Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Штраф түләмәсәң – 15 тәүлек бирәләр

Полиция хезмәткәрләре, ел башыннан алып, вакытында штрафларын түләмәүче юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 7 меңнән артык административ эш кузгаткан.

Административ штрафны түләмәгән очракта, түләнмәгән акчаның икеләтелгән күләме дәрәҗәсендә, әмма 1 мең сумнан да ким түгел, административ штраф салына, яисә 15 тәүлеккә административ арест, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә. Каралган эшләр буенча, республика буенча судлар 355 арест карары кабул иткән, 2 меңгә якын кеше штрафка тартылган, 138е - мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

Безнең районда 212 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шулардан: арест - 9 кешегә, штраф - 77, мәҗбүри эшләр - 19 гражданга билгеләнгән. Калган эшләр каралу тәртибендә.

Штраф түләүләреннән качучы автомобильчеләргә Россиядән чыгуны чикләргә мөмкиннәр. 2017 елда 4 мең кешенең шундый хокукы чикләнгән. Моннан тыш, бурычлыларга транспорт чарасы белән идарә хокукын вакытлыча чикләү билгеләнә.

Вакытлыча чикләүне бозган очракта, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яисә 1 елга махсус хокуктан мәхрүм итү җәзасы каралган. Суд приставлары транспорт чарасын тоткарларга мөмкин, аны соңыннан бурыч түләү өчен саталар. Ел башыннан 54 транспорт чарасына арест салынган.

ТР буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекцисе искәртә: административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салыну турында карар көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев