Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабан туен көтәбез

Алабугада Сабан туе 8 июньдә “Мәйдан” шәһәр тамаша үзәгендә (элекке Яшьләр стадионы) булачак. Ул ипподромда ат чабышларыннан башлана.

“Мәйдан” шәһәр тамаша үзәгендә Мәйданда иртәнге сәгать уннан балалар өчен мәйданчык эшли башлаячак. Биредә ел да яшьләр өчен спорт мәйданчыгы һәм авыл йортлары урнаша. Һәрвакыттагыча бәйрәм сәүдәсе оештырыла.

Сабан туен ачу тантанасы сәгать 11гә билгеләнгән. Анда кыр батырларын бүләкләү көтә. Шунда ук “Кентавр” атлы спорт мәктәбе чыгышын күрергә булачак. Бәйрәм концертында исә эстрада җырчысы Данир Сабиров, шәһәр Мәдәният сарае, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте коллективлары, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Моңлы Чаллы” Җыр театры катнашачак. Алабуга районы муниципаль  конкурсы  Сабантуй сылуы-2019”да җиңүче дә билгеле булыр. Сабан туеның төп батырларын алкышлау кичке сәгать дүрткә ниятләнгән. Бәйрәм чаралары кичке тугызга хәтле планлаштырыла. Программада татар эстрада артистлары һәм Казаннан чакырылган диджей катнашында яшьләр Сабан туе.

Бөйрәм көнне иртәнге сигездән шәһәрнең Казан урамында (Спас урамыннан Говоров урамына кадәр), Гассар урамында (Нефтьчеләр проспектыннан Олы  Покров урамына кадәр), Спас урамында (Казан урамыннан Олы Покров урамына кадәр), Яр буе урамында (Спас урамыннан Иван Шишкин һәйкәленә кадәр) хәрәкәт чикләнә. Моннан тыш, Шәһәрлек урамы буенча (Нефтьчеләр проспектыннан  Казан урамына кадәр), Яр буе урамы буенча (Казан урамыннан Иван Шишкин һәйкәленә кадәр), Говоров урамы буенча (Иван Шишкин һәйкәленнән Нефтьчеләр проспектына кадәр) бер яклы хәрәкәт урнашачак. Нефтьчеләр проспектыннан Гассар урамына уңга борылыш тыелачак. 7-20 сәгатьләрдә Алабуга урамнарында 12 вакытлыча куелган юл билгесе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев