Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәрвакыт әзер тор

Алабугада өч көн рәттән Бөтенроссия командалы штаб өйрәнүләре булып узды. Анда язгы ташу яисә табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр очрагында үтәлергә тиешле гамәлләр каралды.

Өйрәнүләр бөтен республика буйлап өч этапта үтте. Беренчесе,16 апрельдә булганы, югары әзерлек таләп иткән очракка багышланган иде, су басу яисә янгын куркынычы зур булган чорда килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне юк итү өчен барлык көч һәм чараларны тупларга өйрәнделәр. Икенче өлеше 17 апрельдә оештырылды – прошла эвакуация людей из условно затопленных домов села Поспелово авылында шартлы рәвештә су баскан дип алынган йортлардан кешеләрне күчерделәр. Өченчесе йомгаклау этабы булды. Ул үткән атнаның пәнҗешәмбесендә узды. Анда катнашучылар Колосовка юлында шартлы янгын белән көрәште. Сценарий буенча, коры үләнгә ут капкан, аның торак пунктка үрмәләү куркынычы бар.

– Алабуга районында урмандагы янгыннарны сүндерүгә, янгын сакчылыгыннан тыш, 15 апрельдән ике янгын станциясе эшләтелә. Алар “Түбән Кама” милли паркында һәм Алабуга урман хуҗалыгында. Алар шулай ук тәүлек буе хезмәттә. Бүгенге укуларда 10 берәмлек махсус техника, урман янгынчылары һәм башка махсус хезмәтләрдән 50дән артык хезмәткәр   җәлеп ителде, – дип билгеләп үтте 75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлаганнан соң, кием һәм тиешле кирәк-яракны барлагач, янгын белән көрәшүчеләр төркеме гамәли эшкә кереште.

Евгений Шумилов сүзләренә караганда, өйрәнүләрнең төп максаты – янгыннарны сүндерүгә юнәлдерелгән көч һәм чараларны куллану мөмкинлеген сынау, шәхси составның куйган бурычны җиренә җиткереп үтәүгә әзерлеген тикшерү.

– Әлеге өйрәнүләр барышында коткаручылар һәм янгынчылар куйган бурычны үтәделәр, – диде Евгений Шумилов.

Мондый чаралар төрле куркыныч хәлләр килеп чыккан очракта бар көчне туплап, вакытында карар кабул итү мөмкинлеген тикшерергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев