Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үрнәк гаилә

Иске Юраш авылы - районыбызның иң төзек, иң матур, иң бай авылларының берсе. Ә аның иң зур байлыгы - аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре.

"Яңа Юраш" авыл хуҗалыгы үзенең җитәкчеләре, белгечләре, игенчеләре, терлекчеләренең көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми тир түгүләре нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешсә, шәхси хуҗалыклардагы терлек саны буенча Иске Юраш җирле үзидарәсе районыбызда иң алдынгылар рәтендә. Барлык төбәкләрдә мал-туар саны кимүгә таба барганда, биредә 4-5 баш һәм аннан да күбрәк сыер малы асрап, атын, кәҗә-сарыгын, кош-кортын тотучы гаиләләр шактый. Терлекчелек - күп көч, хезмәт, тырышлык, сабырлык сорый торган тармак икәнлеге беркемгә дә яңалык түгел.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Иске Юраш авылында андый күркәм гаиләләр бик күп. Мин сезне шуларның берсе белән таныштырып үтәргә телим.

Нәкъ ярты гасыр элек, ятимлекне тоеп, тормышның ачысын-төчесен татып, бик яшьләй тормыш арбасын җигелеп өстерәгән Родин абый, данлыклы балта остасы Нигъмәтулла абзыйның малайлар арасында үскән бердәнбер кызы - Гарифәбану апа белән никахлаша. Шулай итеп, Бишбалта урамының кечкенә генә бер йортында Нәҗиповлар гаиләсе туа.

Гарифәбану апа, малайлар арасында үскәнгә микән, физик һәм рухи яктан бик көчле, тырыш, сабыр, акыллы булып чыга. Әгәр бу сыйфатларга ия булмаса, ярты гасырның өч дистәдән артыгын биеме Әминә әби белән, ике кыз туган кебек, тату һәм матур итеп яши алырлар идеме икән?

Гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлап, колхозның иң яхшы механизаторы булган Родин абый, ирешкән уңышлары өчен бик күп мактау кәгазьләре, бүләкләр һәм "Мактаулы колхозчы" исеменә лаек була, ә Гарифәбану апа терлекчелектә сынатмый.

Бер-бер артлы балалар дөньяга килә башлагач, йортны да зурайта бу гаилә. Ике ул, өч кыз - нәкъ үзләре кебек, барысы да тырыш, хезмәт сөеп үсәләр. Олы уллары Ринат Алабуга дәүләт педагогия институтының техник факультетын тәмамлый. Нәселдән бирелгән сәләттерме, алган белемнәренең ярдәмеме, Ринат җитәкчелегендә, әтисе һәм энесе Рифат ярдәме белән, бизәкләп ясалган бик матур, элеккесеннән тагын да зуррак - клуб кадәр йорт төзелеп, нык каралты-кура, матур койма-капкалар ясала.

Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен кайтып балалар мәш килеп ни дә булса эшләп йөри, ә Родин абый аты, башка мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Теле ачылып бетмәгән оныгы юкка гына "тук-тук бабай" дип атамыйдыр инде. Ә алар, алты онык - алты "егет", яраткан бабаларын бик сагынып кайтып, аның янында бөтереләләр. Оныклары гынамы соң? Яз җитеп, чөгендер чәчәр вакыт җиткәч, бөтен авыл халкы бөтерелә бу йорт тирәсендә. Родин абыйның үзе ясаган чөгендер чәчү җайланмасын берсе китердем дип килсә, икенчесе сорап килә. Менә шундый алтын куллы ул, гаилә башлыгы Родин абый. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда.

Өйгә килеп керсәң ачык чырай, такта чәе белән дигәндәй, киң күңелле Гарифәбану апа каршылый. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык. Авылдан китеп, зыярат кылырга кайткан авылдашларның күбесе Гарифәбану апаның тәмле чәен эчеп, хәл алып, рәхмәт укып китәләр.

Тылың ныклы, "ярты ягың" акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул.

Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, биш балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, алты оныгына кадерле бабай белән әби, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле чын кешеләр.

Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә барлык авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, барлык якыннарының горурлыгы булып, илле ел бергә гомер итә. Шушы көннәрдә барлык туган-тумачалары, балалары-оныклары Родин абый белән Гарифәбану апаны алтын туйлары белән котлап, аларга исәнлек-саулык теләп, бер табын артына җыелачак. Аларның ут күршеләре булган Сираев Фәрхетдиннең дүрт баласы һәм аларның гаиләләре дә уңган-булган күршеләре белән горурланып, аларның шатлыкларына куанып яши. Бу матур парга энҗе туйга кадәр җитәргә насыйп булсын, диләр күршеләре.

Рәмзия Кәримуллина (Сираева)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев