Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Русныкы, төрекнеке, финнеке яки Алабугада җәмәгать мунчалары кайчан булыр?

Редакциябезгә әледән-әле шундый сорау белән киләләр, мунча комплексы шәһәрдә кайчан төзеләчәк? Бу турыда моннан берничә ел элек үк сөйләгәннәр иде инде.

Барысын да тәртибе белән башлыйк әле. Әлеге корылманы (дөрес атамасы мунча комплексы да түгел, Сәламәтлек һәм ял үзәге “Алабуга Терма” − Авт. иск.) төзетүче булып КЭР-холдингның бер бүлекчәсе булган җитештерү-төзекләндерү предприятиесе “Татэнергоремонт” тора. Җәмәгать мунчаларын салу хакында беренче мәртәбә 2016 елда сүз кузгаттылар. Төзелеш урынын инвестор шактый озак сайлады, берничә вариант каралды. Ниһаять, 11нче микрорайондагы “Алмаз” сәүдә үзәге артында урнаштырырга карар кылдылар. “Татэнергоремонт” оешмасы директоры Руслан Абдреев аңлатуынча, бу урынның шәһәр үзәгендә булуы бик отышлы. Ләкин нәкъ менә шунда кыенлыклар килеп чыкты да инде, ди ул. Инженерлык челтәрләре буенча эш былтыр ук башланган. Баштарак мунчага шушы көздә үк йөрерлек булыр дип ниятлиләр.

− Дөресен әйткәндә, бүгенгә төзү чорын кулдан ычкындыруыбызны таныйм. Бу кишәрлек үзләштерү өчен бик авыр булып чыкты. Төп коммуналь челтәрләрнең бер өлеше шушы урын аркылы үтә. Без бу турыда белдек, әлбәттә, ләкин моның шул кадәр мәшәкать китерәсен уйламадык. Эш шуңа барып җитте, траншея казыганда, барлыгын беркем дә белмәгән торбаларга килеп төртелә башладык. Торбада тишек бораулыйбыз, ә аннан салкын су фонтаны бәреп чыга. Нәтиҗәдә, яңадан проект хәзерләп, яраштырып, суны вакытлыча туктатып торуларын сорарга туры килә иде. “Су каналы” аны бикли, без сынау өчен кисеп карыйбыз, суны түгәбез, торбаны кисеп алабыз, ә анда тагын басым. Бу әле бер мисал гына, андый очраклар бихисап. Моңа вакыт әрәм китте.

Руслан Абдреев сүзләренә караганда, иң мөһим проблема, грунтны тикшерә башлагач килеп туган. Котлован ноктасына чыкканда, экскаватор грунт суларына тия башлый. Ашыгыч рәвештә нигезне алыштыра башларга туры килә, проект документлары кабат тоткарлана. Бүгенгә челтәрләрне күчердек, проектны яңадан эшләдек. Һәм хәзер, суыклар башланганчы, котлованны күчерергә өлгерербез дип өметләнәбез, − ди Руслан Мәхсүт улы. – Нигездә, кышын да төзергә була, моның өчен махсус ысуллар бар, 25 градус салкын булмаганда, билгеле. Мунча бинасы бербөтен булачак, хәзер каркас ясап, контурын кирпеч белән тутырасы. Бу эшкә кыш комачауламый. Бизәү эшләренә бигрәк тә.

Заказ бирүче компания җитәкчелеге карашынча, октябрьгә планда “нульдән” башланган эшләр. Каркас белән эшне төгәлләп, бизәкләүгә күчүне ел ахырына ниятләп торалар.

− Быел без бер нәрсәне чынлап җитешмәячәкбез, ул да булса, бассейн касәсен тутыру. Анысы майга калыр, ахры. Мартта бассейн мәйданын чистартуга, киптерүгә керешәчәкбез.

“Татэнергоремонт” җитәкчеләре әйтүенчә, күпсанлы кыенлыклар аркасында, төзелешне башка урынга күчерү мәcьәләсе дә каралган булган. Шулай да, шәһәр башкарма комитеты белән озак сөйләшүләрдән соң, мунча урынын 11 микрорайонда калдырырга хәл иткәннәр.

Инвестор әлеге объектны 2020 елның июлендә тапшырырга вәгъдә итә. Корылма ике каттан торачак, анда сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтелер, төрле сауналар (рус мунчасы, төрек хамамы, фин саунасы) булыр дип көтәләр, әмма үзәкнең иң мөһим өлеше ел әйләнәсендә эшли торган бассейн булачак. Проектның гомуми бәясе – 150 миллион сум.

Өстәп шунысын да әйтик, Алабуганың әлеге үзәге Татарстандагы мунча комплекслары челтәренең бер өлешенә әверелергә тиеш. Алабугадан тыш, шундый ук мунчалар Бөгелмәдә, Яр Чаллыда, Түбән Камада барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев