Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шикле әйбергә юлыкканда, үзеңне ничек тотарга?

Иң беренче чиратта, – хәвефләнмәскә. Бу урында булырга тиеш булмаган предметның якын-тиәдәге кешеләрнеке түгелме икәнен сораштырырга кирәк.

Әгәр дә иясе табылмаса, алга таба, мондый очракларда белгечләр нинди гамәлләр киңәш итсә, шуны эшләргә.

Әгәр транспортта булсагыз

Җәмәгать транспортта хуҗасыз әйбер калган икән, бу хакта кичекмәстән транспорт йөртүчегә хәбәр итәргә кирәк.

Транспорт чарасы туктатылып, пассажирларны эвакуацияләгәннән соң, хәлне хокук саклау органнарына җиткерү тиешле. Моны шикле предметны күргән кеше дә, транспорт өчен җавап бирүче дә эшли ала.

Предметны тапкан кеше хокук саклаучылар килеп җиткәнче, урында калырга тиеш. Телефон аша тыныч смөйләшергә, хәлне аңлатканда, артык хискә бирелмичә, предметның тышкы күренеше һәм төгәл урыны турында күбрәк мәгълүмәт бирергә кирәк.

Шикле әйбер подъездда булса

Транспорттагы кебек үк, предметның иясен тирә-юньнән эзләп карарга. Әйбер минеке диюче булмаса, хокук органнарына хәбәр итәргә һәм, алда язып үтелгәнчә эш итәргә.

Учреждениедә

Һәр оешмада сак посты яисә хакимият бар. Табылдык турында аларга хәбәр итәргә кирәк.

Шартлаткыч җайланманың билгеләре

Хуҗасыз шикле әйбер аңа хас булмаган урында. Прдметтан антенна, үткәргечләр тырпаеп тора, кайбер урыннары изолента белән чорналган.Анда  батарейкалар, аккумулятор (мәсәлән, телефоннан) булырга мөмкин. Предметтан нинди дә булса тавыш – сәгать текелдәгән, чирткән кебек авазлар булуы бар. Шикле әйбердән ул урынга хас булмаган ис килергә, яисә табылдыктан җеп, бау сузылырга мөмкин.

Урнаштыру урыннары

Гадәттә кеше күп була торган урыннарда, җир асы юлларында, вокзал, базар, стадион, төнге клуб, кибетләр, җәмәгать транспортында. Электр станциясе, тәэмин ителеш клорылмалары тирәсендә булырга мөмкин. Уку йортлары, балалар учреждениеләре, хастаханәләр.

Торак йорт подваллары, баскыч мәйданчыклары. Чүп контейнерлары, күпер баганалары, электр үткәрү линияләре.

Бар очракта да

Табылган предметка кагылырга, аны урыныннан күчерергә, ачарга һич  ярамый. Янәшәдә челтәрле телефоннан файдаланырга ярамый.  Предмет табылган вакытны истә калдырырга һәм, кешеләрдән ул урыннан ераграк китүләрен сорарга.

Предметның тышкы күренешеннән аның шартлаткыч икәнлеге беленмәскә дә мөмкин. Камуфляж урынына теләсә нәрсә – сумка, үтә күренмәле пакет, кап, уенчык һ. б. Тиешенчә куелмаган автомобиль дә шик уятырга тиеш. Аеруча, ул күп сәгатьләр буе бер урында торса, һәм аның йөртүчесе күренмәсә.

Беренчедән, шунысына игътибар итәргә – әйбернең аңа хас булмаган урында булуы, җитмәсә хуҗасы юклыгы.

Ата-ана балаларга аңлатырга бурычлы: урамда яисә подъездда табылган теләсә кайсы предмет куркыныч чыганагы булырга мөмкин. Аларга тияргә ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев