Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәләтле балалар өчен ял урыны

Иске Мурзиха авылында “Сәләтле балалар академиясе” профильле лагере эшли башлады.

Лагерь  башлангыч мәктәп бинасында урнашты.

“Сәләтле балалар академиясе” сменасының беренче эш көнендә лагерьне ачу тантанасы булды.

– Балалар бездә бөтенләй бушлай ял итәләр, шул исәптән туклану һәм автобуста йөрү бушлай. Эшебездә безгә район башлыгы Геннадий Емельянов зур ярдәм күрсәтә, шуның өчен без аңа бик рәхмәтле. Балалар лагерь дәвамында билгеле бер төр юнәлештәге фәннәр белән шөгыльләнәчәк. Лагерьне оештыру максаты – балаларны олимпиадаларга әзерләү. Укучылар ике сменада ял итәчәк. Беренче смена – химия һәм биологиягә, ә икенчесе – математика фәннәрендә уңыш яулаган балалар өчен оештырыла, – ди лагерь кураторы Гөлнур Җиһаншина.

“Сәләтле балалар академиясе” – бу көн буе балалар уйный һәм ял итә торган  гадәти лагерь түгел, аның катнашучылары – районыбызның 20 актив баласы. Әлеге профильле сменада – олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар. Алар математика, физика, информатика, физик тәрбия дәресләренә, психолог шөгыльләренә һәм экскурсияләргә йөриячәк. Балалар белән шәһәр мәктәпләренең тәҗрибәле педагоглары шөгыльләнәчәк. Шулар арасында 8нче мәктәп укытучысы Рушания Нурдәүләтова һәм 3нче мәктәптән Лиана Якупова бар. Әйтүләренә караганда, дәресләр көн саен 45 минут дәвамында узачак, әмма алар гадәти дәресләр түгел, балалар төрле биремнәр рәвешендә тагын да катлаулана торган программа буенча белем алачак. Сменаның ахырында, нәтиҗә итеп, барлык балалар да проек тәкъдим итәргә тиеш. Аларда алар җирле флора һәм фаунаны өйрәнү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

– Узган елда мин биредә укучылар белән эшләдем инде. Алар белән дәрес алып бару үзе бер рәхәт. Барлык укучылар да акыллы һәм бик талантлы, һәрвакыт уку процессында актив катнашалар, – диде Рушания Нурдәүләтова.

Фән педагогларыннан тыш, бу лагерьда тәрбияләнүчеләр белән психологлар да шөгыльләнә. Алар команда һәм лидерлык сыйфатларын формалаштыруга, балалар арасында аралашуны җайга салуга ярдәм итә торган тренинглар үткәрә.

– Бу лагерьга инде икенче тапкыр килдем. Быел да мине бирегә чакыргач, шатландым. Узган җәйдә мин бер ел дәвамында аралашырга кызыккан балалар белән таныштым һәм күпләрнең бүген очраганына шат. Монда ял итүнең уңай ягы – без күп яңа мәгълүмат алачакбыз, кайберәүләр, мәсәлән, мәктәптә әле таныш булмаган фәннәр белән таныша. Былтыр безгә  химия турында кызыклы итеп аңлаттылар, – ди 6нчы сыйныф укучысы Алинә Нәҗмиева.

Мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Антон Кузнецов, лагерь башшлагы Ксения Харченко һәм Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин укучыларны сәламләде һәм аларга яңа белемнәр алырга гына түгел, яхшы ял да итәргә теләделәр.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев