Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Нуриев белән сораштыру

Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриевның беренче зур матбугат конференциясе узды. Җитәкченең шәхси тормышына кагылышлы мәгълүматны сорау-җавап формасында сезгә дә тәкъдим итәбез.

Сез кешедәге нинди сыйфатларны өнәп бетермисез, ә кайсыларын хөрмәт итәсез?

Җаваплылык һәм җавапсызлык. Юмор хисе булган кешеләрне яратам.

Нинди музыка тыңлыйсыз?

Төрлесен – классик музыка, борынгы татар көйләре,“AC/DC” төркеме; шулай ук яшь башкаручы Элвин Грей ошый.

Яраткан фильмыгыз?

Никита Михалковның “Неоконченная пьеса для механического пианино” фильмы; балалар белән бергә “Маска”, “Пятый элемент” фильмнарын яратып карадык.

Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

Төрле вакытта – төрлечә, хәтта колхоз рәисе булырга да хыялланган идем.

Нинди азыктан беркайчан да баш тартмас идегез?

Судан.

Сезнең хобби?

Ау белән мавыгам, спорт төрләреннән – йөзү. Элек күп укый идем, хәзер –азрак.

Сезнең йорт хайваннары бармы?

Әйе, алман овчаркасы һәм песи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев