Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саналыр чак җитте, яки безнең хәбәрчебез ничек сан алучы булды

Бүген бөтен ил буйлап зәңгәр жилетлы һәм шарфлы, планшет тоткан кешеләр өйдән-өйгә йөри, алар – сан алучылар. Эшләре нидән гыйбарәт, хәбәрчебез шуны үзе күреп кайтты.

Эш көне тәмамлангач, кичен сан алучы Марина Косинцева белән без берничә адрес буйлап киттек. Дөресен әйткәндә, бераз дулкынлану бар иде: кешеләр ничек каршы алыр? Эштән соң күбесе арыган була, әңгәмәгә әзер дә түгелләрдер, ләкин Марина безне тынычландырырга ашыкты. Аның сүзләренә караганда, аның хезмәтенә тыныч карыйлар, нигездә, тупас җавап бирүче юк.
− Фатирлар буенча бу атнада, дүшәмбедән йөри башладым. Башта үзебезнең йортта булдым. Күршеләребез белән танышып чыктым, алар мине яхшы каршылады. Янәшәдә генә якташлар яшәвен белдем, мин үзем Үзбәкстаннан, − ди ул.
Шулай икәүләп Төзүчеләр урамындагы бер йортка киттек. Марина Косинцева участогында барлыгы 330 фатир урнашкан. Берничә атна дәвамында аларның һәрберсен йөреп чыгасы. 
− Домофонга шалтыратып, кем икәнлегеңне, нинди максат белән килүеңне әйтергә кирәк, − дип аңлата сан алучы.
Беренче подъездга якынлашып, беренче фатирга шалтыратабыз: домофон эшләми, тәрәзәдә ут янса да, ишек ачучы юк. Башка фатирлар төймәсенә басабыз. Берәүләр коронавирустан курка, икенчесендә бер ир-ат сан алуда катнашуның мәгънәсен күрмим, ди.
− Шулай да була, − ди Марина елмаеп. — Мин алар янына башка көнне барырмын, әлегә әйдәгез киләсе подъездга кереп карыйк.
Биредә ачык күңелле кешеләр туры килде. 
− Бүген генә уйлап куйган идем, "Дәүләт хезмәтләре"ндә сан алуны үтәргә кирәк булыр дип. Менә үзегез дә килеп җиттегез. Фатирга узыгыз, салкын подъездда тормагыз, − дип каршы алды Юлия Ермолаева.
Ул кызы Диана белән яши. Икесе бергә, көлеп һәм шаярып сорауларга җавап бирделәр. Сан алу битендә барысы 30дан артык сорау, алар ил халкының яшәү шартлары турында гомуми күренешне күзалларга мөмкинлек бирә. Аларга җавап бирү 15 минут вакытны ала.
Әмма монда да ишек ачкан кешеләрнең бөтенесе дә вакытларын безнең белән үткәрергә теләде дип әйтеп булмый. Кайберәүләр онлайн үтәрбез дип калды.
− Онлайн рәвештә уңайлы. Ул төгәлләнгәч, һәркем махсус QR-код ала, без аны махсус сканер ярдәмендә исәпкә алабыз. Бу безгә дә, саналучыларга да җайлы, вакыт янга кала, − ди Марина Косинцева. 
Берничә фатирны йөреп чыккач, без таралыштык. Бу тәҗрибә өчен без Маринага рәхмәтлебез, сан алучы ролендә булу кызыклы, әмма бу эшкә кайберәүләрнең тиешенчә аңлаешлы караш күрсәтмәүләре кызганыч, бу исә сан алучының эшен арттыра. 
Әйтергә кирәк, сан алучылар алабугалыларның фатирлары һәм йортлары буенча 14 ноябрьгә кадәр йөриячәк. Онлайн узарга мөмкинлек булмаса, сезгә кадәр килеп җитүләрен көтәсегез килмәсә, сан алу участокларына барырга була. Аларның адресы: Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 1нче йорт, һәм Нефтьчеләр проспектындагы 44б йорт (КФҮ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X