Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркемнең үз исәбе

Алабугада бу атнада халыкны район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина кабул итте.

Вадим Зубков партнеры белән бергә М-7 трассасына терәлеп торган җир кишәрлеген авыл хуҗалыгы һәм махсуслашкан билгеләнештәге зонадан җитештерү-коммунал корылмалар биләмәсенә күчерүдә булышуларын сорап килгән.

− Без ирекле икътисадый зона өчен логистика үзәге, складлар арендалау булдырырга телибез, − диде мөрәҗәгать итүче.

Зөлфия Сөнгатуллина аңлатуынча, кишәрлекне башка билгеләнешкә күчерүдән алда эшмәкәрнең ул җирне сатып җибәрмәвенә ышаныч булырга тиеш.

− МИЗ резидентлары бу үзәккә мохтаҗ микән, минем шуны беләсем килә, бу мәсьәләне сез аларның кайсысы белән хәл иттегез, төзелешне нинди акчага алып барырга җыенасыз? – дип сорады башлык урынбасары.

Эшмәкәрләр сүзенә караганда, алар бу эшне әле башлаучылар гына. Үзләре йөк ташу белән шөгыльләнә, һәм шундый очрак булган: склад юклыгының кыенлыгын үз җилкәләрендә татыганнар.

− Әгәр бу бизнеска алынырга теләсәгез, без сезгә булышырбыз, ләкин моның өчен сез, эшнең вакытын һәм этапларын анык күрсәтеп, үз проектыгызны инвесторлар советында якларга тиеш, − диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Кабул итү барышында райбашкарма комитеты җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча урынбасары Ольга Никитина белдерүенчә, кишәрлектә бернинди инженерлык челтәрләре юк, һәм алга таба бу юнәлештә шәһәр киңәя бара.

Районда андый корылма барлыкка килсә, ул предприятиенең махсус санитар урыны булачак. Шәһәр үсешенә зыян килмәсенгә, монысын да исәпләргә кирәк, − дип өстәде ул.

Колосовкадан килгән Николай Новокрещеновны юл мәсьәләсе борчый: яңа күпер төзелеше аркасында, авылда йортларга таба керешле түгел. Халык кыр буйлап йөрергә мәҗбүр.

− Күпер төзү – яхшы, кирәкле эш, әмма юл юк, − ди Николай Новокрещенов.

Танайка авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров әйтүенчә, хәзер авылга вакытлыча юл салуга керешкәннәр инде. Ул берничә көндә әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев