Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өстәмә түләү булырга мөмкинме?

"Сатып алган әйбер өчен банк картасы белән түләгәндә, кайбер кибетләр, товар бәясеннән чыгып, акчалата өстәмә процент куя. Нигезлеме шул?" - кулланучы шундый сорау белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Бу мөһим мәсьәлә, чөнки картадан файдаланып түләүчеләр саны ара бара.

Белгечләр аңлатуынча, сатучы, кулланучыга сайлап алу мөмкинлеге биреп, товар яисә хезмәтләр өчен түләүдә милли түләү чараларын, шулай ук акчалата хисап ясауны куллануны тәэмин итәргә бурычлы.

Шул ук вакытта, сатып алучы товар яисә хезмәтләр өчен акча чараларын кернтү белән, аның сатучы алдында йөкләмәсе үтәлгән санала.

Товар (эш, хезмәт күрсәтү) өчен акчасыз хисап кулланып түләгәндә, сатучы яисә хезмәтләрне башкаручы алдында кулланучының йөкләмәсе акча чараларын күчерүдә күрсәтелгән күләмдә, кулланучыга хезмәт итә торган кредит оешмасы раслаган мизгелдән алып үтәлгән булып санала.

Сатучыга бер үк товарга карата карта белән түләгәнгә яки акчалата түләүгә бәйле рәвештә төрле бәя билгеләү тыелган.

Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон тәртибеннән чыгып, шуны әйтергә була: сатучының (башкаручының) товар (хезмәтләр) өчен акчалата түләнгәндә, банк картасы кулланылмаса, яки киресенчә, банк картасы белән түләнеп, акчалата түләү булмаганда, өстәмә процентлар билгеләргә хакы юк.

Законда язылган таләпләр бозылып, кулланучыга зыян килгән очракта, сатучыга (башкаручыга) җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев