Сәхнәбезнең хан кызы
Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Илүсә Хуҗина әтисе ягыннан Дөм-дөм авылы белән бәйле.
Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Илүсә Хуҗина — кайсы сәхнәдә, кайсы илдә генә җырласа да, милләтебезнең рухи куәтен күрсәтә алырлык, дәрәҗәсен күтәрерлек җырчы.
Аксыл-сары чәчләре иңнәренә сибелгән, нәфис кенә буй-сынлы шушы кыз баланың күңеле тулы милли моңнарыбызны киләчәккә илтүче икәненә беренче карашка ышанырлык та түгел. Андерсен әкиятләрендәге патша кызларын хәтерләтә ул. Ләкин сәхнәгә чыгып басуга, нәфис матурлыгы ниндидер кырыслык белән өретелгән ауропача туташ чып-чын татар кызына, юк, хан кызына әйләнә дә куя! «Әзифә»не, «Сәхралар»ны тыңлаганда, аның тавышыннан йөзләгән, меңләгән нәни кыңгыраучыклар чыңлавы, тау күкрәгеннән агып чыккан иң моңлы чишмәнең челтерәве агыладыр кебек. Ә «Кара пулат»тан Нәргизә ариясен җырлаганда, бу кадәр хәсрәтле гүзәллекнең ут эчендә калган манарадан күккә ашасына бөтен йөрәгең белән инанасың...
Моңлы тавышлы, халкыбыз җырларын йөрәге аша үткәреп суза торган җырчылар авылда, табигатькә якын җирдә туып үсә. Ә менә Илүсә — шәһәр кызы, Чаллыда туган, аннары әти-әнисе Алабугага күченә. Илүсә шунда үсеп буй җиткерә. Әти-әнисе дә — гади эшчеләр, чыгышлары белән авылдан булган чын татар кешеләре. Гаиләдәге ике кыз бала туган телебездә сөйләшеп, шәһәргә гастрольләр белән килгән татар театрларының тамашаларын калдырмый карап үсә. Җәйләре исә авылда уза — әнисе ягына Сарман районының Карашай-Саклау авылына, әтисе ягына — Алабуга районының Дөм-Дөм авылына кайталар. Исемнәре үк җыр кебек яңгыраган шушы авылларның чишмә суын эчеп, һавасын сулап үс тә, җырламыйча түз, имеш. Җыр-биюгә әти-әниләре дә һәвәс, кызларының музыкага тартылуын да хуплыйлар. Әле музыка мәктәбенә кергәнче үк, әнисенең әбисе — дәү әбисе Әнвәрниса Илүсәгә музыкадан беренче белемне бирә: әниләре эштә вакытта, оныгына көн саен бер яңа җыр өйрәтә. Баланың вакыты да заяга узмый, күңеле дә байый!.. Кичләрен әти-әнисенә үзе өйрәнгәнне җырлап, кечкенә генә концерт куя.
Җырчының остазлары
Әнвәрниса әбисен җырчы беренче остазы дип саный. Аннары — музыка мәктәбе. Укытучылары да анда татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияли. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, кайсы юлны сайлау хакында гаилә белән киңәшә Хуҗиннар. Әнисе — Алабуга педагогика институтын тәмамлаган татар теле укытучысы, кызын да шул юнәлештә үстермәкче дә бит, Илүсәнең күңеле музыка дөньясына ныграк тарта. Аңа каршы төшмиләр, тик әтисе кисәтә: шушы юлдан китәсең икән, соңыннан зарланасы түгел... Шул чакта кабул ителгән карары өчен беркайчан да үкенми туташ. Хәер, педагогикага киткән булса да, музыка, вокал белән бәйле белгечлек сайлар иде ул.
Шулай итеп, Илүсә Казан музыка көллияте шәкерте була. Дүрт уку елы бик тиз узып китә. Гомумән, барлык яшь башкаручыларга да ул нәкъ менә музыка көллиятенә барырга киңәш итә, чөнки анда укучы белән чын-чынлап шөгыльләнәләр, дип саный. Илүсә Клара ханым Хәйретдинова классында укый. Фольклор белгечлеге буенча аңа Венера ханым Гәрәева белем бирә. Көллияттә ул академик вокалда түгел, ә халык музыкасы бүлегендә укый.
«Яхшы укытучыга эләгү — отышлы билетка тап булу кебек ул, миңа бу мәсьәләдә бәхет елмайды» — дип көлемсери җырчы. Остазлары турында сөйләгәндә, яшькелт күзләре тагын да җылынып китә. Чыннан да, үз остазыңны табып, аның белән бер уйда булып белем алу җырчының һөнәри формалашуында бик мөһим. Ике укытучысы да — үз эшләренә искиткеч бирелгән шәхесләр. Соңгы курсны тәмамлаганда, кыз академик вокал белән кызыксынып, укуын консерваториядә дәвам итү хыялы белән яна. Әлбәттә, бу карарны кабул итүдә Клара ханымның өлеше зур була. Халык җырларын күңеленә сеңдереп үскән кыз балада ул саклык белән генә академик вокалга да мәхәббәт уята, дөрес репертуар сайларга ярдәм итә. Илүсә консерваториягә кергәч тә, Клара ханым классына туры килә — остаз алыштыру кебек четерекле мизгелләрне кичерергә туры килми аңа. «Клара апа — минем өчен әниемнән кала икенче кеше! Ул мине шулкадәр якын итә, гомумән, барлык шәкертләре өчен дә бертигез борчыла! Кайвакыт телевизордан чыгышымны күрә дә ачулана: нигә миңа килмәдең, бу әсәрне икәү әзерләсәк, тагын да яхшырак җырлый аласың бит, ди»... Икенче остазы Венера Хәсән кызын ул үзендә халык җырларын башкарырга зур мөмкинлекләр ачты, дип саный. Аның арабыздан китүе Илүсә өчен бик зур югалту була. Остазының ачыклыгы, олы йөрәкле булуы хакында, аны бик сагынуы хакында сөйләгәндә, күзләренә тирән сагыш тула...
Алманиядә
Көллияттә алган нигезле белеме консерваториядә укыганда бик ярдәм итә. Биш ел опера студиясендәге проектлар, чыгышлар, конкурслар белән үрелеп үтә. Илүсә үзенең һаман да укып туймаганын аңлый: аңа Ауропаның вокал мәктәбе кызык һәм ул, бәхетен сынап карар өчен, Германиягә китәргә була. Кёльн шәһәрендә урнашкан, Җыр һәм бию югары мәктәбе дип аталган университетка керергә җыена. Бирегә Азия, Кытай, Кореядән бик көчле яшьләр килә. Кыз кабул итәрләр дип әллә ни ышанмый да.
«Беркайчан да беркемнән дә берни көтмим мин. Кечкенәдән үк, төрле бәйгеләргә барганда, артымнан әнием ияреп йөрмәде, сумкамны тутырып бирә иде дә, вәссәлам, яхшы җырлап кайт, кызым, дип озатып кала иде». Монда да бары тик үз көченә, үз талантына гына таянып булганын аңлый ул. 86 кеше арасыннан нибары алты кешене сайлап алалар. Алман укытучылары күңеленә аның экзотик тембры хуш килә, күрәсең. «Миндә — татар мәдәнияте, ул тавышта гына түгел, калебтә, интеллектта да, алар моны күрде, тойды һәм кызыклы дип тапты», — дип искә ала җырчы. Укырга кабул ителә, ә телне белми диярлек. Дөрес, тугыз ел элек мәктәптә алман телен укыганнан нәрсәдер калган, тик кулланылмагач, онытылып беткән. Тиз арада искә төшерергә, өйрәнергә туры килә — остазы Фрау Кунц аны опера студиясенә кастингка җибәрә. Анда исә студентлар бездәге кебек тыйнак кына концерт вариантындагы опералар куймый, ә оркестр белән, костюмнар белән зур масштаблы проектлар чыгара. Кастингка бик теләп тә бармый кыз, ләкин аны рольгә алалар. Шушы проектта катнашу аңа телне тизрәк үзләштерергә ярдәм итә, өйрәнми хәлең юк, кеше белән аралашырга, режиссерны, дирижерны аңларга кирәк.
Әсәр — алман телендә, матур көйле классик әсәр дә түгел, ә заманча композиторның ни көе, ни моңы юк дигәндәйрәк иҗат җимеше. Укуның беренче елында шушы барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Үз илендә, үз телендә җырлап күнеккән татар кызы өчен бер сынау була бу. Тик ул сынатмый. Укуның икенче елында инде Моцарт операсын куялар, анда Илүсәгә төп рольне бирәләр. Берьюлы ике состав әзерлиләр, аннары премьерада кем җырлаячагын сайлыйлар. Татар кызына тагын бәхет елмая. Алманиядә уку елларында төрле илләрдән килгән җырчылар белән аралашу, төрле ил режиссерлары, дирижерлар белән эшләү, әлбәттә, кыйммәтле тәҗрибә була. Төрле проектларга чакырып торалар, ләкин күңел дигәне гел Казанга ашкына һәм Илүсә үзенең нәкъ менә шунда яшәргә теләвен таный.
Аның өчен татарча җырлау мөһим! Европада яшәргә була, башка барлык телләрдә җырларга була, ләкин аның калебе, күңеле өчен татарча җыр кирәк!
Магистратураны тәмамлаганда, чыгарылыш курсы сольный концерт бирергә тиеш. Анда ул Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсыннан Нәргизә ариясен җырлый. Комиссиягә алдан тәрҗемәне тапшырасың. Әсәр аларга бик ошый. Син татарча үзгә хис-тойгылар белән башкарасың, бу аерылып тора, диләр.
«Кара пулат»ның көче
Казанга кайткач та, Илүсә Европа белән араларны өзми, төрле проектларда катнашуын дәвам итә. Казанда Эльмир Низамов белән ун елга сузылган иҗат дуслыгы нәтиҗәсе булып узган ел ахырында «Сихри моңнар» дип аталган уртак альбомнары да чыкты. Ул әсәрләрне хәзер барлык музыкаль платформалардан тыңлап була. Альбомны тәкъдим итү «камерный» рәвештә генә үтте. Әлбәттә, зур залга тамашачы җыеп, концерт рәвешендә дә оештырып булыр иде, ләкин барысы да финансларга барып терәлә шул...
«Чын иҗат белән шөгыльләнү — бик кыйммәтле гамәл. Студия, аранжировкалар яздыру, авторларга түләү... Шуңа күрә дә альбомны эшләү озакка сузылды. Бу бер көнлек яисә бер еллык кына да эш түгел. Аның безгә кадере дә зур», — ди җырчы.
Үткән ел аның өчен бик тә тыгыз, вакыйгаларга, кичерешләргә бай булды. Җиде ел элек җырланган «Кара пулат» яңадан сәхнәгә кайтты. Бу — җырчы өчен дә зур вакыйга, чөнки анда җырлаячагы нибары бер ай калгач мәгълүм булды. Бер айда опера куймыйлар. Җитмәсә, партияләрне җырлаудан тыш, артистлар бөтен спектакль буена биергә тиеш. Һичнигә карамастан, Илүсә ризалашты һәм яңа состав, яңача караш белән операны сәхнәгә күтәрергә тотындылар. Беркайчан да биемәгән җырчыларны бер ай эчендә биергә дә өйрәттеләр. Күрәсең, туган телебездә зур әсәр иҗат итәргә теләк, ихтыяҗ шулхәтле көчле булган. Май аенда опера биш көн рәттән тамашачыга тәкъдим ителде. Бер җирдә дә, беркайчан да биш көн премьера куймыйлар. Ә монда бер үк солистлар биш көн буе сәхнәдә яшәде һәм янды...
Җәй көне спектакльне Болгарда күрсәттеләр. Авторның да, Минтимер Шәймиевнең дә хыялы тормышка ашуы иде бу: сихри кич, кабатланмас мизгелләр... Кара Пулатның үзе янында әсәрне җырлау икеләтә хисләндерә, андагы энергетика! Спектакль көнне күктә тулган ай балкып, кара төнне яктыртты. Болгар кызы Нәргизә-Илүсәнең «Сүндермәгез кайтавазын мин җырлаган җырларның...» дип хәсрәтләнүе хәтер катламнарын уятты, онытылган кайгыларны, онытылган горур чакларны әрнетеп искә төшерде... Дошманнарга, имансызларга баш бирергә теләмичә, милләтемнең утларда янган барлык кызларының тавышы, дәшүе булып кабул ителде ул...
Хыялларга таба
Илүсә бүген рәсми рәвештә Зур Концерт залында башлап җырлый. Төрле проектларда катнаша, яңа җырлар яздырырга да өлгерә. Барыбызның да хыялы — милли музыка театры хакында фикере белән кызыксынам.
— Бар эстрада, бар опера сәнгате. Тик аларның уртасында бүген чоңгыл, уртасы буш. Шушы ике ярны кушар өчен Музыка театры кирәк! Операны аңлау өчен, аны тыңлап тәрбияләнергә кирәк. Элек бит Сәйдәшнең, Җәүдәт Фәйзинең музыкаль спектакльләре гөрләп барган, аларны бүген дә сәхнәгә куярлык. Яшь композиторларыбыз да үсеп җитте: шушы көннәрдә Зур концерт залында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсының премерасы булды, искиткеч әсәр! Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы, «Кара пулат» операсы бар. Бик талантлы композитор, дирижер Ильяс Камал әсәрләре бар. Мондый талант ияләре булганда, безнең халыкның Музыка театрына ихтыяҗы бик зур. Ул театрга тамашачы да бик кызыксынып килер иде. Гомумән, милли репертуарыбыз Европа тамашачысына да кызык булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки анда яңа сулышка ихтыяҗ зур. Европа илләрендә вокалистларның төрле конкурсларында катнашырга туры килде, һәрвакыт татар җырларын да башкара идем, чөнки үземнең мәдәни кодымны җиткерергә телим. Верди, Моцарт, Шуман әсәрләре белән беррәттән, татар җыры да яңгырый. Нихәтле яхшы башкарсам да, тамашачы Моцарт әсәре турындагы фикерен әйтергә яныңа килми, ә «Бөдрә тал», «Әллүки»ләрне җырлап чыккач, ничек җанлану сизелә! «Бу нинди тел? Тәрҗемәсе ничек?» — дип кызыксыналар, хисләнәләр. Шушы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: татар операсы Ауропада бик зур уңышка ирешер иде. «Кара пулат»мы, «Алтынчәч»ме — алар үзенчәлекле, аларның үз юлы бар. Бүген чын талант ияләре дөнья күләмендә дә күп түгел. Шундый берәмтекле талантларның Казаныбызда булуы — зур бәхет, республикабыз өчен зур казаныш...
Эльмира СИРАҖИ
(Язма «Мәдәни җомга» газетасыннан алынды)
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев