Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сергей Рязанов: “Бирегә бала булып киләләр, чын ир-ат булып китәләр”

Алабуга Суворов хәрби училищесында тантаналы төстә чыгарылыш кичәсе узды.

Быел әлеге уку йорты стеналарын 40 курсант калдырып чыкты. Өч ел буе бер түбә астында яшәгән, туганнардай якын дуслар, белем биргән уку йорты, шушы дәвер эчендә икенче әти-әнигә әверелгән мөгаллимнәрдән аерылып, олы юлга кузгалыр вакыт җиткән. Алар бу хәрби училищеда беренче чирканчык алдылар. Бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт советы депутаты полиция генерал-майоры Рафил Ногманов та бар иде, ул чыгарылыш курсантларына аттестат һәм күкрәк билгесе тапшырды.

- 44 ел элек мин үзем бу уку йортын тәмамладым, ул вакытта милиция мәктәбе иде, мөгаллимнәрем дә биредә бүген. Сезнең мәктәптә 5 ел тирәсе булдым, чөнки оныгым да монда укыды, суворовчы тормышын беләм. Чыгарылыш кичәсе белән генә бетми, сезне югары уку йорты көтә, сезнең әле барысы да алда, - диде ул, дулкынлануын яшермичә.

Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин да район башлыгы Геннадий Емельянов һәм шәхсән үз исеменнән курсантларны, ата-аналарны, мөгаллимнәрне бәйрәм белән котлады һәм Алабуга Суворов хәрби училищесы курсанты исемен йөртү горурлык икәнен әйтте:

- Шушы уку йортын сайлап, дөрес эшләгәнсез. Россиянең киләчәге сездә, сез - булачак офицер һәм генераллар, Туган җиребезнең өмете һәм терәге. Һәрвакыт кенәз Александр Невский кушканча, "Алла көч яклы түгел, ә дөреслек яклы" дип яшәсәгез, беркайчан ялгышмассыз.

Суворовчылар олимпиада, мәсәлән әдәбият буенча "Алтын Руно", һәм төрле халыкара уеннарда актив катнашалар, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. БДИда да яхшы баллар җыйганнар.

- Бүген беренче һәм икенче курслар өчен уку елы тәмамлана, ә өченче курсның чыгарылыш кичәсе. Кадерле әти-әниләр, бу өч ел эчендә сезнең балаларыгыз безнең балаларга әверелде, алар югары дәрәҗәдәге һөнәри әзерлек алды. Бирегә бала булып киләләр, чын ир-ат һәм, иң мөһиме, тормышка һәр яктан әзер булып чыгалар, - дип, уку йорты башлыгы Сергей Рязанов 2017 нче ел чыгарылыш курсантларына һәм аларның әти-әниләренә йөрәктән чыккан теләкләрен җиткерде.

Милиция мәктәбенә нигез салулары өчен, шушы тармак ветераннарына рәхмәт белдерде һәм баш иде ул.

Алар канаты астыннан чыгып китүче курсантларның берсе, Алабугалы Альберт Галләмов уку алдынгысы:

- Биредә белем алу миңа бик ошады, бигрәк тә соңгы курс. Уку тәмам, алга таба Ульяновск гражданлык авиациясе институтында, очучыга укырга җыенам, - дип белдерде.

- Монда бик күп дуслар таптым, без алар белән суворовчы тормышының авырлыкларын кичердек. Кызганыч, күбесе ЭЭМ линиясен сайлаганлыктан, алга таба укуны бергә дәвам итеп булмый, - диде ул.

Альберт монда белем алып сабырлыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәнүенә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш мәктәбен үтүенә һәм әти-әнисенә рәхмәтле.

Улларының чыгарылыш кичәсенә горурлык белән бар гаиләсе килгән иде.

Суворовчыларның гади укучыларныкы кебек каникуллары, моннан тыш, яхшы укучыларның шимбә көнне бер тәүлеккә өйгә кайту мөмкинлекләре бар, ә чит төбәкләрдән килүчеләр исә төркемдә укучы дусларына барырга ышаныч кәгазе язып, китә ала.

Николь храмыннан протоиерей Геннадий һәм Алабуга районы имам- мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов курсантлар белән бергә дога укыдылар һәм аларга алдагы тормыш юлында уңышлар теләделәр.

Чыгарылыш курсантлары күккә шарлар очырдылар һәм, елдагыча, тәңкәләр ыргыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев