Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спортны юлдаш итеп

Чәршәмбедә шәһәр мәдәният сараеның кече залында башлангыч ветеран оешмалары җитәкчеләре җыелды. Анда халыкны социаль яклау үзәге, пенсия фонды җитәкчеләре дә катнашып, совет рәисләре өчен семинар-уку үткәрде.

Барыбызга билгеле булганча, хәзер һәр предприятие, оешмада башлангыч ветераннар советы эшли, аларның саны 131 гә җитте. Шәһәр ветераннар советының җәмәгать кабул итүе рәисе В.Кусакин әйтүенчә, гомуми оештыру эшләрен җиңеләйтү максатыннан, ветераннар советы президиумын оештыру максатка ярашлырак булыр иде, чөнки йөздән артык кешене җыю, туплау шактый кыенлык тудыра. Моның өчен тармакара оешма-предприятиеләрдән (әйтик, төзү оешмалары, мәгариф работниклары, сәламәтлек саклау учреждениеләре) бер рәис сайлап, президиум төзү күздә тотыла. Әлбәттә, залда бу тәкъдимгә каршы килүче булмады.

Халыкны социаль яклау үзәге җитәкчесе С.Прохорова ветераннардан торак-коммуналь мәсьәләләргә кагылышлы сораулар күп килгәнлектән, шәһәрдә инициатив группаның эшчәнлеге, атна саен пәнҗешәмбедә кичке сәгать биштә үтә торган комиссиянең ничек эшләве һәм аз тәэмин ителгәнлек буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен бирелә торган субсидияләрне алу тәртибе белән таныштырды. (Газетаның 14 март санында субсидия алу өчен документлар тапшыру тәртибе бирелде).

"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе И.Чернышева социаль хезмәтләрнең кемнәргә күрсәтелүе һәм төрләре турында сөйләде. Билгеле булганча, монда түләүсез, өлешчә түләүле һәм тулысынча түләүле хезмәтләр күрсәтелә. Үзәктә барлыгы 27 койка-урын бар, шуларның 18 көндезге һәм 7 се төнге бүлек өчен билгеләнгән. Үз ветераннарын үзәктә ял иттерү өчен оешма һәм предприятиеләр карамагында оешкан ветеран оешмалары заявка бирә ала.

Пенсия фонды җитәкчесе Лариса Баганова узган елда һәм быел пенсияләрнең ничек артуы, пенсияне арттыру максатыннан софинанслау тәртибе белән таныштырды. Апрель аенда пенсияләрнең тагын бер мәртәбә индексацияләнәчәген, шулай ук айлык түләүләрнең, социаль пенсияләрнең артачагын хәбәр итте. Быел Ана капиталы күләме дә артып, аны куллану сферасы да киңәйде. Хәзер Ана капиталын төзү оешмалары аша гына түгел, бәлки үз көчең белән башкарыла торган шәхси төзелешкә дә тотарга мөмкин. 2012 елның ике аенда 103 кеше Ана капиталына ия булган.

Аппарат җитәкчесе Рәис Нәҗипов әлеге очрашуның район башлыгы Геннадий Емельянов инициативасы белән оештырылуын һәм ветераннар белән эшләүгә аеруча игътибар бирүнең сайлау алды вәгъдәләре генә булмавын җиткерде.

-Алабуга районында бер генә пенсионер да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Эшне алга таба да актив дәвам итәргә кирәк. Ветеран оешмаларына аерым кабинет, телефон, компьютер, чәй сервизы һәм җитәкчегә матди ярдәм күрсәтелергә тиеш, чөнки алар без башкарасы эшне эшли. Асылда алар җитәкченең ветераннар белән эшләү буенча урынбасары санала, диде ул. Семинарда катнашучылар үзләре өчен әзерләнгән чәй табынында сыйланганнан соң спорткомплекска юл алды.

Сәламәт яшәеш өчен

Ветераннарга шәһәрдәге барлык спорт учреждениеләре ишекләре ачык булачак, ягъни алар спортзалларда бушлай шөгыльләнә алачак.

Ветераннар өчен шәһәр-районда төрле мөмкинлекләр тудыру буенча зур эш эшләнә. "Актив яшьтәгеләр институты"нда алар компьютер белән эшләү серләренә төшенсә, шәһәр-район башлыгы кушуы буенча аларның сәламәт яшәү рәвешен оештыру турында да кайгыртачаклар. Моның өчен ветераннарга шәһәрдәге барлык спорт учреждениеләре ишекләре ачык булачак, ягъни алар, элек тәҗрибә рәвешендә оешкан группалар кебек үк тупланып, спортзалларда бушлай шөгыльләнә ала.

Шәһәр спорткомплексында шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов ветераннар белән очрашты. Ул ветераннар алдында чыгыш ясап, бу комплексларда бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бирелүе һәм өлкән буынның барлык ихтыяҗлары каршылыксыз үтәләчәге турында җиткерде, ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде. "Триумф" клубында шөгыльләнүче алабугалылар да җавапсыз калдмады. Алар, шушындый зур мөмкинлек тудырганы өчен, район башлыгына рәхмәтләрен белдерде һәм ике ел дәвамында ирешкән уңышлары турында сөйләп кенә калмыйча, төрле күнегүләр ясап күрсәтте.

Спорт корылмалары дирекциясе җитәкчесе Таһир Әндәрҗанов, башлангыч ветераннар советы рәисләренә район башлыгы кушуы буенча барлык мөмкинлекләр тудырылачагын белдерде һәм шөгыльләнергә теләүчеләрнең исемлекләрен тапшырырга кушты. Өлкәннәр "Олимп" спорт-бию клубына йөрүче балаларның чыгышларын рәхәтләнеп карады. Ветераннар советы рәисләренең семинар-укуы әнә шундый күңелле нотада тәмамланды.

Ш.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев