Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шеф-повар белән әзерлибез: карабодай ярмасыннан үзенчәлекле ашамлык

Мәҗбүри ял көннәре – кулинар сәләтләрегезне үстерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Аш бүлмәсендә ингредиентлар күп булмаган чакта бу бигрәк тә актуаль.

Өйдән хәтта кибеткә дә чыгарга киңәш ителми торган вакытта, үзлектән изоляциядәге хуҗабикәләргә еш кына кул астында булган әйберләрдән ашарга пешерергә туры килә. Ә кул астында – карабодай. Нәкъ менә шушы ярманы алабугалылар берничә атна элек күпләп сатып алды. Шкафлар карабодай белән тулган булса, өйдәгеләр өчен менюны ничек төрлеләндерергә дигән сорау белән без шәһәрдәге танылган рестораннарның берсендә шеф-повар булып эшләүче Альбина Ганиевага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә (һәм сезгә дә!) дә “украинские гречаники” дигән ашамлык пешереп карарга тәкъдим итте.

Шулай итеп, безгә түбәндәгеләр кирәк булачак:

- ит фаршы (пешекче фикеренчә, теләсә кайсы иттән: тавык, дуңгыз, сыер итеннән яки катнаш фарш алырга мөмкин) – 600 грамм;

- карабодай ярмасы – 150 грамм;

- йомырка – 2 данә;

- уртача зурлыктагы суган – 2 данә;

- томат пастасы – 2 аш кашыгы;

- каймак – 3 аш кашыгы;

- панировка өчен он;

- тоз, борыч тәме буенча;

- кыздыру өчен үсемлек мае.

Карабодайны алдан ук тозлы суда икегә бер пропорциясендә пешерергә кирәк (су күбрәк). Пешерелгән карабодайны суытып, аннары фарш кушарга. Шунда ук чи йомырка, туралган бер суган, тәменчә тоз һәм борыч өстәргә. Килеп чыккан катнашманы яхшылап болгатырга һәм аннан кәтлитләр формалаштырырга кирәк.

Кәтлитләрне онда әвәләп (кулларны алдан көнбагыш мае белән майларга кирәк), үсемлек маенда алтын төскә кергәнче кыздырабыз (озаграк тотмаска!). Алга таба тагын бер суганны алып, аны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз һәм шулай ук алтын төскә кергәнче кыздырып алабыз. Шуннан соң кәтлитләрне тирән табага тезеп, өстенә кыздырылган суган салабыз. Шулай ук алдан әзерләп куйган соусны (бер стакан су, каймак, томат пастасы) салырга кирәк. Табаны капкач белән каплап, 20-25 минут акрын утта пешерәбез. Табынга бирер алдыннан яшеллек сибәбез. Тәмле булсын!

 

Киңәш

Карабодай ярмасын ничек сакларга

Альбина Ганиева безнең белән карабодай ярмасын саклауның күптән онытылган ысулы белән уртаклашты. Ул алабугалыларга карабодайны өч литрлы пыяла банкаларга салырга һәм һәрберсенә чистартылмаган сарымсак башы куеп чыгарга киңәш итте. Өстән банкаларны башта марля, ә аннары капкач белән ябарга кирәк. Шуннан соң аларны караңгы, коры урынга урнаштырырга. Шул рәвешле карабодай ярмасын еллар буе сакларга мөмкин, дип ышандыра безнең консультант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев