Солдат акчалары кемгә тиеш?
Газета укучыларыбызның кайберләре үзәк матбугаттан укып, сугышта үлеп калган солдатлар өчен хезмәт хакы буларак банкка күчерелеп барган акчаларны балалары, оныкларына бирәләр икән, шул турыда аңлатып язсагыз иде дип сорыйлар. Ни кызганыч, бу сорауга әле беркемнең дә төгәл җавап бирә алганы юк. Халык белән турыдан-туры эшләүче социаль хезмәтләр дә бу турыда...
1942 елдан башлап СССР оборонасы Халык комиссариаты СССРның Үзәк банкы кыр оешмаларын булдырган була. Алар тәкъдиме белән солдат, сержант һәм офицерларга кертем кенәгәсе әзерләнә. Хәрбиләргә, шулай итеп, хезмәт хакы язылып бара башлый. Бу карарларның барысына да оборона халык комиссары урынбасары Андрей Хрулев тарафыннан кул куела. Бу документлар бар. Аларны берничек тә инкарь итеп булмый. Солдат һәлак булып яки хәбәрсез югалып ике ай үтүгә, хезмәт хакы түләү туктатыла һәм аның исәп-хисап номеры ул чакырылган хәрби комиссариатка хәбәр ителергә тиеш. Бу хәрбинең гаиләсен пенсия белән тәэмин итү яки тол калган хатыны яисә башка якыннарына акчаны тапшыру өчен кирәк була. Тик чынлыкта бу хәлләр булмый кала. Күпчелек кенәгәләр кулланылмыйча тора.
- Бу акчаның күләме төрлечә булу хакында да сүз йөри.
Ул вакыт өчен ул шулай ук зур акча булмаган. Мәсәлән, кемнәрнеңдер 300,400,500 сумы булырга мөмкин. Танк, самолет шартлаткан өчен 500әр сум түләнгән. 1943 елга кадәр андый батырлыклар өчен әле орден-ме-дальләр бирелмәгән. Тагы шунысы бар: гади солдат, сержант, бу акчаны сугыш вакытында өенә җибәрә алмаган, ә офицерлар бу акчаны гаиләләренә юллый алган. Сугыш вакытыңда гаиләгә килеп торган акчаның нинди ярдәм булуын күз алдына китерү кыен түгел. Бер үк вакытта дәүләт күләмендә бу сорауны куяр өчен бу шулкадәр зур суммалар да түгелдер. Тик бу кертемнәр бүген дә югалмаган, Россия Үзәк банкы фондында ята бирә. Банк хезмәткәрләре дә мәгълүматны кире какмый. Әгәр дә акча ияләренең нәсел дәвам итүчеләре табылса, банк ул акчаларны процентлар белән, еллык индексация түләп кайтарырга бурычлы. Чөнки бу кертемнәр юкка чыгарылмаган. Сугыш азагында бу суммалар барлыгы 4 миллиард сум тәшкил иткән булса, бүген нинди сан булуын күз алдына китереп карагыз әле?!
- Акчаны алу өчен нинди кәгазьләр җыярга кирәк була соң?
- Беренчедән, сезнең гаиләләрегездә хезмәт итү урыны, хәрби часть номеры (полк, дивизия, батальон, бригадасы) язылган кәгазь-извещение булырга мөмкин. Сез әтиегезнең яки бабагызның хезмәт иткән һәм үлгән урынын "Хәтер китабы" аша белешкән булырга мөмкинсез, ул очракта аның хакында мәгълүмат язып, аның кертем кенәгәсе булганмы, юкмы икәнен ачыклау өчен Мәскәүгә хат язарга кирәк. Аның адресы түбәндәгечә: 107016, Мәскәү шәһәре, Неглинная урамы, 12, Россия Үзәк банкы. (Полевое учреждение Красноармейское, БИК 044580002, начальнику учреждения В.И.Лу-жанскому.) Әгәр дә хезмәт иткән урыны билгеле булмаса, мондый сорау белән хат язуның мәгънәсе юк. Бер тапкыр гына түләнгән компенсацияләрне дә сорап алып булмый. Алар юк. Сезгә бары тик кертем кенәгәләренең барлыгын-юклыгын һәм андагы сумманы гына әйтергә мөмкиннәр. Әгәр бу акчаларга без хаклы дип уйласагыз, документлар җыя башларга кирәк булачак. Әгәр хәрбинең һәлак булган яки югалган хәбәре 1941 елда булган икән, димәк, аңа әле кертем кенәгәсен ачарга да өлгермәгәннәр дигән сүз.
"Хәтер китабы"нда күп мәгълүмат тупланган. Анда Бөек Ватан суг ышында һәлак булганнарның һәлак булу урыннарын ачыкларга мөмкин. Фамилияләре үзгәреп, икенче исем белән теркәлгәннәрне ОБД-Мемориал сайтыннан карарга мөмкин. Үзәк архивка да мөрәҗәгать итәргә була: 142100, Подольск шәһәре, Мәскәү өлкәсе, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы.
Әтисен гомере буе эзләп тә таба алмаучылар бар. Монда төрле сәбәп булырга мөмкин. Фамилиядә үзгәрешләр китә, миңа да шундыйлар күп мөрәҗәгать итә. Карасаң, анда хәрефләр алмашынган булган. Бөтен мәгълүматлар, туган җире, гаиләсе дөп-дөрес. Хәбәрсез югалганнар арасында да шундый буталчыклар аркасында адашып калучылар шактый.
(Бу мәгълүматлар Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее мөдире, эзтабар Михаил Черепанов белән үткәрелгән әңгәмәдән алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев