Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  "Казан" аэропртына Габдулла Тукай, "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә. Ул укучыларын шушы шәхесләр өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

"Әгәр Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев - республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз", - диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам аны. Моны берничә юл белән башкарырга була:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте»һәм «Одноклассники»социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев