Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор Яңа ел чаралары ничек уздырылачагы турында аңлатты

Татарстанда Яңа ел бәйрәме чаралары гамәлдән чыгарылмаячак, әмма алар билгеле бер шартларда узачак. Бу хакта безгә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Алабуга районындагы идарәсе башлыгы Роза Салихова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Алабуга районында эпидемиологик вәзгыять соңгы вакытта начарланган. 2 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, районда коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 очрагы теркәлгән, шул исәптән дүртесе — 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр.
— Октябрьгә кадәр Алабуга районында 74 очрак иде, аларның саны арта бара. Әле бу медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми торган симптомсыз авыручыларны санамаганда. Шуңа күрә барлык саклык чараларын үтәү зарур, — ди Роза Җәүдәт кызы.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрен, аеруча балалар өчен оештырылганнарын, үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк. Ата-аналарны һәм балаларны COVID-19дан саклау өчен биналарда бактерицид нурландыргычлар куярга киңәш ителә. Зурларга һәм 7 яшьтән өлкәнрәк балаларга битлек кияргә кирәк, һәм аларны 65 яшькә кадәрге кешеләр генә озатып бара ала.
Моннан тыш, чара уза торган бинада кулларны юу һәм аларны антисептик белән эшкәртү мөмкинлеге булырга тиеш. Бинага да аерым таләпләр бар — идәннәргә, ишек тоткаларына, ут сүндергечләргә санитар эшкәртү үткәрергә кирәк.
— Әгәр чаралар балалар бакчасында яки мәктәптә үткәрелә икән, анда ата-аналарны, фотографларны һәм аниматорларны чакырырга ярамый. Балалар бакчаларындагы төркемнәр һәм мәктәптәге параллель сыйныф балалары берләшергә тиеш түгел. Бу шартларны үтәү мәҗбүри. Без әлеге таләпләрне Мәгариф һәм Мәдәният идарәсенә җибәрдек. Әлбәттә, боларның барысын да тикшереп торачакбыз, — дип ассызыклады җитәкче.
Җәмәгать туклануы урыннарында Яңа ел корпоративлары үткәрү рөхсәт ителә, әмма кафе һәм рестораннарга карата таләпләр элеккечә кала: бер кешегә буш мәйдан 4 квадрат метрдан ким булмаска тиеш, өстәлләр арасында социаль дистанция, антисептиклар булу, дезинфекция үткәрү таләп ителә.
— Урамда уздырыла торган чараларга тыюлар юк һәм аларны үткәрү турында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә хәбәр итү кирәкми, — дип йомгаклады Роза Салихова.
Шулай итеп, Алабугада узган атнада паркларда һәм скверларда мәдәни-массакүләм күңел ачу чаралары үткәрелә башлады. Атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алабугалылар өчен концертлар, буйлы курчаклар белән күңелле уеннар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев