Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Тәрбия-белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы — балаларда сәламәт булу ихтыяҗы, санитария-гигиена күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Безнең, 34нче «Салават күпере» балалар бакчасында да балаларның сәламәтлеген ныгыту беренче урында тора.

Баланың күп вакыты бакчада үтә, ул аның икенче өе. Шуңа күрә, иң элек бакчада балалар өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бинаның якты, җылы булуы, кабинетларның заман таләпләренә туры китереп бизәлеше дә балаларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Режимны төгәл үтәү, саф һавада тиешенчә булу бала организмына уңай йогынты ясый.
Бу эш безнең 34нче «Салават күпере» балалар бакчасында югары дәрәҗәдә алып барыла. Балалар сәламәт булсын өчен, беренче квалификацион категорияле физик тәрбия инструкторы Гөлназ Мөхәммәтназир кызы Гайнанова һәм югары квалификацион категорияле йөзү инструкторы Ләйсән Камил кызы Абдуллина бик күп эш алып баралар. Бакчада балалар һәм әти-әниләр белән берлектә төрле чаралар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре үткәрелә. Һәр көнне иртән гимнастика ясау режимга салынган. Даими рәвештә физик тәрбия һәм йөзү шөгыльләре алып барыла. Үзебезнең шәһәрдә йөзү буенча үткәрелгән ярышларда беренче урын, Түбән Кама шәһәрендә беренче урын, шахмат буенча икенче урын, шашка буенча беренче урын, спартакиада да икенче урын алган балалар белән горурлана алабыз.
Гөлназ Мөхәммәтназир кызы үз категориясендә ГТО нормативларын биреп алтын значокка ия булды. Җиңел атлетика буенча региональ спартакиада да катнашып алтын медальга лаек булдылар.
Без үзебезнең бакча балалары һәм хезмәткәрләре белән горурланабыз.
34нче «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев