Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салкыннарга әзерме сез?

"Бурдан кала, уттан − юк", дигән әйтем бар. Кышкы суыклар җитүгә, без җылыткычлар куллана башлыйбыз, иске мичләрдән файдаланабыз, шуңа күрә ут чыгудан сак булырга кирәк.

− Янгынның төп сәбәпләре: ут белән саксыз кылану, электр җиһазлары һәм мичләрдән дөрес файдаланмау, − ди Морт авылының янгынга каршы аерым пост башлыгыгы Зиннур Гарипов.
Вакыйгаларны тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак йортлар секторында салкыннар вакытында ут чыгу очраклары арта. Моны булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармака кирәк:
- электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш җылыткычларын караучысыз калдырмагыз;
- электр җиһазлары һәм электр үткәргечләренең төзеклеген тикшереп торыгыз, электр-монтаж эшләрен мөстәкыйль башкаруга алынмагыз;
- бер розеткага берьюлы берничә электр куллангычны тоташтырып, электр челтәрен кирәгеннән артык эшләтмәгез.
− Янгыннар еш кына өйдәге, мунча һәм сауналардагы мичнең дөрес эшләмәве аркасында барлыкка килә. Мич такта стенага яисә аралыкка терәлеп торырга тиеш түгел. Алар арасында мич биеклегендә һава аралыгы калырга тиеш. Мич утырмасынга, һәм ярыклар хасил булмасынга, аның фундаменты булырга тиеш. Аны сылап, агартып торырга кирәк. Мичнең капкачлары, мич алдына зурлыгы 0,5х0,7 метрдан да ким булмаган җәелгән калай булуы мөһим. Каты салкыннарда мичнең артык кызуына юл куймагыз. Мичне якканда, из кабынучан сыеклыклар кулланмагыз, аны караучысыз калдырмагыз, − дип киңәш итә пост башлыгы.
Газ җиһазлары төзек булмаудан да ут чыгуы бар. Әгәр газ исе сизгәнсез икән, шырпы кабызырга, электр яндыргычларын яндырырга яисә сүндерергә, бүлмәгә янып торган сигарета белән керергә ярамый - шартлау һәм янгын килеп чыгарга мөмкин.
− Күбесенчә исереклек хәлендә ут белән саксызлык күрсәтүчеләр аркасында кешеләр һәлак була. "Рюмка - сигарета белән йокыга китү" чылбыры еш кына зур бәлагә китерә: гаеплеләр үзләре генә түгел, аларның туганнары һәм якыннары зыян күрә, матди югалтуларны әйтеп торасы да түгел, − ди Зиннур Гарипов.
Балалар шуклыгы да янгын чыгарырга сәләтле, шуңа күрә ата-ана колагына берничә киңәш:
- балаларга янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгез;
- куркынычсызлык таләпләрен үтәүдә үзегез үрнәк күрсәтегез;
- шырпы, зажигалка, шәмнәрне балалардан ерак яшерегез;
- мичләрне, газ һәм электр приборларын балаларга мөстәкыйль яндырырга кушмагыз;
- балалар учак якмасын, тикшереп торыгыз;
- өйдән чыкканда, балаларны күзәтүчесез калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев