Рөстәм Нуриев беренче сыйныфка барачак балаларга портфельләр тапшырды
Быел беренче сыйныфка керүче 17 бала сентябрьнең 1енә шундый бүләк алачак.
Сишәмбедә шәһәр киңәшмәсендә быел беренче сыйныфка барачак балаларга портфельләр һәм язу кирәк-яраклары тапшырылды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия чарасы кысаларында, район башлыгы Рөстәм Нуриев балаларга яңа уку елына бүләкләр тапшырды һәм аларга уңышлар, бары тик яхшы билгеләргә генә укуларын теләде.
Быел шәһәр-райондагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән беренче сыйныфка керүче 17 бала сентябрьнең 1енә шундый бүләк алачак.
Әйтергә кирәк, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия чарасы 2007 елдан бирле үткәрелә, аны Татарстан Рәисе хуплавында Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика Советы башлаган иде. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге әлеге чарада 16 ел катнашып килә.
ФОТО: АМР матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев