Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөт сабыйны үстерә

Дөньяга килүенең беренче көннәреннән үк сабый сәламәт булып үссен өчен аны дөрес һәм файдалы ризыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Шуңа күрә күпчелек әниләрне сөт кухнясында балалар өчен продуктлар алу мәсьәләсе борчый.

Балаларны махсус сөт продуктлары белән бушлай тәэмин итү турында тулырак мәгълүматны әти-әниләр балалар поликлиникасы һәм сөт кухнясының өләшү пунктындагы стендлардан укып белә ала. Моннан тыш, өстәмә мәгълүматны участок педиатрыннан һәм шәфкать туташларыннан алырга мөмкин.

Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Марина Мелихова әйтүенчә, балалары ясалма һәм катнаш туклануда булган һәм яшәү урыны буенча амбулатор исәптә торган ата-аналар сөт кухнясыннан продуктлар алу хокукына ия. Бу әти-әниләргә сөт продукциясен алу өчен табибтан рецепт алырга кирәк. Рецептлар ике өлештән тора:

1 нче категория - уртача керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаучы гаиләләр (баланың беренче өч яшендә). Исегезгә төшерәбез, хәзер бу минимум республикада 5622 сум тәшкил итә. Бу очракта әти-әниләргә социаль яклау идарәсендә тиешле белешмә алырга кирәк.

3 нче категория - беренче өч яшендә хроник авырулары: анемия яки гипотрофия (бала физик үсештә калыша) булган балалар.

Аз керемле гаиләләр һәм хроник авырулы балалар барлыкка килүгә бәйле рәвештә, 1 нче һәм 2 нче категория буенча балалар исемлеге даими яңартылып тора.

Сөт кухнясында балалар өчен продуктлар биш көнгә бер мәртәбә бирелә. Бирелә торган продукциянең күләме 5 тәүлеккә исәпләнгән. Кемдер үз өлешен килеп алмаган очракта, бу продукт махсус комиссия тарафыннан юкка чыгарыла. Тик мондый хәл сирәк була, гадәттә әти-әниләр ризыкларны вакытында килеп ала.

Узган елда сөт продуктлары белән ай саен 1284 кечкенә алабугалы тәэмин ителгән. Быелның ике аенда сөт ризыкларын 1476 бала ала.

Әниләр фикере

Балаларны бушлай сөт продуктлары белән тәэмин итү, һичшиксез, дәүләт тарафыннан бирелә торган бик яхшы ярдәм. Тик менә барысы да шулай ук яхшымы икән? Бу турыда без Алабуга әниләреннән сорарга булдык.

Алия:

- Без сөт продуктларын көч-хәл белән ала башладык. Балага инде яшь ярым булганга безгә эремчек җитми. Шулай да биргәннәренә зур рәхмәт. Тик менә машинасы булмаганнарга монда коляска белән килүе авыр. Сөт кухнясында бала арбасы өчен пандуслар юк, ә тупсалар биек. Баланы урамда калдырып булмагач, чананы да, баланы да үз җилкәңдә күтәрергә мәҗбүр буласың.

Наталия:

- Сөт кухнясы белән без инде өч ел файдаланабыз. Моңа кадәр өлкән улыбызга бирделәр, хәзер - кечкенәсенә. Безгә бик ошый. Балалар бар продуктны яратып ашый. Кухняның ялларсыз көн саен иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать җидегә кадәр эшләве бик уңайлы. Тик менә без 4 нче микрорайонда яшәгәнгә күрә монда килеп йөрүе генә җайсызрак.

Елена:

- Сөт кухнясына коляска белән килүе кыен - урамда калдырып булмый, ә эчтә урын аз. Кухня янына машинада килүе дә җайсыз, чөнки машинаны кую урыны юк, тротуар булмагач, җәяү килүе дә куркыныч. Моңа кадәр кухняның үзендә әзерләнә торган продукция күбрәк ошый иде: аны көн саен алырга туры килсә дә, продуктларның тазә (свежий) булуына шик булмый иде. Әзер ризыкларны алып килә башлагач, аларның яраклылык вакыты шикләндерде. Мин хәтта кайберләрен балага бирми дә башладым.

Резидә:

- Сөт кухнясы продуктларын без инде 6 ай алабыз. Биредәге эремчек, сөт һәм кефир улыбызга бик ошый. Продуктлар яхшы һәм тәмле.

Минем өчен бары тик бер генә җитешсезлек бар: без 4 нче микрорайонда яшибез, шуңа күрә сөт продуктларын алырга шәһәр үзәгенә кадәр килергә кирәк. Кечкенә баласы булган әни кешегә бу шактый зур кыенлыклар тудыра. Сөт кухнясының тарату пунктын бездә ачсалар яхшы булыр иде.

Сабина КАЧАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев