Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр тынычлыгы сагында

Ай башында патруль-пост хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу һөнәр фидакарьлек таләп итә.

− Эш катлаулы, кешеләр арасында, төрле контингент очрый, − ди Россия ЭЭМ Алабуга районы буенча патруль-пост хезмәте бүлегенең аерым взвод командиры, полиция майоры Сергей Семенов.

Патруль постында эшләүчеләр көн дә урамда, район-шәһәр бәйрәм чараларында тәртипне күзәтеп тора.

Аларның эш урыны күпләр өчен үзенә күрә бер трамплин ролен үти - хезмәткә яңа күлүчеләр хокук тәртибе сагында тәҗрибә ала.

− Патруль постында кадрлар чыныга дип әйтергә мөмкин, күпчелек җитәкчеләребез эшен шушы хезмәттән башлаган. Хәзер коллективыбыз яшь, 15 кешенең эш еллары биштән дә артмый. Арада өч гүзәл зат та бар, − ди Сергей Семенов.

Бу вазифасын башкаруга бер ел тирәсе, аңа кадәр Сергей участок полициясе вәкиле булган. Эшкә ул РФ ЭЭМ Нижгар академиясенең Ижевскидагы филиалын тәмамлап килгән. Полициядә зур тәҗрибә туплаганга, эш башлаучыларга киңәшләр бирә, һәр кешегә җай табарга кирәк дип өйрәтә.

− Хезмәт еллары барышында мин алдымда кем торганын, аның нинди кеше булуын бер карауда аңларга өйрәндем. Тик ул тәҗрибә аша килә. Гражданнар белән аралаша белү мөһим, уйламыйча һәм тиешсез төсмер белән әйтсәң, каршылык чыгуы бар, - дип фикерләрен уртаклаша Сергей Семенов.

Тәҗрибә көн дә өстәлә: җәйге ял вакытында да гел элемтәдә, эшкә шалтыратмый торган көне юк. Шулай да ул шундый һөнәр сайлавына үкенми - алтынчы сыйныфта укыганда ук үзен ул чагында әле - милиция сафларында күзаллый.

− Әти-әни тырышлыгыдыр, мөгаен, алар мине һәрвакыт яхшылыкка, намуслылыкка һәм гаделлеккә өйрәтте.

Хәзер Сергей беренче эш көннәрендә аңа ярдәм итүче кешеләрне ихтирам белән искә ала.

- Полициягә хезмәткә килгәндә, күп нәрсәне белми идем әле. Бездә урынбасар Ирина Николаевна Ким бар иде, ул эшнең мәгънәсен төшендерә алды, булышты, остазым булды. Кизү бүлеге башлыгы Рамис Рөстәм улы Сәхәбетдинов зур ярдәм күрсәтте. Мин аларга рәхмәтле. Күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора, дип уйлыйм, кеше әйткәнне кабул итәргә телиме ул, юкмы. Патруль посты хезмәткәрләре гаилә җәнҗалларына, сугышуларга, караклык очракларына, яшьләр шаулавыннан зарлануларга чыга.

− Кичләрен гаиләдә тавыш чыгулар күп, кешеләр эштән кайта, эчеп кайткан ирләр тавыш куптара, йодрыклар эшкә җигелә, ул гына да түгел - пычак, таба, үтүк кулга керә. Булган очрак: бер кыз янына элекке егете килә, сүз иярә сүз чыгып, талашып китәләр. Егет бусага артында тора, кыз ишеген ябарга тырышканда, ул аның кулын ишеккә кыстыра, нәтиҗәдә, кызның өч бармагы сына, − дип сөйли Сергей Семенов.

Патруль хезмәткәрләре шәхси вакытларын да кызганмыйча, шәһәр тынычлыгын саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев