Сагынабыз сине, Тәскирә апа
Тәскирә Бари кызы Шәрипованың вафатына да инде 7 елдан артык вакыт узып киткән. Үтә шул гомер дигәнең.
Әле кайчан гына Татарстан, Русия, элекке СССР киңлекләрендә демократия җилләре исә башлап, анда яшәүче милләтләргә телләрен вә диннәрен һәм башкасын кайгыртырга мөмкинлек тудырылгач, ул Алабугадагы милли лидерлар белән беррәттән халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, алны-ялны белмичә тырышып йөргән иде. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында Миңнәхмәт Әдһәмов, Рәфыйкъ Мәхмүдов, Фәрит Фәттаховлар белән бергәләшеп, шәһәребездә 1, 2 нче татар гимназияләрен, 11 нче татар мәктәбен ачтыру, татар балалар ясле-бакчаларын булдыру өчен Тәскирә апага да бик күп инстанцияләрнең бусагаларын таптарга, рәсми органнарны моның кирәклегенә ышандырырга туры килде. Сабантуйлары, Нәүрүз бәйрәме, Рамазан һәм Корбан гаетләре һәм башка чараларны оештыруда да ул башлап йөрде. Алабугадагы һәм Казандагы Казан ханлыгының бәйсезлеген яклап шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухын яд иткән Хәтер көннәре дә аның катнашыннан башка узмады. Тәскирә апа мәркәзебез Казанга милләтпәрвәрләрне берничә автобуста алып баруның әмәлен таба торган сирәк шәхесләрнең берсе иде. Ул оешма-предприятие җитәкчеләренә кереп гозерен белдерә һәм, ни гаҗәп, аны берсе дә буш кул белән борып чыгармый иде. Бигрәк тә 2001 елның 15 октябре хәтергә нык уелып калган: ул чагында милли лидерыбыз дистәдән артык автобус сорап ала алды (хәтта бер автобусны мин фәкыйрегез файдалануына бирде һәм миңа Морт урта мәктәбенең ул чагындагы директоры Кадрия Хөсәен кызы белән өлкән сыйныф укучыларын Казандагы Хәтер көненә алып бару насыйп булды) һәм 400дән артык пединститут студентлары һәм алабугалылар иркенләп изге вә кирәкле чарага барып кайттык.
Тәскирә Шәрипова 1959 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлап, 40 елдан артык гомерен шушы уку йортында эшләүгә багышлаган. Ул гади лаборанттан башлап, кабинет мөдире, укытучы һәм өлкән укытучы булып хезмәт куеп, күп йөзләгән студентка аң-белем бирә һәм аларны зур тормыш юлына чыгара. Һәртөрле вузара конференцияләрдә, семинарларда катнашу һәм чыгыш ясауларының исәбе-саны юк. Аның укыган лекцияләре, ясаган докладлары һәм язган мәкаләләре төрле саллы җыентыкларда да дөнья күргән.
Тәскирә Бари кызы гаиләдә кайгыртучан ана да була. Әүвәл өлкән кызы Роза буй җиткереп, мөстәкыйль тормыш юлына аяк баса, кияүгә чыгып, ире Мирзанур белән бер кыз һәм ул үстерәләр. Икенче кызлары Наилә башка милләт кешесенә тормышка чыгып, әти-әнисенә заманында бераз уңайсызлык китерсә дә, Тәскирә ханым ихтыяр ныклыгы күрсәтә. Ахырда кияүләре Анатолий ислам диненә күчеп, Тәлгать исеме ала, ә улы Артемга Самат дип исем куштыра. Кияү белән онык гает бәйрәмендә мәчеткә дә бара. Кызлар икесе дә ирләреннән уңып, җитеш, бай тормышта яшиләр.
Тәскирә апа 2 нче татар гимназиясендә беренче татар галимәсе Маһинур Фәйзуллинага музей ачтыруга иреште. Аның тырыш хезмәте һәм ирешкән уңышлары югарыда саналганнар белән генә чикләнми. Иң мөһиме: ул чын мәгънәсендә шәхес, олы йөрәкле Кеше иде. Ул беркайчан, беркемнең дә үтенечен кире какмады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Шуңа күрә аны ТИҮнең җирле бүлекчәсендә дә, кала җәмәгатьчелегендә дә яраттылар, якын иттеләр. Рәсми даирәләрдә дә милләт гаме белән яшәүче ошбу шәхесне хөрмәт иттеләр һәм еш кына аның тәкъдимнәренә колак салдылар. Шундый фидаи затларга кытлык кичергән хәзерге тотрыксыз заманда Сезнең кебекләрнең кирәклеге үзен аеруча ачык сиздерә. Сагынабыз Сезне, Тәскирә апа, бик тә юксынабыз.
Бер төркем фикердәшләре һәм көрәштәшләре исеменнән
Фирдәвес Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев