкинлекләрен арттырабыз. Җиңүчеләребез булыр дип өметләнәбез. Балаларыбызга ышанабыз, күңел биреп эшлибез, — ди Елена Хәким кызы.
Елена Шоринаның эш стажы — 30 елдан артык. Ул 17 ел Алабуга Үзәк район хастаханәсендә эшләгән һәм язмыш аны "Астра«га китергән. Хезмәте авыр булуга карамастан, ул моңа беркайчан да үкенми.
— Балаларның газаплануын күргәч, күңел әрни, һәр анага аның баласын аягына бастырырга булышу теләге туа. Алар иҗтимагый тормышка ияләнсен, хәзерге җәмгыятькә кирәкле кешеләр булсыннар иде, — дип өметләрен белдерә шәфкать туташы.
Сүз уңаеннан, Елена Хәким кызы былтыр үткән «Иҗтимагый ярдәм күрсәтүне оештыруда иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында, иң яхшы шәфкать туташы буларак, 1нче урынны яулады.
«Астра» үзәгендә эшләүче тагын бер белгеч турында сөйлисе килә. Ул — укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова, Томатис методы буенча балалар белән аппаратта шөгыльләнә. Бу — француз галиме, табиб Альфред Томатис тарафыннан эшләнгән, патент алган халыкара ысул. Шушы метод буенча шөгыльләнү ми үзәкләренә этәргеч бирә, сөйләм, моторик, эмоциональ сәләтләрне үстерергә булыша. Колакка куелган махсус чыбыксыз тапшыргычлар аша бала музыка тыңлый, нигездә, классик әсәр. Музыка яңгыраган вакытта бала уйнарга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Шөгыль 40 минуттан алып сәгать ярымга хәтле дәвам итә ала, анысы баланың яшенә бәйле. Томатис ысулын психик үсеше тоткарланган, тотлыгулы, психомоторика үсешендә кыенлыгы булган, шул исәптән язуы начар булган балалар белән эштә кулланыла. Сизелерлек нәтиҗә булсынга, 14ләп булса да сеанс мөһим, — ди Ольга Владимир кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев