Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Нуриев: “Мин халык белән атнага өч-дүрт сәгать аралашырга әзер”

Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриевның беренче зур матбугат конференциясе узды. Журналистлар биргән сораулар аз түгел иде. Аларны барысы да – җитәкченең гаиләсе, шәхси өстенлекләре, районыбызда ачыкланган проблемаларга карата мөнәсәбәте кызыксындырды.

Беренче чиратта Рөстәм Нуриев Алабугага күчүнең аның өчен көтелмәгән хәл булуын билгеләп үтте. Ләкин шәһәребездә ул беренче мәртәбә түгел – студент елларында килгәләгән һәм Алабуганың меңьеллыгын бәйрәм итү вакытында биредә булган.

– Ул вакытта шәһәр өчен бик күп эшләнгән. Боларның барысы да бүген безгә темпта барырга ярдәм итә, – диде җитәкче.

Ул шәһәрнең тарихи өлешен төзекләндерүне, “Алабуга” махсус икътисади зонасы булдыруны, күп кенә спорт корылмалары ачылуны, яхшы юлларны (шул исәптән авыл җирлекләрендә дә) уңай яктан билгеләп үтте.

– Мин, барыннан да элек, шушы юнәлешләрдә тәртип һәм алга таба үсеш булуын телим.

Шулай ук Рөстәм Нуриев күп кенә алабугалылар өчен актуаль булган су белән тәэмин итү проблемасын билгеләп үтте. Ул шәһәрнең түбән өлешенә яңа линия төзүгә ирешү өчен күп көч куячагын әйтте. Шәһәрнең ул өлешендә яшәүчеләр су басымының начар булуыннан зарлана, бигрәк тә җәйге вакытта. Мондый сораулар район җитәкчелегенең халыкны кабул итүе барышында да еш яңгырый. Сүз уңаеннан, Рөстәм Нуриев алга таба да халыкны күпләп кабул итүне (30 кеше) планлаштырамы, дигән сорауга ул бу алым иң нәтиҗәле, дип җавап бирде:

– Әгәр атнадан атнага үтәлешне контрольдә тотып барсак, әйтте диярсез, өч елдан соң кабул итүгә килергә теләүчеләр саны күпкә азрак булачак. Әлбәттә, дәвам итәчәкбез, әлегә кеше саны кимеми.Мин халык белән атнага өч-дүрт сәгать аралашырга әзер.

Алабугада яшәүчеләрне бик борчый торган тагын бер мәсьәлә – җәмәгать транспорты. Журналистлар бу проблемага да кагылды. Сер түгел, “Газель” һәм автобуслар кичке вакытта бик начар йөри – 19.00 сәгатьтән соң кая да булса барып җитү бик кыен. Еш кына пассажир йөртүчеләрнең шәхси предприятиеләргә каравын ишетергә була, димәк, аларны контрольдә тоту да шактый катлаулы. “Бу проблеманы чишәргә мөмкинме?” дип сорадылар Рөстәм Нуриевтан.

– Мөмкин генә түгел, кирәк тә дип саныйм. Билгеле бер маршрутка конкурс үткәрелгәндә, пассажир йөртүче техник документация ала, аның нигезендә ул график буенча йөрергә тиеш. Әгәр дә графикта 18.00 сәгатьтән соң аларга йөрмәскә ярый дип язылган икән, без моны үзгәртәчәкбез.

Алга таба да актуальлеге ким булмаган сораулар яңгырады. Мәсәлән, табибка язылуны озак көтү һәм поликлиникадагы чиратлар. Бүгенгә табиблар штаты бары 60 процентка тупланган, мондый вәзгыять шуңа бәйле, дип җавап бирде Рөстәм Нуриев. Бу хәлне бернинди яңалык кертүләр дә, шул исәптән, электрон язылу да төзәтә алмый, чөнки кабул итәргә кеше юк. Безнең поликлиникага яңа кадрлар җәлеп итү зарур. Чыгу юлы – медикларга бушлай җирләр бүлеп бирү булырга мөмкин. Район башкарма комитеты җитәкчесе әйтүенчә, аның элеккеге эш урынында, ягъни Ютазы районында, мондый ысул үзен уңышлы яктан күрсәткән. Аның нәтиҗәсендә Урыссуга Башкортстаннан 19 белгеч күчеп кайткан.

Районның конкурентлы өстенлекләре арасында Рөстәм Нуриев мәгариф системасын  атады. Бу өлкәне үстерүдә полилингваль мәктәп төзелеше зур әһәмияткә ия, мәктәпне ачу киләсе елга планлаштырылган. Ул Алабугада укытучыларның республика Август конференциясен уздыруга багышланган булачак. Ул вакытка тротуар һәм юлларны салырга һәм ремонтларга, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерергә ниятләнә. 4нче микрорайонга игътибар биреләчәк.

– Август конференциясе безгә 3-4 еллык юлны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, бу бөтен муниципалитет өчен зур киеренкелек, әмма без сынатмаска тиеш, һәм нәкъ шулай булачагына шикләнмим дә, –диде җитәкче.

Шулай ук, шәһәрне төзекләндерү эшен яхшырту өчен, үз биналарының тышкы кыяфәтенә җавапсыз караган юридик затларга мөнәсәбәт таләпчәнрәк булачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев. Милек ияләренә үз территорияләрендә тәртип урнаштыру өчен вакыт биреләчәк. Вакыт узу белән халык та шәһәрнең яңа кыяфәтенә ияләнәчәк, матур коймалар урнаштырачак, чирәмнәрне чабачак, дип саный җитәкче.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, яңа агачлар утырту планында Алабуганың үзгәрүе башланды инде. Быел көз Нефтьчеләр проспектында 50гә якын америка өрәңгесе киселгән – бу агач бик тиз үрчи һәм күптән чүп үләне булып санала. Аның урынында юкәләр, ә Тынычлык проспектында миләшләр утырту планлаштырыла. Бу мәсьәлә матбугат конференциясе вакытында да күтәрелде, чөнки кайбер кешеләр бу яңалыктан канәгать түгел. Мәсәлән, Төзүчеләр урамындагы 2нче йортта яшәүчеләр, анда 9 агач киселгән.

− Без бер агач – өрәңге турында сөйләшәбез. Теләсә кайсы шәһәрдә ул чүп үләне  булып санала. Агач билгеле яшькә җиткәч, кислородны генерацияләүдән туктый − агач яшьрәк булган саен, ул шәһәр экологиясен яхшырта. Әгәр кайсы да булса йортта яшәүчеләр моны эшләргә кирәк түгел дип санаса, бу агачлар анда калырга тиеш, без аларга кагылмаячакбыз. Төзүчеләр урамы буенча без яз көне бер типлы агачлар утыртачакбыз.

Шәһәрнең тарихи өлешен үстерү турында да сөйләштеләр, анда буш биналар күп. Алар вакыт узу белән күбрәк җимерелә. Рөстәм Нуриев сөйләвенчә, 13 бина торгларга куелган, сатып алучылар да бар инде. “Инвесторларны җәлеп итәчәкбез”, – дип билгеләде җитәкче. Ике йортны мәскәүлеләр сатып алырга тели, ә бер бинаны муниципалитет төзекләндерәчәк.

Журналистлар беренче  кар явып киткәннән соң үзәк урамнардагы тротуарларның җентекләп чистартылуын да билгеләп үтте. “Кыш буе шулай булырмы?” – дип сорадылар җитәкчедән.

– Тырышырбыз. Беренче кышта минем таләпләр тулысынча үтәлмәс, дип уйлыйм. Кече техника кирәк. Без парклар, скверлар, тротуарлар өчен ике тракторга заказ бирәбез. Карны вакытында чистарту зарур, шуңа күрә техника кирәк, – диде Рөстәм Нуриев.

Кадрлар үзгәрешенә килгәндә, район башкарма комитеты җитәкчесе мондый максат юк, дип билгеләп үтте.

– Өстәвенә, Ютазы районында кадрлар белән авыр булды, мин аларны гел читтән тарттым. Район 1991 елда Баулы шәһәреннән бүлеп бирелгән һәм системалы кадрлар эше булмаган. Һәр кешенең кадерен беләм, чөнки муниципаль хезмәттә кешеләр артып тормый – хезмәт хаклары түбән, ә эш күләме бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев