Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Сабыйларны яратканга, һөнәремне балалар бакчасы белән бәйләдем»

27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

«Салават күпере» балалар бакчасының исеме үк күңелгә ниндидер шатлык өсти, якты хисләр уята. Менә инде күп еллар дәвамында, милли тәрбия һәм белем бирү учреждениесе буларак, ул үзенә йөрүче сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен һәр көнне ишекләрен киң ачып каршы ала. Әлеге балалар бакчасы безнең тарафтан очраклы гына сайланмады, чөнки алар безнең белән һәрдаим хезмәттәшлек итә. Моннан кала, биредә милли тәрбиягә зур өстенлек бирелә. Балалар ишекләрне ачу белән үк милли мохиткә эләгә, саф татар телендә сөйләшүче тәрбияче апалары аларны елмаеп каршы ала. 
Тәрбияче булу өчен, балаларны ничек бар, шулай ярату кирәк, мөгаен. Балаларны яратуы Ләйсирә Сираеваны балалар бакчасына китергән дә инде. Быел ул мәктәпкә әзерлек төркемендә, «Салават күпере» балалар бакчасында ун ел эшли.
— Һәрбер сабый миңа үз баламдай якын, — дип сүзен башлады ул. — Сабыйларны яратканга, һөнәремне балалар бакчасы белән бәйләдем. Эшемне бик яратам, кечкенәләр белән эшләү тагын да кызыграк. Аларның матур итеп сөйләшүләре, сиңа ышаныч белән караулары рәхәтлек бирә. Тәрбиячеләр — күңелләре белән һәрчак бала булып калучы кешеләр. Һөнәрем миңа даими рәвештә балалык, әкият һәм фантазияләр дөньясында булу мөмкинлеге бирә. Төркемеңдәге шат балаларны күргәндә, үз һөнәреңнең әһәмиятен бигрәк тә ачык аңлыйсың. Көн дәвамында күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Менә шундый күңелле безнең хезмәт! — ди тәрбияче.
Алабуга районы Илмәт авылында гомер итүче Асия һәм Рафис Гатауллиннар төпчек кызларында кечкенәдән үк укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияли. Мәктәптән соң, Ләйсирә Чаллының педагогия институтына юл тота. Укып бетергәч, тәрбияче булу теләге өстенлек ала, һәм ул «Салават күпере» балалар бакчасына эшкә керә.
— Күземә генә карап торучы нәниләр янына килеп кергән көнем бер дә онытылмый. Фәрзәния апа Хисмәтуллинаның кечкенәләр төркеме иде ул. Аның балалар белән йомшак кына сөйләшүе, идәнгә утырып, алар белән бергә уйнавы, еласалар, матур сүзләр әйтеп юатуы, барлык сорауларына җавап табуы — минем монда дөрес килгәнемне аңларга ярдәм итте, алга таба этәргеч булды. Шуклыклары да булмый калмый иде, әлбәттә, ләкин ул тавыш күтәрмичә генә аңлата, вакыт-вакыт һәр баланы сөеп, яратып китә иде, һәрберсенең йөрәгенә ачкыч таба белде. Бу сыйфатларны үземдә дә булдыру теләге көчле булды, — дип искә ала ул.
Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк, дигән төшенчә бар. «Салават күпере» балалар бакчасы бу өлкәдә зур эш алып бара. Балалар тәрбияләү белән беррәттән, Ләйсирә Рафис кызы төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, чараларда бик теләп катнаша, кыскасы активист.
— Балалар бакчасында милли тәрбия бирү — безнең төп бурычыбыз. Бакчада һәрдаим милли йолаларга, татар язучылары иҗатына багышланган чаралар үткәрелә. «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Сабантуй» һәм башка бәйрәмнәр — шундыйлардан. Әлеге чараларда әти-әниләр дә актив катнаша. Ул яктан мин аларга бик рәхмәтле, яшь булуыма карамастан, без бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп эшлибез, беркайчан авыр сүз әйткәннәре булмады, — ди Ләйсирә Рафис кызы.
Районыбызда никадәр балалар бакчасы бар, һәм аларда күпме тәрбияче эшли! Форсаттан файдаланып, без аларның һәммәсен дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Шушы якты бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, иминлек, катлаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар телибез.

Фото Ләйсирә Сираеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X