Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сентябрь аеннан электр энергиясе өчен ОДН фатир мәйданына карап исәпләнә

Моңа кадәр ул фатир эчендә тотылган электр энергиясенә пропорциональ билгеләнә иде. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә "Татэнергосбыт" ААҖнең Алабуга бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Лукоянов сөйләде.

Яңа кагыйдә буенча ОДН өчен түләүләр торак һәм торак булмаган мәйданнар арасында тигез бүленәчәк. Димәк, әгәр моңа кадәр сезнең йортыгызда урнашкан кибет яки офис ОДН өчен түләүләрдән читтә калып килсә, хәзер бу исәпләүләр тигез бүленәчәк. Фатирга туры килүче ОДН күләмен бер бүлмәле фатир мисалында санап карыйк. Мәсәлән, йортта төрле мәйданлы 4 фатир урнашкан. Фатирлар 30, 45, 55 квадрат метрлы. Моннан тыш йортта 70 квадрат метр мәйданны биләүче кибет тә бар. Исәпләү приборлары күрсәткече буенча бу айда әлеге йорт 40 кВт электр энергиясе сарыф иткән. Һәр кулланучыга туры килүче ОДН күләмен белер өчен йорттагы фатир һәм кибет-офисларның тулаем мәйданын исәплибез:

S = 30+45+55+70 = 200 квадрат метр.

Соңыннан гомумйорт кулланган электр энергиясе тулаем мәйданга бүленә һәм килеп чыккан сумманы үз фатирыңның мәйданына бүләсең.

ОДН = 40/200 х 30 = 6 кВт (30 - фатир мәйданы).

Килеп чыккан сумма фатирга билгеләнгән ОДН була да инде.

Димәк, фатир мәйданы азрак булган саен ОДН өчен дә азрак түлисең дигән сүз.

Болар гомумйорт исәпләү приборлары булган йортларда яшәүчеләргә кагыла. Андый җиһазы булмаган йортлар өчен ОДН норматив буенча исәпләнелә.

- Бу очракта һәр йортның үзенчәлекләре: ничә катлы булуы, домофон, гомумйорт кулланышындагы башка электр приборлары, һ.б. исәпкә алына. Норматив буенча минималь күләм квадрат метрга 0,182 кВт тәшкил итә, диде А.Лукоянов.

Шәхси исәп приборлары күрсәткечен 23нән 25 нче числога кадәр язып алырга һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүчегә шушы айның 26сыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк булуын да онытмаска кирәк.

ОДН һәм аны исәпләү үрнәкләре, белгечләр фикере, счетчикларны яңадан программалаштыру вакыты белән газетаның киләсе саннарында тулырак танышырга мөмкин булачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев