Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия матбугаты көнендә «Алабуга нуры» хезмәттәшлек иткән танылган каләм ияләрен искә төшерде

1992 елдан башлап, 13 гыйнвар Россия матбугаты көне буларак билгеләп үтелә.

Ерак үткәннәрдән
Россиядә беренче басма газета 1703 елда дөнья күргән. Аны булдыру — тулысы белән Петр I фикере булган. Басылган язмаларга ул махсус таләпләр куйган: фактлар анык, үтә кыска һәм ачык тел белән язылырга тиеш. Сүз байлыгының гадилеге язма эчтәлеген укучыларга аңлаешлы итүдә булышкан. Әһәмиятле вакыйгаларга багышланган саннар халыкка бушлай таратылган. Илчелек тәрҗемәчеләре мөһим саналган дөнья яңалыкларын әзерләгән. Бүгенге журналистлык эшенә дөрес юнәлеш бирүе белән XVIII гасырның беренче чиреге тарихта әһәмиятле урын алып тора.

XIX гасырның беренче чирегеннән башлап, татарча газеталар чыгаруга ризалык сорап, хакимнәргә күпме генә мөрәҗәгатьләр ясалмаган! Мәшһүр мәгърифәтчебез Каюм Насыйри 1870 елларда «Таң йолдызы» газетасын булдыруны гозерләп йөри. Нәтиҗә булмагач, татар телендә еллык календарьлар чыгара башлый. 1880 елларда татар газетасы мәсьәләсен Габдрахман Ильяси, 1890 елларда Заһир Бигиев күтәреп чыга. Патша хөкүмәте сәбәпләрен табып, рөхсәт бирми. 1899 елда Шакир һәм Закир Рәмиевләр, 1903 елда Һади Максудый һәм 1905 ел башында Камил Мотыйгый, Габдулла Тукай шулай ук милли матбугатны юллап карый. Һәм, ниһаять, 1905 ел революциясеннән соң, Петербургта «Нур» газетасы чыга башлый, бу татар басма матбугатының беренче карлыгачы була.

«Алабуга нуры» һәм танылган каләм ияләре
Газета тарихын аның белән хезмәттәшлек иткән тынгысыз эш кешеләреннән башка күз алдына китерүе кыен. 

Егор Уткин
Шуларның берсе — керәшен шагыйре Егор Уткин. Хәзерге вакытта туган ягында аның исемендә премия булдырылган, һәм ул җирле шагыйрьләргә һәм язучыларга тапшырылып килә. Егор Уткин 1832 елда Менделеевск районының Бөрешле авылында туып үскән. Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим аның турында: «Егор Уткин принципиаль кеше иде, үз сүзеннән беркайчан да кире кайтмады», — ди.
Егор Уткинның иҗаты туган табигатенә, гади җир кешеләренә багышланган. Бөтен тормышы химия заводы белән бәйле шагыйрь лирикасында авыл тормышы, игенчеләр хезмәте чагыла. Алар безнең газета укучыларына да җиткерелгән. Вафатыннан соң, шагыйрьнең матбугатта әлегә басылмаган шигырьләрен туплап, «Күңелем чишмәләре» җыентыгын чыгаруга ирештеләр.

Ямаш Игәнәй
Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 гыйнварында ТАССРның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. Совет Армиясе хезмәтеннән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый. 1965-1978 елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978-1980 елларда Чаллыда чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче була. 1980 елның апреленнән шәһәр ит комбинатында инженер булып эшли.

Ямаш Игәнәй шигырьләре «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян» журналларында, күмәк җыентыкларда җитмешенче еллардан басыла башлый. Беренче җыентыгы «Сәфәр чыгам» дип атала. Аның фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган кыска шигырьләре аеруча билгеле.

Нәҗип Мадьяров
Татар шагыйре Нәҗип Мадьяров 1928 елда Әтнә районының Кызыл Утар авылында туган. Хезмәт юлын ул 1943 елда туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң гади колхозчы булып башлый, аннан соң колхозда хисапчы була. 1950-1953 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерә. 1960 елда ул читтән торып уку бүлегенә күчә, 1963 елга кадәр Кызыл юл районында район исемен йөрткән газетада, аннан соң «Коммунизмга» дигән яңгыравык исем йөрткән Арча район газетасында хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1965 елда Нәҗип Мадьяровны «Хезмәт» газетасына җибәрәләр. Унбиш ел дәвамында ул анда авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары була. 1991 елда шагыйрь Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Гомеренең соңгы елларын ул Чаллыда үткәрә һәм әдәби иҗатка багышлый.

Райондашлары турында Нәҗип Мадъяровның төпле, җылы мәкаләләре өлкән буын вәкилләре күңелендә әле дә якты истәлек булып саклана. Хезмәттәшләренә, гомумән, кешеләргә игътибарлылыгы, җаваплылыгы, төгәллеге белән ул күпләрнең хәтерендә калган.

Марсель Гыймазетдинов
Марсель Гыймазетдинов (1943-1993) Менделеевск (элекке Бондюг) районының Бәзәкә авылында туган. Күмәк хуҗалыклар оештырып йөрүче беренче коммунист, 20 ел авыл советы рәисе була ул.

Мәктәп елларында комсомол эшендә башлап йөргән, 10 сыйныфны "бишле«гә генә тәмамлаган егет Алабугага килеп, педагогия институтына укырга керә. Югары уку йортыннан соң, Ык Тамагы авылында мәктәп директоры, аннары районда интернат директоры, Батыркул колхозында партоешма секретаре була. Аннан соң аны Тукай исемендәге колхозга рәис итеп сайлыйлар. Соңгы вакытларда артта барган колхозны дүрт елда районда алдынгылар рәтенә чыгаруга ирешә. Район башкарма комитетының урынбасары булып эшли. Артта барган Бондюжский совхозын сорап ала һәм аны аякка бастыра. Татар Чаллысыннан Мунайка авылын аерып, аерым күмәк хуҗалык ясый («Татарстан колхозы» дип атыйлар), аны җитәкли. Авылга газ кертеп, юл салдырып, колхозчыларга яңа йортлар төзеп йөргәндә, 1993 елның 19 апрелендә бу олы шәхеснең йөрәге тибүдән туктый.

Марсель Гыймазетдинов бер шигырендә:
«Мин яшәр идем кыска гомер,
Мәңгелеккә калсам кешедә», — дип язган.

Үз язмышын үзе алдан әйтеп куйган, диярсең. Республикабызда аның җырларын җитмештән артык җырчы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев