Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роман Кузнецов: «Полиция турында фильмнарда дөреслекнең өчтән бере генә»

Роман Кузнецов җитәкләгән бүлек башлыча шәхескә каршы җинаятьләрне ачыклый.

2000нче еллар башында Роман Кузнецов «Убойная сила» сериалын карау белән мавыга һәм аны милиция капитаны Игорь Плахов сокландыра. Хәер ул үзе, яраткан герое кебек, эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

10 ноябрьдә бу өлкә хезмәткәрләре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Котлау сүзләре өчен берничә минут — һәм тагын көрәшкә: гражданнар тынычлыгын сакларга. Еш кына алар шәхси вакыт белән исәпләшми, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә хезмәттә. Безнең әңгәмәдәшебез — җинаятьләр ачу бүлеге башлыгы Роман Кузнецов та шундыйлардан. Җитди, әдәпле, максатчан.

− Минем һәрвакыт хәрби уку йортында белем аласым килә иде. Төрле вариантларны карадым һәм ахырда Алабуга милиция мәктәбендә тукталдым. Әти-әнием мине хуплады, һәм 2006 елда укый башладым, − дип сөйләде Роман.

Милиция мәктәбен тәмамлап, Эчке эшләр бүлегендә практика үткәч, ул патруль-пост хезмәтенә эшкә керә. Берничә айдан, дознание бүлегенә күчә, анда 2,5 ел эшли, аннан соң полиция участогының вәкаләтле вәкиле була. Ул вакытта, аның сүзләренә караганда, җәмәгать урыннарында күбрәк җинаять кылганнар, хәзер аларның саны азрак, ләкин IT өлкәсендә җинаятьләр дәрәҗәсе артты. Ерактан торып алдакчылык белән шөгыльләнәләр. Аларны ачуның катлаулыгы шунда, андый гамәл кылучы затлар бик еракта урнашкан була. 

Роман Кузнецов җитәкләгән бүлек башлыча шәхескә каршы җинаятьләрне ачыклый. Роман — үз эшенә мөкиббән кеше. Җитәкчесе Михаил Умнов әйтүенчә, ул һәрчак ярдәмгә килә, бай эш тәҗрибәсен уртаклаша. Романның сөйләрлек нәрсәләре бар, нинди генә вазифа башкармасын, ул һәрвакыт, гомерен куркыныч астына куярга туры килсә дә, үз хезмәтен намуслы башкарырга тырыша.

− Участокта эшләгән чакта, шундый очракның булганы бар: "ашыгыч ярдәм"нән хәбәр алдык, бер ир-ат медикларга пычак белән яный һәм бүлмәдән туганнарын чыгармый. Минем килүемне ишеткәч, ул башка бүлмәгә чыгып китте, туганнары фатирдан чыга алды. Шул ук вакытта аның өйдәш хатыны пычакның ир кулында калуын кисәтте. Янына керүемә, ул миңа ташланды, ләкин пычагы каешка гына тиде. Аның белән көрәшкән арада, патруль посты хезмәткәрләре килеп җитте һәм ир-атны тоткарларга булышты, − дип искә алды ул.

Башка бүлектә озак эшләвенә карамастан, участокта яшәүчеләр аны хәтерли, хәзер дә кайбер сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Роман башка хезмәт урыннарын җылы хисләр белән искә ала, әмма җинаятьләр ачуны нәкъ менә үз эше дип таный. Биредә иң мөһиме — ашыкмаска, гамәлләреңне яхшы уйларга, җинаятьне ачу өчен, аралаша белергә һәм төрле вариантларны карый белергә кирәк. Җинаять эше полиция турындагы сериаллардагыча тиз генә ачылмый, кайчак бик күп вакыт һәм көч таләп итә. Телевизордан эчке эшләр хезмәткәрләре эше турында дөреслекнең өчтән берен генә күрсәтәләр, ди ул. 

− Без бер эшне ел ярым ачтык. Оператив-эзләү чараларын үткәрдек, җинаятьче белән зыян күрүче арасында бәйләнеш булганлыгын ачыкладык. Алар арасында каршылык килеп чыккан. Ахырда җинаятьче үз гаебен таныды. Үтергән кешесен күмеп куйган урынны күрсәтте, − дип Роман Кузнецов.

Әлбәттә, бу эшне башкару бик авыр. Язма героебыз салкын акыл белән эш итәргә тырыша. Бу исә хезмәттә дә, өйдә дә булыша, гаиләсендә аны тормыш иптәше һәм ике баласы көтә, алар белән булырга да вакыт таба. 

10 ноябрьдә үткән һөнәри бәйрәмдә бу алабугалының да хезмәте югары бәяләнде. Аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар. Бик яхшы хезмәт иткәнгә күрә, аның инде ике медале, ТР буенча ЭЭМ министрыннан кыйммәтле бүләкләре бар, әмма аңа бүләк мөһим түгел, күк йөзе аяз һәм якыннары имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев