Шагыйрьнең «юлы авыр, ләкин күге аяз»
Мин Фердинант Галиәскәр улы белән танышканда, ул инде Фазыл Шәех булып танылган шагыйрь иде.
Туксан өченче еллар. Аңа кадәр аны Татар иҗтимагый үзәге җыелышларында, Нефтьчеләр йортында үткән җыеннарда күргән, тыңлаган булды. «Чулман» әдәби түгәрәгенә йөрүчеләр турында язарга җыенгач, миңа Фазыл Шәех белән сөйләшергә киңәш иттеләр, иҗат берләшмәсендә ул рәислек итә иде. Фазыл абый иҗтимагый хәрәкәт һәм аның планнары турында, шигырь һәм көй язучылар, үзенең ничек иҗатка килүен бәян итте. Тормышы турында да сөйләп алды.
Утыз яшенә кадәр бар дөньяны бөтен якты төсләре белән күргән Фердинант Шәехов, бик каты салкын тидергәннән соң, күрми башлый. Табиблар грипптан соң күзләреңә зыян килгән диләр.
1993 елда шагыйрьнең «Көзге күкрәү» дип исемләнгән беренче җыентыгы басылды. 1996 елда зуррак күләмле «Дала тулпары» дип аталган шигырьләр китабы чыкты, мин аның кызы Гөлфия белән таныштым, без икебез дә 3нче урта мәктәптә эшләп алдык.
1997 елдан Фазыл Шәех — Татарстан Язучылар Белеге әгъзасы. Һәр урында дөреслек эзләүче, милләтен хөр итеп күрергә хыялланган шагыйрь төннәрен утырып, шигырь яза.
Авылымның ерак чорда калган
Ихлас кешеләрен сагынам.
Аларның күз нуры йөзләремә,
Буйларыма гүя сарылган.
(«Кояшларым туган ягымда»)
Әйе, шигъри җанлы булу өстенә, Фазыл абый туган халкының язмышын кайгыртучы, милләтпәрвәр җан иясе булды. Ул чорда Алабуга шәһәрендәге иҗтимагый үзәккә тупланган кешеләр татар балаларын татарча укытуны кайгыртып, мәктәпләрдә татар төркемнәре ачып, балаларны татар балалар бакчаларына җыю эшен алып барды. Фазыл абый балаларга милли тәрбия бирү яклы булды, татар баласы үз халкының тарихын, әдәбиятен, мәдәниятен, үз телен белергә тиеш дип санады.
16 мартта Алабуганың Үзәк район китапханәсендә, Фазыл Шәехне искә алу өчен, шагыйрьнең тууына 85 ел тулу уңаеннан чара оештырылды. Туган як турында һәм татар китаплары бүлеге китапханәчесе Раушания Вәлиева әйтүенчә, илдә барган вәзгыятьне истә тотып, очрашуны музыкаль чыгышлардан башка гына, түгәрәк өстәл артында уздырырга булдылар. Анда шагыйрьнең тормыш иптәше Нәкыя апа һәм кызы Гөлфия, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә әгъзалары, шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.
Шәехов Фердинант Галиәскәр улы 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында туган, шунда башлангыч мәктәптә укыган. Аннан соң укуын Иж-Бубый авылында дәвам иткән. Югары белемне Фердинант Шәехов Казан авыл хуҗалыгы институтында алган.
Безнең Алабугада ул «Сельхозтехника» оешмасында инженер, һөнәри техник училищеда укытучы, арматура заводында өлкән инженер булып эшләгән. Соңгы хезмәт еллары Бөтенсоюз сукырлар җәмгыяте белән бәйле. Нәкыя апа сөйләвенчә, Фазыл абый алып барган җәмәгать эшләре бихисап булган. Егерме биш төрле эш алып барган бит ул, бервакыт санадым, ди ул елмаеп.
— Әти-әнисе гади колхозчылар иде. Әнисе, минем каенанам Зөһрә, бик уңган, зирәк булды. Аларның гаиләсендә биш бала булган. Күршедә генә торган килене әйтә иде, иртән биш баласын да бакчага эшкә чыгара икән. Бик таләпчән булган. Балаларын яшьтән хезмәткә өйрәтеп үстергән. Ул вакытта авыл тормышы бик авыр, бакчада үскән әйбер белән көн күргәннәр. Әнинең балалары барысы да югары белемле, тырышлар. Хәзер кече кызлары Эльвира, Нәзирә исән, Әгерҗедә яшиләр, — ди Нәкыя апа шагыйрьнең әти-әнисе турында сорауга җавап биреп.
«Фердинант абыегыз һавада очыбрак йөри торган кеше иде», — ди ул, аның һәрвакыт шигърият дөньясына чумып йөргәненә ишарәләп. Хискә бирелүчән булса да, без аны җитди, олпат ир-ат итеп хәтердә тотабыз. Заманында язучы Айдар Хәлим белән бергә ачлык игълан итеп мәйданда утыруы гына да ни тора!
Кызы Гөлфиянең дә әтисенең башкаларга һәрчак булышуы, кешеләрне кайгыртуы исендә:
— Мин кечкенә идем әле, өйгә эштән иптәшләре килә, кемгә фатир кирәк, кайсына нинди ярдәм. Әти бөтенесен аңлата: кая барырга, кем белән ничек сөйләшергә. Аннары үзе алар өчен гариза яза. Икешәр-өчәр битлек була торган иде. Шундый дәлилләр китереп куя, андый гаризага «юк» дип әйтерлек булмагандыр, күрәсең, сүзе үтә торган иде.
Түгәрәк өстәл артында, бер гаилә кешеләредәй, шагыйрьне белгән һәркем якты истәлекләре белән уртаклашты.
— 1991 елда килдем Алабугага. Шул 91-92 елларда "Чулман«га йөри башладым. Бөтенебез матур чаклар. Шәһәрнең 6нчы микрорайонында мәдәният бүлеге булды, без шунда җыела торган идек. Фазыл абый бик матур, мөлаем, асыл ир-ат. Ул һәрвакыт сиңа төбәп сөйләшә, төпле фикерләр әйтә. Үзе һәрчак костюм-чалбар кигән, галстук таккан булыр. Аңа карап, ир кеше шундый булырга тиеш, дип уйлый идем. Бу берләшмәне Фазыл абый тотып торгандыр. Ул рәис булганда, без анда эшкә барган кебек йөри идек. Фазыл абый, Дибәҗә апа, Саимә апа, Рәис абый — барысы да шәхесләр. Фазыл абый һәрвакыт тел дип яшәде. Тәскирә апа белән татар телен сакларга кирәк дип йөрделәр, татар милләте дип яшәделәр, — дип сөйли Тәҗрия Җәләева, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме.
Фазыл абый бик таләпчән булган, ләкин аның беркайчан да кешене түбәнсетеп, үпкәләтерлек сүзләр әйткәне булмаган.
Казан университетында укыганда, күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевтән дәресләр алган Тәҗрия Вәсим кызы шигырьләр, хикәяләр яза. «Фазыл абый исем куярга оста иде. Ул вакытта мин язган әйберләрнең исеме берсе дә минеке түгел», — ди ул. «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәгә йөрүчеләр бик күп кичәләр үткәрә. Тәҗрия Җәләева укыткан студентлар аларның һәммәсендә диярлек катнаша, практика үтә.
— ТИҮгә дә йөрдек әле без. Анда барасың — Фазыл абый, мәктәпкә барасың — Фазыл абый, ул бар җиргә дә җитешә иде, — ди мөгаллим, Фазыл Шәехкә булган соклануын, ихтирамын аңлатып.
Шигырьләр язу гына түгел, шагыйрь абыебыз баянда уйнап, матур җырлый да иде. Әйтүләренә караганда, Җәүдәт Фәйзинең Һади Такташ сүзләренә язылган «Урман кызы» җырын аеруча яратып җырлаган Фазыл абый. Өйдә дә, атнага бер-ике тапкыр, үзе яраткан көйләргә җырлый торган гадәте булган аның.
8нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хашия Төхбәтуллина да Фазыл абыйга рәхмәтле булуын белдерде.
— Фазыл Шәехнең «Гомер юлым — Илмәттә» җыры (көе Владимир Мироваевныкы) — күңелләрне тетрәндермичә калмый. Без бер төбәктә яшибез, ул йөргән юллардан атлыйбыз. Талантлы шәхесләребез турында күбрәк язарга иде, алар турында яшь буын да белсен, — диде ул.
Хәзерге «Чулман» берләшмәсенә йөрүче Кадрия Наил шагыйрьнең берничә шигырен укыды. «Рухы белән бөтен дөньяны колачлап яши торган кеше ул», — дип белдерде.
Гөлфия Фердинант кызы әтисе шигырьләреннән иң яраткан, күңеленә иң якын "Әйтмә син«ен һәм соңгыларыннан берсе булган «Ярый әле син бар янымда» шигырен укыды. Анысы инде, әлбәттә шагыйрьнең тормыш иптәше Нәкыя апага багышланган. Акыллы, тәрбияле, бернинди авырлыкларга карамыйча, тормышны җай белән алып бара белгән шундый хатыны янәшәдә булганга, Фазыл абый җаны теләгән иҗат эше белән шөгыльләнгән, кешеләргә булышып, милләтенең киләчәген кайгыртып яшәгән. Бар уйлары, теләкләре, борчулары, хисләре — шигырь юлларына салынган.
Нәкыя апа һәм Гөлфия Фазыл Шәехнең беренче шигырьләр җыентыгы чыккан вакытны искә төшерделәр, аны бастыруда булышучыларга рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Очрашу ахырына якынлашкач, Нәкыя апа ТИҮ кешеләренең барысына, "Чулман«чыларга, китапханәчеләргә, укытучыларга, 1нче гимназия мөгаллимнәренә, Мироваевлар гаиләсенә зур рәхмәтләрен белдерде.
— Шагыйрьне искә алган барлык кешегә савап насыйп булсын, — диде ул.
«Юлым авыр, ләкин күгем аяз», — дип язган иде Фазыл Шәех бервакыт. Әйе, юллар авыр. Күгебез аяз булсын.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев