Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сербия фокуслары

Татарстанның ике гаммәви мәгълүмат чарасы белән беррәттән "Новая Кама" газетасы Ford Focus III Wagon автомобилен сынауга "Форд-Соллерс"тан чакыру алды.

Моның өчен Рәсәйнең автомобильләр турында яза торган алдынгы басма хәбәрчеләре белән без Сербиягә юл тоттык. Әлеге чараны оештыручылар тест-драйвны һәм ил белән танышуны берләштергәннәр булып чыкты.

Алдан әйтеп куям, мин автомобильләр турында яза торган журналист түгел, шуңа күрә яңа Ford Focus III машинасын хатын-кыз күзлегеннән чыгып бәяләдем. Ягъни минем өчен машинаның уңайлыгы, матурлыгы һәм ышанычлы булуы - беренче урында. Капот астында ниләр барлыгы турында бер сүз дә юк! Хәзерге заман машина йөртүчесенә боларны белү мөһим дә түгел, моның өчен үз эшенең чын осталары бар, шулай бит?

«Ford Sollers» фокуслары

Белградның Никола Тесла исемендәге аэропорты стоянкасында безне 9 өр-яңа Ford Focus III Wagon машинасы көтә иде. Дөресен әйткәндә, мин "универсал"ларны зурлыклары һәм авырлыклары өчен яратып бетермим. Тик Ford Focus кузовының матурлыгы белән күңелемне шунда ук яулады. Сәяхәт итәргә яратучы гаилә сатып алу өчен машина сайлаганда, "тимер атның" тышкы матурлыгы - өстәмә дәлил.

Чаллыдан килгән коллегам Зөлфия Солтанова белән без журналистлар өчен оештырылган тест-драйвта беренче тапкыр катнашабыз. Шуңа күрә без машиналарны караган арада, тәҗрибәлерәк коллегаларыбыз аларны инде алып бетерергә дә җитешкән. Ә без соң икебез бер машинада булырбыз дип ниятләгән идек! "За рулем" журналы хәбәрчесе Юрий Тимкин утырган машинаны сайларга туры килде. Шулай килеп чыгуның бик уңышлы булуын без соңрак аңладык. Рульдә тәҗрибәле кеше утыргач, әйләнә-тирәне иркенләп тәрәзәдән карап бару бәхетенә ирештек.

Юлда җимерелгән һәм ташланган биналар күп очрады. Ни генә дисәң дә, сугыш һәм НАТО бомбардировкалары Сербия җирендә үз эзен тирән уеп калдырган. Тик тауларга якынрак барган саен матур, төзек шәһәр һәм авыллар күбрәк очрый бара. Авылларда шәхси йортлар нигездә ике катлы, түбәләре балчык чирәп белән капланган. Ишегалларына газон чирәме чәчелгән, клумбаларда - чәчәкләр. Авыл халкы шәхси хуҗалык исәбенә яши. Биредә безнең өчен гадәти булган фермерлык яки авыл хуҗалыгы кооперативлары бөтенләй юк диярлек. Монда һәр гаиләнең үз җир биләмәсе бар, анда бөртекле культура, кукуруза үстерәләр, барысы да диярлек терлек (сарык, дуңгыз) асрый. Җирле халык белән аңлашу да җиңел: серб һәм рус телләре бик охшаш, җитмәсә, өлкән буын сербиялеләр рус телен мәктәптә дә өйрәнгән. Серблар - кунакчыл, дустанә халык, гомумән, Россиягә мөнәсәбәтләре яхшы, аны алар өлкән славян туганнары итеп саныйлар.

Кустурицаның авыл фокуслары

Беренче көннең кичендә без Мокра Гора дигән урынга барып җиттек. Танылган Эмир Кустурица монда үзенең "Жизнь как чудо" исемле фильмын төшергән. Бу урыннар режиссерның күңеленә хуш килгәнлектән, аның проекты буенча Мокра Горада Мечавник исемле кечкенә генә авыл барлыкка килгән. Төзүчеләр әйләнә-тирәдән монда өйләр китергән. Гомуми тырышлык белән монда узган гасыр серб авылының көнкүреше булдырылган. Шуңа күрә Мечавникны этнографик авыл дияргә дә була.

Биредә Кустурицаның үз йорты да бар, тик монда ул бик сирәк, фильм төшерүдән ял иткән вакытларында гына була. Авылга режиссерның талантына баш иючеләр, туристлар килә, эре компанияләр монда хезмәткәрләре өчен корпоратив семинарлар үткәрә. Йортларның күбесе заманча җиһазланган номерлары булган кечкенә кунакханә итеп үзгәртелгән. Мондый кунакханәдә яшәү бәясе безне гаҗәпләнергә мәҗбүр итте - тәүлегенә нибары 40 евро, монда иртәнге һәм кичке аш та керә. Алабуга бәяләреннән бу, мәсәлән, очсызрак та.

Кызыклы факт: авылда "Кола" куллану тыелган. Әлеге эчемлекне җитештерүчеләр монда чираттагы семинарга үз вәкилләрен җыйган вакытта да Кустурица фирмасында ясалган сокларны гына эчәләр. Мечавник ясалган соклары чыннан да мактауга лаек: аларны җиләк-җимештән ясыйлар, консистенциясе буенча бу соклар сыек җиләк пюресын хәтерләтә һәм бик тәмле!

Мечавникның бөтен урамнары һәм мәйданнарына Кустурицаның хөрмәт иткән кешеләре исеме бирелгән. Мәсәлән, Никита Михалков һәм Андрей Кончаловский урамнары буйлап йөрергә, ә Марчело Мастроянни урамындагы чәчтарашта чәч кистерергә була. Режиссер "Преступление и наказание" романы буенча фильм төшерергә хыяллана, шуңа күрә бер йортның диварында Федор Достоевскийның зур портреты төшереп куелган.

Авылның, чын булмаса да, үз төрмәсе дә бар. Тимер рәшәткә артында Американың элеккеге президенты Джордж Буш һәм НАТОның элеккеге генсегы Ксавьер Солан портретларын күрергә мөмкин. Югославияне бомбага тотуга булган мөнәсәбәтен Кустурица шулай белдергән. Авыл урамнарында режиссерның фильмнарыннан декорацияләр, ретро-автомобильләр бар. Авылдан ерак түгел тимер юл станциясе урнашкан. Узган гасыр башында төзелгән бу поездны Кустурица фильмнарының берсендә күрергә мөмкин.

Серпантин фокуслары

Тау серпантинына эләгү белән, тест-драйвны ни өчен нәкъ менә Сербиядә уздыруларын аңладык. Сәяхәтебезнең икенче көнендә коробка-автоматлы дизель "Focus"тан без бензинлы "автомат"ка күчеп утырдык. Аерма булса да, артык зур түгел иде.

Сүз уңаеннан, җирле халык тизлекне арттырмый йөрүне кулай күрә. Шуңа күрә бу көннәрдә Сербия юлларында Рәсәй номерлы "Фокус"лар гына зур тизлек белән хәрәкәт итте. Чөнки журналистларга автомобильнең барлык мөмкинлекләрен сынап карарга кирәк иде.

Тау серпантинында Юрий үзенең бөтен осталыгын һәм "Фокус"ның бар мөмкинлеген күрсәтергә булды. Ул машинаны зур тизлек белән бер ягында таш стена, икенче ягында текә яр булган бормалы юллар буйлап куды. Машина үзен бары яхшы яктан күрсәтте, ә менә мин моңа кадәр булмаган көчле тәэсир алдым.

Мин коробка-автоматны яратмыйм, шуңа күрә төшке аштан соң бу машинаны механик коробкалысына алыштыргач, машина сынап карау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска булдым. Машинаның чыгып торучы үзәк консоле (бердәнбер җитешмәгән ягы) уң аякка комачау итә һәм буш араны киметә. Тик утыргычны биеклек буенча яраклаштыргач, монысы да артык сизелми икән. Шулай итеп, машина белән уртак телне без тиз таптык.

Рәсәй сәясәте фокуслары

Ниһаять, Сербиянең башкаласы Белградка барып җиттек. Үзәк Европа һәм Балкан ярымутравы арасында урнашкан бу шәһәр күп мәртәбәләр басып алучыларның максаты булган. Берничә мәртәбә нигезенә кадәр җимерелеп бетеп, янәдән торгызылган. Белградта архитектура күп төрле, шәһәр үзәгендәге серб-византия төзелеш сәнгате үрнәкләре туристлар игътибарын җәлеп итә.

Сербиядә чиркәүләр бик тыйнак, кечкенә итеп төзелгән. Ә менә илнең төп чиркәве - изге Савва соборы зурлыгы белән теләсә кемне таң калдырырлык. Собор берьюлы 12 мең кешене сыйдыра. Безнең гид әлеге чиркәү белән бәйле бер кызыклы факт сөйләде. 90 елларда монда Владимир Путин гыйбәдәт кылган. Ул вакытта Рәсәйдә әле бик үк билгеле дә булмаган кеше ни турында сорагандыр - билгесез. Тиздән ул премьер, ә бераздан президент була. 2007 елда чиркәүгә Дмитрий Медведев килә, озакламый ул президент итеп сайлана. Гид әйтүенчә, узган елда Белградка визиты барышында Рәсәй Премьер-министры Владимир Путин көтмәгәндә маршрутны үзгәртеп соборга кереп гыйбадәт кыла. Путин март сайлауларында җиңде һәм янәдән Рәсәй президенты булды.

Журналистларда әлеге факт зур кызыксыну уятты. Соборга кереп ни турында сорарга теләгәннәрдер - монысы сер булып калды, тик анда без эләгә алмадык. Димәк, бу искиткеч илгә әйләнеп кайту өчен бик яхшы сәбәп бар.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев